Зөфәр Гыймаевның хатыны: «Мин сиңа беләзек алдым, ул почта белән килер, диде. Соңгы бүләге шул булды…»

Аксакал рәссам Зөфәр Гыймаев та арабыздан китте. Тукай кебек туры сүзле, Урманче кебек кыю, кешелекле, гадел, чын мәгънәсендә көрәшче. «ВТ»га бирелгән соңгы интервьюсында ул үзен бәхетле кеше дип әйткән иде. Сынаулар килеп чыкканы, алар белән көрәшергә көч тапканы өчен. Хәзер кем генә сынаулар килеп чыкканына рәхмәт әйтә белә икән? Ә ул рәхмәтле кеше иде.

Зыялы. Гадел. Кешелекле

Остазлары белән хушлашырга «Казан нуры» мәчетенә рәссамнар шактый килгән иде. Алар аны, гадел булды, диделәр. Без нинди булсак та, төрле төркемнәргә таралсак та, барыбызны да яратып кабул итте, дип искә алдылар. Рәссамнарның биш бүлеккә таркалуы, татар рәссамының татар рәссамына каршы көрәшүе аның җан ярасы иде. Казандагы килбәтсез һәйкәлләргә дә җаны әрнеде. Ул аны интервьюларда да әйтә килде. Билгеле, бу фикерләре өчен башыннан сыйпамаганнардыр.

«Чын рәссам беркайчан да матди яктан иркен яши алмады. Чөнки аның үзен күрсәтергә, кирәкле кешеләрнең кулын кысарга вакыты юк. Ул иҗат белән яши, төшләрендә дә иҗат белән саташа. Байлар исә иҗатны производствога әйләндерә. Кайчак хәтта гаилә подрядына әйләнеп китә: берсе һавасын ясый, икенчесе җирен… Галереяда андый эшләр күп, арзан булгач, алучысы да бар. Яхшы рәссамнар бик аз. Пушкин музее директоры Ирина Антонова: «Хәзер сәнгать тә юк, чын кешеләр дә. Һәм алар озак булмаячак, талантларны булдырмас өчен барысы да эшләнде», диде. Ә бит ул хаклы. Хәзер модада булган модерн дип күрсәтергә тырышкан әйбер ул сәнгать була алмый. Ә бездә уртага «б.к» ясап, кысага урнаштыралар да шуны саталар. Бу бит көлке! Модерн сәнгате шулай ук сәнгать ул, һәм ул юнәлештә эшләгән талантлы рәссамнар бар. Бездә исә булмаган талантны модерн дип күрсәтергә тырышалар».

Россия кинематографчыларының Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров аның белән Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясендә танышуы хакында искә алды:

– Шулкадәр ачык, кешелекле, гадел кеше. Чын татар зыялысы. Аның тәнкыйте дә һәрвакыт урынлы булды, әйтәсе сүзен кешене аяктан екмыйча әйтә белде. Татарстанга бөтен дөньяга танытырлык бай мирас калдырды. Аның әсәрләре Камал театрында да, «Хәзинә»дә дә шактый. Камал театрындагы картинаның берсе – Марсель Сәлимҗанов портреты.

Зөфәр абый Камал театрына аерым бер хөрмәт белән карый иде. Театрның Туфан абыйның портретын ясарга заказ бирүен дә аерым бер җылылык белән искә алуы хәтердә. Башта бу эш башка рәссамга йөкләнгән булган, Туфан абый исә аңа рөхсәт бирмәгән. Зөфәр абыйны «Әбигә хат килде» дигән картинаның авторы булуын белгәч сайлаган. «Килеп керде остаханәгә, бергәләп чәй эчтек, сөйләшә башладык. Туфан абый берзаман кыбырсый башлады. Аннан соң түзмәде, Зөфәр, син кайчан эшли башлыйсың соң, дип сорады. Мин, сез ишектән килеп керүгә эшли башладым, дип җавап бирдем. Картина аңа ошады, алырга исә үзе түгел, Шамил Закиров белән Марсель Сәлимҗанов килде. Шамил абый, менә бу төше килеп бетмәгән, ахры, дип сүз башлаган иде, Марсель абый көчле тавышы белән: «Әйбәт!» – дип пичәт сукты. Үзе ошаттымы, ди. Ошатты, дип җавап бирдем. Башын чайкап торды-торды да: «Мин сиңа үземне ясарга рөхсәт итмәс идем… Кешеләрнең эчемдә ни ятканын белүләрен теләмәс идем. Син бит Туфанның бөтен эчке дөньясын, авыл агаена хас булган саранлыгына кадәр чыгарып салгансың», – диде. Марсель белән бу вакыйгага кадәр үк аралаша башлаган идек инде. Аны яратмаучылар да шактый, әмма миңа аның көчле рухлы булуы бик ошый иде. Марсель гади кеше күрмәгәнне күрә белә, ышандыру, үзе артыннан ияртү сәләте зур. Искитмәле гадел кеше», – дип сөйләгән иде. Зөфәр абый, аның болай формалашуына спорт та тәэсир иткәндер, дип фаразлады. Үзе дә спортны ярата, спорт мастерына кандидат иде дә бит әле. Марсель Сәлимҗановның портретын да ясый ул. Режиссер портретны үзе генә күреп өлгерми, фанилык белән араны кинәт өзә…

Зөфәр абыйның Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Хәсән Туфан, Камал театрының күпчелек артистлары портретларын да искә төшерик. Саный китсәң, бихисап бит алар. Портрет геройларының берсе – Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина да бар иде озату чарасында. Алтмыш яшенә рәсемен ясавын искә алды:

– Дүрт ай утырдым остаханәсендә. Ул сөйләшә-сөйләшә синең эчке дөньяңны ача, аны картинада чагылдыра белде. Күз карашларына кадәр төгәл бит. Сәхнәгә алып менгәч, тамашачы аһ иткән иде. Техниканы аны бөтен кеше үзләштерә ала, ә рәссам булып туарга кирәк. Зөфәр чын рәссам иде. Кабатланмас кеше иде. Күңеле тулы кояш, җылы…

Рәссам булу – язмыш

Ул шулай дип әйтергә ярата иде. Дүрт яшеннән рәсем ясавын, очарга хыяллануын, рәсемнәрендә гел очышны сурәтләвен елмаеп сөйләве гел күз алдында. Зөфәр абыйны көрәшче дип әйттек. Ә бит аңа кечкенәдән үз урыны, хәтта мәктәбе өчен дә көрәшергә туры килгән.

«Рәссам булачагымны башлангыч сыйныфтагы укытучым Мария Павловна Дәминова аңлады. Әнигә, балагыз рәссам булачак, дип әйтте. Мондый фикергә матур язу дәресендә килгәндер. Чөнки ул безгә сурәт ясата һәм янына хәрефен яздыра иде. Мин мәшһүр 39 нчы инглиз мәктәбендә укыдым. Монда беренче сыйныфтан ук инглиз теле дәресе керә, рус теле тирәнтен өйрәнелә, татар теле, факультатив булып, 7 нче дәрес итеп билгеләнә иде. Ул вакытта башкалар кайтып китә, татар балалары дәрескә кала. Ирексездән телгә карата нәфрәт барлыкка килә. Мин тырышып укыдым, әмма өйдә аралашу күбрәк урысча булды. Өй турында сүз чыккач, шунысын да әйтик, әти, сугыш ветераны, үтә туры сүзле, гадел булды. Шул сыйфатлары аркасында үзе дә бик нык кыйналды. Хәтта гаиләбезгә Казаннан Үзбәкстанга китәргә һәм анда күпмедер яшәргә туры килде. Укытучым да бик гадел иде. Бу мәктәпкә эләгүе бик читен, анда түрәләр үз балаларын урнаштырырга тырыштылар. Шул сәбәпле мин кабул ителгән балалар исемлегеннән сызып ташланган да булганмын. Укытучы мәктәп директорына, беренче чиратта исемлекне түрәләрдән чистартыгыз, дигән һәм мине кабат язып куйганнар».

Очу дигән балачак хыялы турында да искә алуыбыз очраклы түгел. Очасы килүе  аны алты яшендә самолетта «куян» булып очуга да этәргән бит. Әнисе белән апасы аэропортта сөйләшеп торган арада шыпырт кына трап куелган самолетка менеп китә ул. Янына кызмача пассажир утыра. Балага әллә ни игътибар итми, каешын эләктерә дә, йоклап та китә. Шуннан соң Зөфәр апасын эзләп таба. «Апа белән бер-бер артлы ике самолетта очтык. Ул, нишләптер, аэропортта ук әнигә, Зөфәр минем белән, дип, телеграмма сукмаган. Барып җиткәч, берничә көн үткәч кенә хәбәр иткән. Әни, бичаракай, мине урлаганнар дип уйлаган булган икән инде. Мин исә, әни каршында гөнаһымны аз булса да киметермен дигән ният белән акча эшләп, Сәмәрканд базарыннан биш сумга ефәк яулык алып кайттым…» – дип сөйләгәне истә. Хәер, гаилә Зөфәр абый өчен бик зур мәгънәгә ия иде. Картиналарында да чагыла алар. Мәшһүрләреннән бабасы Шәфигулла портреты күз алдында. Хатыны Гүзәл, кызы Айгөл, улы Әнвәр дә – аның илһам чыганаклары, терәге. Хушлашуга килгән якын дуслары Гүзәл ханыма башларын иеп рәхмәт әйттеләр. Яман чир белән сигез ел буе көрәшергә көч табар өчен тылның нык булуы кирәк, ди иде бит үзе дә.

«Миннән бүләк беләзек булыр…»

Хатыны Гүзәлгә, үлеменә бер көн кала, ул әнә шулай дигән:

– Зөфәр – көчле рухлы кеше. Нинди куркыныч авыру белән көрәште бит! Ул шулкадәр яшәргә тырышты, ахыргача, яшим әле мин, дип безне дә, үзен дә ышандырырга тырышты. 14 февральдә туган көнем иде. Өзелмәсә ярар иде, дип курыктым. Зөфәр улыбызны көтте. Ә ул 15 февральдә кайтырга тиеш иде. Көтеп җиткерде… Мине туган көнем белән котлады. Мин сиңа беләзек алдым, ул почта белән килер, диде. Соңгы бүләге шул булды. Яшәү кадерен дә, кеше кадерен дә белә торган зат, җаваплы ир, кайгыртучан әти иде.

Улы Әнвәр исә әтисенә көтеп җиткергәне өчен рәхмәтле:

– Әти безнең өчен бөтен эштә дә үрнәк булды. Дисциплина яратты, бездән дә шуны таләп итте. Кешенең тормышы заяга үтәргә тиеш түгел дип әйтә иде. Ул нәрсәләр белән кызыксынмады! Безгә дә аның кызыксынучанлыгы, эзләнүчәнлеге күчкән. Мин дә, аның кебек, спортны, иҗатны, логик уеннарны яратам… Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле. Мине көтеп җиткергәне өчен бигрәк тә. Көне буе сөйләштек, җан биргәндә янында булдым.

Хушлашырга кеше шактый җыелган иде. Ә мин исә, әгәр ул ясаган портретларның геройлары барысы да хушлашырга килгән булса, мәчет тирәсендә сыңар аякта басып торырга да урын булмас иде, дип уйлап куйдым. Ул зур залларга лаек, ул беренчеләр озатуына лаек, дигән фикер күңелне әледән-әле бимазалый. Хәер, Зөфәр Гыймаев күрсәтеп эшли торган кешеләрдән түгел һәм ул мондый шартлылыкларны кабул итмәс тә иде.  Тыйнак яшәде, тыйнак китте. Яратып яшәде, яратып китте. «ВТ» газетасында да аның эзе калды. Картиналарыннан календарь чыгардык, аның белән бергә беренче хатын-кыз рәссам Галия Рахманкулованың кызын эзләдек. Барысы да истә.

Зөфәр абый Казанның «Курган» зиратында җирләнде.

Гөлинә Гыймадова

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү