Газетага язылу

Гомумшәһәр өмәсенә язылырга кирәк: ул башкалада 25 апрельдә узачак

Казанда 25 апрельдә узачак гомумшәһәр өмәсенә «Минем Казан» порталы аша язылырга мөмкин. Платформада эшли башлаган махсус бүлек йорт янындагы уңайлы урынны сайларга, теркәлергә һәм электрон почта аша искәртмәләр алырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Аппарат киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләде.

Аның сүзләренчә, шәһәрне җыештыруга 30 меңнән артык Казан халкын, шулай ук мең ярымга якын предприятие һәм учреждениене җәлеп итү планлаштырыла. Эшкә 300 берәмлектән артык махсус техника чыгарыла. Быел этләр үрчетүчеләр өчен дә өмәләр оештырырга җыеналар. Алар этләр йөртү өчен махсус мәйданчыкларны җыештыруда катнаша ала.

– Яшьләр активистлары җир асты һәм җир өсте кичүләрен чистарту, шул исәптән диварлардагы төрле рәсемнәрне бетерү белән шөгыльләнәчәк. Башкарма комитет хезмәткәрләре яр буе зоналарын, юллар, скверлар һәм парклар буендагы яшеллекләрне җыештыруга игътибарны юнәлтәчәк, – диде комитет рәисе.

Быел ишегалларында чисталык урнаштырырга әзер булган шәһәр халкы өчен аерым мөмкинлек каралган. Идарәче компанияләрнең «МАХ»тагы төркемнәрендә өмәне оештыру эше яктыртылып барачак. «Мондый алым халыкның җәлеп ителүен арттырырга һәм күбрәк кешене колачларга ярдәм итәчәк», – диде Альберт Шәйнуров.

– Бары тик уртак тырышлык белән генә без кыштан соң шәһәрдә тәртип урнаштыра алачакбыз. Кайбер территорияләрне – урман паркларын, яр буйларын, сулык ярларын безнең төзекләндерү предприятиеләре, финанслау чикләнгәнлектән, һәрвакытта да колачлый алмый. Район администрацияләренең, битараф булмаган шәһәр кешеләренең, предприятиеләрнең һәм уку йортларының бердәм эше нәтиҗәсендә без бу урыннарны тиешле хәлдә тотабыз. Шәхси үрнәк тә мөһим: һәрвакыттагыча, өмәгә беренче булып залдагы җитәкчеләр һәм аларның коллективлары чыгачак, – диде Казан мэры Илсур Метшин. Ул шәһәр халкын читтә калмаска, шәһәрне җыештыруга кушылырга чакырды.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, быел эш күбрәк булачак. Чөнки карлы кышта пычрак күп җыелган.

– Фасадларны, тротуарларны, коймаларны һәм тукталыш павильоннарын тәртипкә китерергә кирәк. Барлык шәһәр халкын, бизнес һәм мәгариф учреждениеләрен бу эшкә кушылырга чакырам. Без барыбыз да Казанның чиста булуын яратабыз, – дип билгеләп үтте мэр.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда санитар чистарту икеайлыгы 1 апрельдә башланды. Бүгенгә юл хезмәтләре һәм коммуналь хезмәтләр 4 млн кв. метрдан артык юлны чистарткан. 282 ишегалды территориясен тәртипкә китергән. 10 километрдан артык койма, 126 тукталыш павильоны, 5 меңнән артык юл билгесе, 55 светофор һәм бер меңнән артык яктырту терәкләре юылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре