«ВТ» «Җылы оя» дигән зур бәйге игълан итә: беренче урынга — 50 мең сум

Гаилә ул – безнең оя. Ул – безнең тамырыбыз, канатыбыз, тормыш нигезе.

Ныклы дәүләт исә ныклы гаиләләрдән җыела. «Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә күркәм гаиләләрне барлау, җәмгыятьтә ата-ана абруен арттыру максатыннан, «Җылы оя» дигән зур бәйге игълан итә!

Матур, дус, тату гаилә сере нидә? Бала тәрбияләүдә нәрсә мөһим? Гаиләдә тел, милли үзенчәлек саклансын өчен нишләргә? Әлеге сорауларга ачыклык керткән үрнәк татар, чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында язмаларыгызны көтеп калабыз, кадерле укучылар! Бәйге таләпләренә туры килгән язмалар «Ватаным Татарстан» газетасында һәм vatantat.ru сайтында басылып барачак. Җиңүчеләр декабрь аенда билгеле булачак һәм тантаналы шартларда бүләкләнәчәк.

 

Бәйге номинацияләре

«Күркәм гаилә»

Гаилә, гаилә кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләр, көндәлек тормышта туган телнең роле турында иң яхшы язма.

I урын – 50000 сум

II урын – 30000 сум

III урын – 20000 сум

Татарстанда яшәүче чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында иң яхшы язма – 50000 сум (II, III урыннар каралмаган)

 «Ишле бәхет»

Күпбалалы гаиләләр, шул исәптән тәрбиягә балалар алган гаиләләр, гаилә кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләр, көндәлек тормышта туган телнең роле һәм милли кыйммәтләрне, туган телне буыннан-буынга күчерү әһәмияте турында иң яхшы язма.

I урын – 50000 сум

II урын – 30000 сум

III урын – 20000 сум

Татарстанда яшәүче чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында иң яхшы язма – 50000 сум (II, III урыннар каралмаган)

 

«Без, без, без идек…»

8–11 сыйныф укучылары арасында үз гаиләләре турында иң яхшы язма.

I урын – 50000 сум

II урын – 30000 сум

III урын – 20000 сум

Татарстанда яшәүче чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында иң яхшы язма – 50000 сум (II, III урыннар каралмаган)

 

БӘЙГЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ

«Җылы оя» бәйгесенә язмалар 2024 елның 1 мартыннан 2024 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. 

Бәйгегә шигырь, поэма, хикәя-повестьлар, башка матбугат чараларында басылган язмалар кабул ителми. Язма күләме басма форматта, Times New Roman шрифты, 1,5 юл арасы белән 3 биттән артмаска тиеш. Материаллар 420097, Казан, Академия урамы, 2 нче йорт адресына яки konkurs_vt@mail.ru электрон почтасына кабул ителә һәм кире кайтарылмый. Хатта авторның исем-фамилиясе, яше, торган урыны күрсәтелергә тиеш. Белешмә өчен телефон: 8(843) 222 09 70, 8917 927 00 40.

Бәйгедә катнашучының 2024 елның беренче яки икенче яртыеллыгына (кимендә алты айга) «Ватаным Татарстан» газетасына язылган булуы шарт, квитанция редакциягә язма белән бергә җибәрелә. (Исегезгә төшерәбез: һәр айның 15 нче числосына кадәр язылган очракта газета киләсе айдан килә башлый.)

Чара 2024 елның 1 мартыннан 2024 елның 30 декабренә кадәр дәвам итә.

Оештыручысы – «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе.

НИГЕЗЛӘМӘ


Фикер өстәү