«Ватаным Татарстан»нан бәйге: 50 000 сум күләмендә 5 премия!

Авыл – безнең нигезебез. Авыл – тел һәм милләт сакчысы. Бүгенге авыл ничек яши? Аны кемнәр яшәтә? Авылның киләчәге кем кулында? “Ватаным Татарстан” газетасы авылны һәм авыл кешесен зурлау максатыннан “Бу – минем туган авыл!” дигән зур бәйге игълан итә! Авыл хезмәтчәннәре, авылга ярдәм итүче иганәчеләр, авылда яшәүче яшьләр турындагы язмаларыгызны көтеп калабыз, кадерле укучылар! Бәйге таләпләренә туры килгән язмалар газетада ­басылып барачак.  Җиңүчеләр 50000 сум күләмендә премия белән бүләкләнә!

«Без – авылдан»

Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән авылның яшәешенә, үсешенә өлеш кертүче авыл кешеләре, һөнәрчеләре, кәсепчеләре турында иң яхшы язма

50000 сумлык премия

10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге

«Авыл рухы»

Авылның мәдәни тормышын, үзенчәлекле ­традицияләрен, мәгарифен чагылдыручы иң яхшы язма

50000 сумлык премия

10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге

«Без бит – авыл яшьләре!»

Авылда төпләнеп калган яки әйләнеп кайткан яшьләр (40 яшькә кадәр) турында иң яхшы язма

50000 сумлык премия

10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге

 «Җир кешесе»

Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яки эшләгән хезмәт кешесе, гаилә-династияләр турында иң яхшы язма

50000 сумлык премия

10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге

«Игелекле авылдашым»

Читтә яшәп, авылга ярдәм итүче кешеләр ­турында иң яхшы язма

50000 сумлык премия

10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге

«Иң яшь автор»

Мәктәп яшеннән узмаган катнашучылар ­арасыннан иң яхшы язма авторы

15000 сум күләмендә 1 премия

 

Бәйгенең шартлары:

”Бу минем туган авыл!” бәйгесе 2019 елның 1 декабреннән 2020 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итә. Нигезләмә белән www.vatantat.ru сайтында танышырга мөмкин.

Бәйгегә шигырь, поэма, хикәя-повестьлар, башка матбугат чараларында басылган язмалар кабул ителми. Язма күләме басма форматта ­4 бит­тән ­артмаска тиеш. Материаллар 420097, Казан, Академия урамы, 2 нче йорт адресы буенча яки konkurs_vt@mail.ru электрон почтасына кабул ителә һәм кире кайтарылмый. Хатта авторның исем-фамилиясе, яше, торган урыны күрсәтелергә тиеш. Белешмә өчен телефон: (843) 222 09 70, 8917 927 00 40.

Бәйгедә катнашучының 2020 елның беренче яртыеллыгына ”Ватаным Татарстан” газетасына язылган булуы шарт, квитанция редакциягә язма белән җибәрелә. (Исегезгә төшерәбез: һәр айның 15 нче числосына кадәр язылган очракта газета киләсе айдан килә башлый.)

 

Приложение № 1 к Положению о конкурсе «Бу — минем туган авыл!» 

 


3 фикер

  1. Хэерле кичлэр!!!
    «Игелекле авылдашым» — бу темага БИК сирэк мэкалэ язылырга тиеш…. Кушианнар табылыр, элбэттэ….

    «Авлларны тар-мар итучелэр яки кем гаепле. Авылларнын улеп баруына» — дигэн тема актуаль булыр иде….

  2. Бу минем тема тугел….
    Авылларны таратучыларны — АТАРГА т.е. на РАСТРЕЛ — дип язар идем!!!
    Мэжбури яки махсус колхоз — совхозларны тарату чиновникларнын ялгышулары булды

  3. Рамиль эфэнде, мин сезнен белэн килешеп бетмим, игелекле кешелэр эле авылларда сирэк булса да очрый.

Фикер өстәү