«ВТ» проекты: ТУГАН ТЕЛ КЛУБЫ | 2 | Яшь буынның ихтыяҗлары канәгатьләндереләме?

«Ватаным Татарстан» редакциясе каршында оешкан «Туган тел» клубының чираттагы утырышы яшьләр һәм милли мохит темасына багышланды.

«Түгәрәк өстәл»дә Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат САДЫЙКОВ, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара САБИРОВА, «Кыстыбый tatar food» рестораннары челтәре генераль директоры Азат НӘҖМЕТДИНОВ, «Татарча casual» проекты җитәкчесе Айгөл СИНГАТУЛЛИНА, «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия ГАЛИМОВА, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл ГАБДРАХМАНОВА, «Тиз уку» проекты авторы, ШАЯН ТВ алып баручысы, татар активисты Мәликә ХӘЙРУЛЛА, Теләче районындагы Баландыш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илсаф ТИМЕРБАЙЕВ катнашты. Укучылар игътибарына әлеге утырышта яңгыраган фикерләрне тәкъдим итәбез.

Әңгәмәне Яшьләр эшләре министрлыгыннан башлыйсы килә. Татар яшьләре белән нинди эшләр башкарыла?

Ринат САДЫЙКОВ:

– Әлбәттә, яшьләр өчен проектлар бар һәм алар эшли. Ике зур һәм сыйфатлы үзәгебез – «Сәләт» белән «Идел» бар. Алар үз форумнарын да уздыра, масштаблы проектларны тормышка ашыра. Хәзерге көндә министрлык төрле тармаклардагы иҗтимагый оешмалар һәм физик затларның проектлары өчен грантлар да бирә. Өченче ел инде иҗтимагый оешмалар өчен генә түгел, муниципаль учреждениеләр өчен дә конкурс үткәрәбез. Яңа идеяләр, проектлар бар икән, без аларны тыңларга әзер.

Айгөл ГАБДРАХМАНОВА:

– Минемчә, милли яшьләр, башкасы дип бүлгәләргә дә кирәкми. Яшьләр – барысы да яшьләр, барысы да безнеке. Һәркайсы барлык мөмкинлекләрдән файдалана ала. Һәрбер министрлыкта да яшьләргә карата аерым программалар бар. Шулардан да файдаланырга мөмкин. Монда яшьләрнең теләге һәм омтылышы да мөһим.

 

Сүз дә юк, яшьләр өчен дәүләт тарафыннан бик күп мөмкинлекләр тудырыла. Әмма без татар яшьләре турында сөйләшергә җыелдык. Милли үзаңны формалаштыру, милли мохит булдыру бурычы тора. Моның өчен аерым яшьләр, аерым проектлар кирәк.

Айгөл СИНГАТУЛЛИНА:

– 18–35 яшь – шундый рәхәт яшь. Хәзер инде җәмгыятькә дә мөнәсәбәт үзгәрә, фикерләү дә. Әмма үзем дә шул юлны узган кеше буларак әйтәм: проектларга ярдәм җитәрлек түгел. Дөресе шул. Эш башлаган мәлдә ничек акча эшләргә белмисең бит әле. Үзеңне күрсәтергә, бу грантка лаек булуыңны дәлилләргә кирәк. Бәлки безгә милләткә, телгә файдалы булган, шул ук вакытта дотациягә яшәгән түгел, ә бизнес буларак яши алырдай проектларны үстерергә кирәктер? Бездә күпчелек проектлар дотациягә яши. Әлбәттә, уңыш казанганнары бар. Бизнес-проектлар булдырырга булышыйк. Башлангыч этапта аларга этәргеч кирәк. Аннары үз көннәрен үзләре күрәчәк.

Тел мәсьәләсе дә һәрвакыт актуаль кала. Шуны да әйтергә кирәк: татар телен өйрәтә торган онлайн мәктәпләр дә юк. Ник юк ул?

Ринат САДЫЙКОВ:

– Сезнеңчә, моңа ихтыяҗ зурмы? Бизнес нигә бу юнәлешкә алынмый?

Айгөл СИНГАТУЛЛИНА:

– Бу проблема белән үзем очрашканга, минем моңа ихтыяҗ туды. Ихтыяҗ, дибез инде без… Ә бит милли киемнәргә дә ихтыяҗ юк иде. Монда масштаб та мөһим. Мин физик затлар да эшли алырлык дәрәҗәдәге, 20, 30, 200 баланың ихтыяҗын канәгатьләндерерлек мәктәп турында әйтәм. Безнең әле анысы да юк.

Азат НӘҖМЕТДИНОВ:

– Беренчедән, шуны билгеләп үтәсе килә: хәзер глобализация чоры. Кечкенә нәрсәләрне зурлары йота бара. Хәтерләсәгез, элек таксистлар күп, һәркем үзенә эшли иде. Хәзер инде аларны берләштерделәр. Үзгәрешләр тел мәсьәләсенә дә кагыла. Бер караганда, «әйе, бетә» дип тә утырырга, шул ук вакытта, мөмкинлектән файдаланып, булган энергияне дөрес юнәлешкә борып җибәрергә дә мөмкин. «Кыстыбый»ның милли мәдәнияткә керткән өлеше турында әйткәндә, без, һич югы, кешеләрне өч телдә сәламлибез, ризыкларга татар сүзләрен кертәбез, татар көйләрен кушабыз. Безнең максат – татарчаны, миллилекне популярлаштыру, «модно» итү. Әтием Актаныштан, аның: «Без Казанда татарча сөйләшергә ояла идек», – дигәне бар. Аның заманында ничек булган! Бу Татарстан башкаласында! Ә ни өчен? «Стремно», «модно» түгел. Хәер, хәзер вазгыять үзгәрәк. Әмма барыбер татар телен кәттә итү максаты булырга тиеш, аның кәттәлеген расларга кирәк. Бизнес ягыннан карасак, татарча кәттә бизнес-проектлар күп булырга тиеш дигән сүз. Безнең мондый мисаллар бар инде.

Татар телендә сөйләшү мөмкинлеге булган мохит кирәк. Әйтик, мин татар телен мәчеттә, кайбер тапшыруларда, шушындый утырышларда гына кулланам, дисәм дә була. Мәҗбүри мохит булырга тиеш дип саныйм. Берләшү, очрашу, сөйләшү кирәк. Бизнеста бу нетворкинг дип атала. Ә бу юк. Утырып сөйләшкәч, күп нәрсә аңлашыла, элемтәләр барлыкка килә. Аерым булсак, әллә нәрсәгә ирешә алмабыз. Ә берләшсәк, синергия барлыкка килсә, нәрсәдер китереп чыгарырбыз төсле.

Айгөл ГАБДРАХМАНОВА:

– Бездә татарлык көчле инде. «Мин», «мин генә», «берәүне дә якын китермим», көнләшү… Безнең мәдәни кодыбызмы инде ул, каныбызга сеңгән бу. Аны үзгәртергә кирәк. Моны яшьләрдән башласак яхшы. Берләшү, дөрестән дә, бик җитми.

 

Ә мондый берләштерү эше белән кем шөгыльләнергә тиеш, дип саныйсыз?

Азат НӘҖМЕТДИНОВ:

– Бу сорауны министрлыкка бирергә кирәктер.

Айгөл СИНГАТУЛЛИНА:

– Комиссия (Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе турында сүз бара. – Авт.) кысасында нишләп әле Яшьләр комитеты юк? Олылар алар башкача уйлый, бөтенләй башкача фикерли бит.

Ринат САДЫЙКОВ:

– Бу бит начар түгел. Яшьләр үз проектларын аларга җиткерә һәм ярдәм таба.

Айгөл СИНГАТУЛЛИНА:

– Яшьләр өчен аерым, олыларга аерым берлек булырга тиеш. Алар икесе дә бер үк дәрәҗәдә булсын. Яшьләрне үстерергә, аларның фикерен ишетергә генә түгел, аларга ышанырга кирәк. Бәлки, яшьләр белән бер тигезлектә булып, «мин сине ишетәм» дип кенә түгел, «яхшы, эшлик» дигән башка төрле мөнәсәбәттә булыргадыр? Билгеле, олылар күбрәк белә, аларда тәҗрибә. Ә яшьләр әле тәвәккәллеккә хирыс.

Азат НӘҖМЕТДИНОВ:

– Зур масштабтагы татар фестивале оештырырга кирәк. Сабан туе белән бутамаска! Бу фестиваль бик масштаблы, кәттә булырга тиеш. Хәтта ки Россия күләмендә генә дә түгел. Бәлки, Азия, гарәп, БДБ илләренең дә игътибарын җәлеп итәргә. Бу фестивальдә кием дә, мультфильмнар да, фильмнар, ризык та булырга тиеш.

 

Без һаман да шәһәр яшьләре турында гына сөйлибез. Авыл яшьләре күзлегеннән караганда, яшьләргә нәрсә җитми?

Илсаф ТИМЕРБАЙЕВ:

– Күпләр килешер, татар теле саклана торган төп урын – авыл. Авылга кайткан студентлар, шәһәр балалары да татарча сөйләшәләр. Ләкин авылларда яшьләрне җәлеп итеп торырга мөмкинлекләр аз. Мисал өчен, җомга яшьләр авылга кайта да кая бара? Кич белән мәдәният йортына чыга һәм, кызганыч, берни эшли алмый. Авыллар да шәһәрчә яши, дисәк тә, мөмкинлекләр ягыннан алар барыбер арттарак. Мисал өчен, чаралар уздырсак та, төп басымны фольклорга бирәбез, өлкәннәр өчен дип үткәрәбез. Хәтта ки яшьләр яратып йөри торган дискотеканы да оештыра алмыйбыз. Татар телендә узса да, башкача узса да, рөхсәт сорарга кирәк. Әмма дискотекалар ярамый, дигән сүз бар. Ниндидер бер стереотип яши: яшьләр бергә җыелган җирдә тәртипсезлек була, имеш.

Әмма проблема яшьләрнең үзендә дә бар. Аларда кызыксыну юк. Аларга берәр ни тәкъдим итсәң: «Миңа кирәкме? Миңа нәрсәгә бу?» дигән җавап килә. Клубта без аларга туп уйнау белән «Күңелле стартлар» гына тәкъдим итә алабыз.

Мәликә ХӘЙРУЛЛА:

– Фән өчен җан әрни әле. Без һаман күңел ачуга кайтып калабыз, бизнес, дибез. Ышанмассыз, әмма яшьләр һаман да фән белән кызыксына. Әмма фәнне үстерергә мөмкинлекләр юк. Грантларны да күңел ачу, бизнес проектларына гына бирәләр. Белем арттыру проектларына грантлар бирелми. Ә кайвакыт андый проекты булган кешеләр идея өчен генә дә эшләргә әзер бит! Алар хәтта үзләренә акча да сорамаска мөмкин.

Актуаль нәрсәләрне дә татарчалаштырып була. Без бит татар телендә психология турында да сөйләшмибез! Тел ул кайчан үсә? Аңа ихтыяҗ булганда, кеше шул тирәлектә бу телдә сөйләшергә мәҗбүр булганда. Нишләп бездә татарча психологлар булмаска тиеш? Татар телендә курслар узмаска тиеш?

Күңел ачу проектлары бар, алар популяр. «Гыйлем» проекты бар иде. Нишләп сүрелде? Идея белән берничә ел гына эшләп була шул ул…

Айгөл ГАБДРАХМАНОВА:

– «Саклау» сүзенә әйләнәбез дә кайтабыз. «Үстерү» сүзе бөтенләй ишетелми. Тел үссен өчен, ул IT тармакта, цифрада, санакта, телефонда булырга тиеш. Тәрҗемә белән генә булмый. Әмма моңа вакыт кирәк, билгеле. Безнең дәвердә генә булырлык эш тә түгелдер бу…

Рәмзия ГАЛИМОВА:

– Без күнегелгән аудиториягә эшләргә ияләшкән. Татарча белә һәм сөйләшә алар. Әмма бар шундый кешеләр: әйтик, ул татар, әмма русча сөйләшә. Ә бәлки ул, авылга кайткач, татарча сөйләшәдер? Минемчә, без андый кешене җәлеп итә алабыз. Без журналны чыгарганда да шуны күздә тотабыз. Андый кеше дә безнең журналны алсын, укысын, кызыксын өчен тырышырга кирәк. Иң беренче чиратта кызыксыну уятырга кирәк.

 

Сезнеңчә, татар ул татарча сөйләшкән кешеме, әллә инде милли проект булдырып, милләт өчен җан атып йөргән, әмма татар телен бик үк камил белмәгән кешеме?

Айгөл СИНГАТУЛЛИНА:

– Минем клиентларым – төрле шәһәр, төбәк кешеләре. Миңа Аллалар, Екатериналар, Татьяналар яза. Әйтик, Аллага Германиягә кием әзерлибез, Татьянага Алтайга җибәрдек. Алар татарча белми. Әмма аларның милли күлмәк киясе килә. Мин шаккатам моңа! Мин андый кешене ничек татар түгел дип әйтим?

Мәликә ХӘЙРУЛЛА:

– «Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп» дигән әйтем безнең халыкта юкка гына яшәми. Кеше телне һәрчак өйрәнә ала. Бу бит проблема түгел. Безнең максат – телебезне өйрәнеп, әнә шундый кызыксынучан кешеләргә өйрәтү.

Илсаф ТИМЕРБАЙЕВ:

Хәзер барыбыз да кесә телефонында, барысын да белеп торабыз кебек. Сүз дә юк, Казанда төрле кызыклы чаралар үткәрелеп торадыр. Әмма, кызганыч, алар турында мәгълүмат аз. Андый чараларга авылдагылар да бик теләп килер иде. Белсә, әлбәттә.

Кызыксындыруга килгәндә, интернет мәйданчыкларында татарча контент бик аз. Юк диярлек. Мин мәдәният өлкәсендә эшләгәч, кызыклы интервьюлар тыңларга яратам. Әмма алар бертөрле, мин инде сорауларын да, җавапларын да алдан беләм. Бу сорауны күтәрсәң, ихтыяҗ юк, диячәкләр, аннан финанс мәсьәләсе килеп басачак.

Рәмзия ГАЛИМОВА:

– Матбугатта да, телевидениедә дә, интернетта да яшьләрне кызыксындырырдай кешеләрне күрсәтсәк, алар турында сөйләсәк яхшы булыр иде.

 

Яшьләр милли мәсьәләләрдән читтә калмасын өчен нишләргә? Бу җәһәттән нәрсә таяну ноктасы булырга мөмкин?

Рәмзия ГАЛИМОВА:

– Иң мөһиме: бирешмәскә. Көндәшлек булмасын иде. Без һаман саклыйбыз дибез, ә безгә үстерергә кирәк. Ә моның өчен бердәм булу җитми. Сыйфатка игътибар биреп, алга барырга.

Азат НӘҖМЕТДИНОВ:

– Маркетингта «кое» дигән принцип бар. Кайда су бар, шунда казыйсың. Казый башлагач, су барлыкка килә. Кемдер су чыккач та казый, кемдер читкәрәк китеп, яңа кое казый.

Безгә дә үсеш нокталарын билгеләргә кирәк. Шуннан чыгып, стратегия барлыкка киләчәк. Без, бер генә нокта табып, бернәрсәгә дә ирешмибез. Без саклауга энергиябезнең 80 процентын бирәбез. Үсештә булган нәрсәләргә түгел бу.  Комиссиягә дә үсеш булган нәрсәләргә күбрәк көч түгәргә кирәк дип уйлыйм. Әйтик, кием-салым, ризык, аякка басып килүче кино. Аларга кызыксыну да, ихтыяҗ да бар.

Без миллионнарны телне саклауга тотып, үсештә булганнарын югалтырга мөмкинбез. Ничек кенә авыр булмасын, тел үлә бара. Глобаль карасаң, шуңа таба барабыз. 3–4 буыннан тел җәһәтеннән күп нәрсәләр югалачак.

Илсаф ТИМЕРБАЙЕВ:

– Яшьләргә бәйле проектларны яктырту җитми. Без күз алдында ни тора, шуны карарга күнеккән бит. Татарчаларын эзләргә, табарга, сайларга кирәк. Әле тапсаң! Шулай ук тарихны да, татар халкы турында да яшьләргә күрсәтү җитми.

Мәликә ХӘЙРУЛЛА:

Тәбрис Яруллинның (Бөтендөнья татар яшьләре форумының элеккеге рәисе, хәзерге вакытта Милли китапханә директоры урынбасары. – Авт.) лозунгы белән яшибез: татарчаны популярлаштырабыз, популярны татарчалаштырабыз. Шулай булсын, дәвам итсен. Моңа көч түгәбез. Әхлакны да онытмасак иде. Ул – таянычыбыз.

Айгөл СИНГАТУЛЛИНА:

Без сөйләшергә яратабыз инде. Ә бит иң мөһиме – монда сөйләшү генә түгел, ә аннан соң булган нәтиҗәләр.

 

Чулпан Гарифуллина әзерләде


Фикер өстәү