Татарстанда укытучылар арасында волейбол ярышлары узарга мөмкин

Татарстан Волейбол федерациясенең хисап-сайлау конференциясе 2 мартта узачак. Иҗтимагый оешманың президиумы утырышында шундый карар кабул иттеләр.

Дәүләт Советы Рәисе, федерация президенты Фәрит Мөхәммәтшин утырышта волейболның популярлаша баруын әйтте. “Республикада, профессиональ спорт белән беррәттән, массакүләм волейболны төрле яклап үстерү федерациянең төп максаты булып тора, – диде ул. – “Зенит-Казан” һәм “Динамо-Ак Барс” волейбол командаларының зур казанышлары, башка профессиональ, үзешчән волейбол командаларының Россия чемпионатында төрле лигаларда һәм ил күләмендәге ярышларда уңышлары, шулай ук предприятиеләр, авыл районнары, студентлар, укучылар һәм ветераннар арасында волейбол буенча лигалар оештырылу дөрес юнәлештә баруыбызны күрсәтте”.

Укытучылар да үз араларында волейбол ярышы оештыруны сорый икән. “Волейбол хәрәкәтендә укытучыларның катнашуы әлеге спорт төрен популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә федерациягә яңа проектны оештыру мәсьәләсен кичекмәстән өйрәнергә кирәк”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү