«Гел нидер эшләргә ашыкты»: Казанда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны соңгы юлга озаттылар

Үз эшенең остасы, ышанычлы дус, тынгысыз йөрәк, оста җитәкче. Вакытсыз вафат булган Марат Садыйковны якыннары, дуслары, хезмәттәшләре шулай дип искә ала. Татарстанның сәламәтлек саклау министрына бәйле хатирәләрне яңартканда көчле зат саналган ир-атлар да күз яшен тыеп тора алмады. Марат Садыйковны хөрмәт иткән, аның белән хушлашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, хәтта озату мәрәсименең урынын  үзгәртергә мәҗбүр булдылар. Исемен исә ул үзе эшләгән хастаханәгә биреп, мәңгеләштерергә тәкъдим итәләр.

Үзе җитди, үзе үз кеше

Узган якшәмбе иртәсе кайгылы хәбәрдән башланды. Ял көненә каршы төндә 53 яшендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булды. Республиканың сәламәтлек тармагы өчен янып-көеп йөргән министрның йөрәге әнә шулай – һич көтмәгәндә туктаган. Узган җомгада ул 53 яшен тутырган иде. Котлаучылар арасында сәламәтлек теләүчеләр дә күп булгандыр.

Әле ике атна элек кенә министрлыкның узган елгы эш йомгакларына багышланган коллегия утырышында киләчәккә зур максат-бурычлар куйган иде ул. Ни кызганыч, аларны Садыйковның үзенә чынга ашырырга язмаган булган икән.

Быелның февралендә Марат Садыйковның министр вазыйфасына билгеләнүенә биш ел тулган булыр иде. Яшерен-батырын түгел, соңгы бишьеллык республиканың медицина тармагы өчен аеруча катлаулы булды. Коронавирус котырган пандемия чоры аеруча нык сынады. Ләкин Марат Садыйков житәкчелегендәге медицина тармагы бу сынауны лаеклы рәвештә узды. Республика хастаханәләре тиз арада кирәкле жиһазлар, медицина кирәк-яраклары, дарулар белән тәэмин ителде. Казанда кыска вакыт эчендә өр-яна инфекция хастаханәсе төзелде.

Марат Садыйков чорында Чаллыда күптән көтелгән онкология диспансеры да ачылды. Казанда балалар онкология үзәге, 7 нче хастаханә базасында тернәкләндерү үзәге, Түбән Камада ашыгыч медицина ярдәме үзәге эшли башлады. Бу әле иң зурлары гына. Республиканың бар почмагында телемедицина технологияләре кулланылу да – Марат Садыйков көче белән ирешелгән уңыш.

Марат Садыйков кешелеклеге белән дә истә калды. Хәтерләсәгез, 2021 елның декабарендә юл фажигасенә очраган хатын-кызга ярдәм иткән иде ул. Узган елның гыйнварында исә Марат Садыйков Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Казанга юл тоткан очкычта хәле авырайган хатын-кызга да беренче ярдәм күрсәтте. Аны якыннан белгән кешеләр әйтүенчә, мондый очраклар бик күп булган.

Яшерен-батырын түгел, җитәкче вазыйфасын биләгән кеше турында төрле сүзләр ишетергә туры килә. Әмма Марат Садыйков турында ялгышып кына да начар сүз, хатирә белән уртаклашкан кеше юк. Моңа тагын бер кат инану өчен социаль челтәрләрдә аның үлеме турындагы хәбәрләр астындагы фикерләрне ачып уку да җитә. Алар арасында бер генә тискәре фикер дә тапмассың! Һәркем аңа рәхмәт әйтә, кайгы уртаклаша, министрга бәйле якты хатирәләр белән генә бүлешә. Без – журналистлар хәтерендә дә Марат Садыйков ачык, ярдәмчел, үзен беркайчан да өстен куймавы, иң четерекле сорауларга да тиз арада җавап бирергә тырышуы белән истә калачак. Кирәк урында җитди, кирәк урында, уенын-чынын бергә кушып, үз кеше була белде.

Геройларча хезмәт

Кеше китә – җыры кала, дигәндәй, министрның кыска гына гомерендә башкарган эшләре санап бетергесез. Марат Садыйков турында хатирәләрне яңартканда сүзнең башы әнә шул хезмәтләрне барлауга барып тоташты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән әйтсәк, ул, иң беренче чиратта, үз эшенә чын күңелдән бирелгән сәләтле табиб иде.

– Марат бик ышанычлы һәм төгәл кеше иде. Пандемия республика сәламәтлек саклау системасының ничек оештырылуын күрсәтте. Туганнары һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашам. Бу – зур югалту. Аны беркайчан да онытмаячакбыз, – диде Президент хушлашу мәрәсимендә.

Марат Садыйков белән хушлашу өчен Казанга махсус килгән Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко министрлык вазыйфасында аңа шактый сыналырга туры килүен дә билгеләп үтте.

– Коронавирус башлануга, әлеге чирне йоктырган иң беренче кешеләрне Казанга алып кайттылар. Марат Садыйков гел элемтәдә булды. Аның сүзләре һәрчак ышаныч уятты. Иң катлаулы очракларда да: «Булдырабыз, барысын да эшлибез», – дип әйтә иде. Мин бу кешене бик нык хөрмәт итәм, аның алдында баш иям, – диде министр ничек борчылганын һәм кайгарганын яшерә алмыйча.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Марат Садыйковны, тынгысыз йөрәк, дип искә алды.

– Соңгы еллар бик катлаулы булды. Алар Марат Садыйковның сәламәтлегенә дә йогынты ясады, билгеле. Мондый тынгысыз елларда без гел борчылып торабыз икән, медицинадагы беренче затка ни эшләргә кала? Аның тормышы шундый иде. Язмыш… Хезмәтең өчен зур рәхмәт! Ул геройларча булды. Авыр туфрагың җиңел булсын! Сүз юк. Бик нык кайгырабыз. Син безнең хәтердә мәңгегә калачаксың. Авыр вакытларны болай гына онытам димә. Ә ул чорда нәкъ менә син ярдәм иттең. Без сине онытмаячакбыз, онытырга ярамый да. Безнең халык өчен зур югалту бу, – диде Минтимер Шәймиев.

Коронавирус котырган чорда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага Марат Садыйков белән иңне иңгә куеп эшләргә туры килде. Кимчелекләрне вакытында төзәтеп, җитешсезлекләрне тиз арада юкка чыгарырга тырышкан ул.

– Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрчак игътибар белән тыңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша иде. Үз бурычын башкаларга йөкләмәде. Кешеләргә чын күңелдән ярдәм итә иде. Марат Садыйков искиткеч әти һәм ир дә иде, балалары турында һәрчак яратып сөйләде. Гаиләсе өчен җан атып торды. Без аны беркайчан да онытмаячакбыз, – диде Патяшина.

Оясында ни күрсә…

Табиб хезмәттәшләре аны үзенә һәм аның җитәкчелегендә эшләүчеләргә карата таләпчән, кешеләрне иң югары профессиональ дәрәҗәгә күтәрә белүче җитәкче иде дип искә ала. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Марат Садыйков турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп кала алмады.

– Аның турында үткән заманда сөйләү, мәңгелеккә китүен аңлау бик кыен. Сәләтле лидер, остаз һәм бик яхшы дус иде ул. Эшкә бөтен күңелен, бар вакытын бирде, гел нидер эшләргә ашыкты. Аның бик зур максатлары бар иде. Ул безнең һәркайсыбыз өчен никадәр эш башкарды. Күпме башкарасы эше калды… Марат Наил улы, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта булсын. Бик зур рәхмәт сиңа, – дип бәхилләште баш табиб.

Марат Садыйков – данлыклы табиблар нәселеннән. Әтисе – Наил Садыйков – Россиянең атказанган табибы. Әле бу көннәрдә генә Марат Садыйковның улы Марсель дә КФУның прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенең баш табибы итеп билгеләнгән иде. Министр үзе хезмәт юлын Казанның 18 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә баш табиб урынбасары вазыйфасында башлаган. Ул елларда әлеге хастаханәдә баш табиб булып эшләгән Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Рөстәм Бакиров Марат Садыйков белән бергә эшләгән елларын бик сагынып искә алды.

– Әле һаман аңлап та, ышанып та бетерә алмыйм. 1996 елдан башлап Марат Садыйков минем урынбасар булып эшләде. Без аның белән шулкадәр килешеп, рәхәт эшләдек. Яшьрәк булса да, аның белән бик җайлы иде. Аның белән киңәшләшергә дә рәхәт иде. Табиблар династиясендә үскән егет шул. Аның дуслар – минеке, минем дуслар аныкына әверелде. Ул чорда Марат Садыйков 18 нче хастаханәне көчәйтергә бик нык ярдәм итте, – дип сөйләде «ВТ» хәбәрчесенә Рөстәм Бакиров.

Үзе китә, эзе кала

Биредә дүрт ел эшләгәннән соң, сигез ел Республика онкологик диспансерының баш табибы вазыйфасын башкара ул. 2008 елдан башлап исә республиканың иң зур дәвалау оешмаларының берсе саналган 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе белән җитәкчелек итә Марат Садыйков. Министр турында кем белән генә сөйләшмә, һәркем аның республика тармагында башкарган иң зур эшләренең берсе дип аның әлеге хастаханәне бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгаруын атый. Бүген ул республиканың иң заманча җиһаз һәм технологияләр кулланып эш иткән алдынгы дәвалау оешмасы санала. Хастаханәнең ашыгыч медицина үзәге 2013 елда узган Халыкара җәйге Универсиаданың госпитальләре рәтенә керде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов фикеренчә, ул чакта 7 нче номерлы хастаханә баш табибы итеп нәкъ менә Марат Садыйковның билгеләнүе юкка түгел.

– Ул һәрчак ачык, позитив булды. Кешеләр белән шулкадәр тиз уртак тел таба, сөйләшә белә иде. Ул җитәкчелек иткән чорда хастаханәдә өч төрле коллективны бер түбә астына җыю бурычы тора иде. Бу – бик авыр эш. Әмма Марат Садыйков моны башкарып чыга алды. Аның үлеме – республика, аның сәламәтлек саклау тармагы өчен зур югалту. Без бик дус идек. Аның турында якты хатирәләр йөрәгемдә мәңге сакланачак, – ди Айрат Фәррахов.

Сүз уңаеннан, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә Марат Садыйков исемен бирергә тәкъдим итте. «Ниндидер даталар көтмичә, моны хәзер үк эшләргә кирәк», – дип язган ул «Телеграм»дагы каналында.

ДРКБның баш табибы Айрат Зыятдинов министрның республикада балаларга медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә дә зур эшләр башкаруын искәртте. Аның җитәкчелегендә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән балалар онкология үзәге сафка басуны бу юнәлештә башкарылган иң саллы хезмәтләрнең берсе дип саный ул. Мондагы шартлар моңа кадәр табиблар алынырга курыккан иң җитди операцияләрне дә ясарга мөмкинлек бирә.

–  Үз эшенең остасы, көчле җитәкче. Язмыш көн дә китереп торган сынауларны бирешмичә, уңышлы гына җиңеп яшәде. Әти-әнисе өчен игелекле ул, ярата белүче ата, ышанычлы гаилә башлыгы булуы белән дә игътибарга лаек иде ул. Тормыш иптәше белән шундый тәртипле, тәрбияле балалар үстерделәр, – ди табиб.

Марат Садыйков Казан читендәге Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде. Аны кабергә иңдергән мәлдә, буранлап, ишеп-ишеп кар яварга тотынды. Гүя табигать тә фидакарь табибның гомере вакытсыз өзелгәнгә көрсенә, каберенә дә кар түгел, ә табиблар символына әверелгән ак чәчәкләр яудыра иде…

Динә Гыйлаҗиева

Марат Садыйков белән хушлашу мәрәсименнән ФОТОРЕПОРТАЖ

 


Фикер өстәү