Беренче булдым!

Моннан 36 ел элек,1986 елның 17 декабрендә СССРда беренче ветераннар Советы төзелде (1991 елның 27 ноябрендә ул “Россия Ветераннар Советы” дип үзгәртелде). ТАССРда беренче Ветераннар Советы төзелүгә 2023 елның май аенда 36 ел тула. Ә безнең Иске Абдул авылында беренче ветераннар моннан 54 ел элек, 1968 елның 9 маенда төзелде. Һәм мин 36 ел дәвамында авылыбызда Ветераннар Советы рәисе булдым.
Шулай итеп мин, СССРда һәм ТАССРда – беренче Ветераннар Советын төзүче, аны беренче рәисе һәм иң озак Ветераннар Советы рәисе булып эшләүче кеше булдым. Моның белән бик горурланам.

1968 елда беренче Ветераннар Советы төзелүнең тарихы болай:
1960 елларда республика мәктәпләре ТАССР мәгариф министры академия Мәхмүтовның “Проблемалы укыту” дигән методы белән эшли идек. Һәр мәктәп, һәр укытучы ниндидер бер проблема өстендә эшләргә, иҗади эш алып барырга тиеш иде.

Безнең мәктәп 1962 елдан “Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү” дигән проблема өстендә эшли башладык: республикада беренче мәктәп музеен ачтык, беренче “Аҗаган” уенын оештырдык, беренче җиңү һәйкәлен төзедек; хәрби парад үткәреп 1964 елда СССР күләмендә “Җиңү көнен” кайтардык (ә ил күләмендә 1965 елда кайтарылды, 20 еллыкка), һ.б.
Ә 1968 елның 9 маенда минем инициатива белән, укучыларны сугышчыларның батырлыгы үрнәгендә тәрбияләү максаты белән авыл Ветераннар Советы төзелде (Авыл Советы буенча 92 сугыш ветераны исән иде). Совет рәисе итеп мине сайладылар. СССРда һәм ТАССРда Ветераннар Советы төзелгәнче мин 16 ел дәвамында Ветераннар Советы рәисе булдым.

1984 елда безнең авылы Минзәлә районыннан Тукай районына куштылар. Һәм илкүләм Ветераннар Советы төзелгәч, аның рәисе сугыш ветераны булырга тиеш дип аңлаттылар. Һәм 1988 елда авыл Ветераннар Советы рәисе итеп Диниев Миннеәхмәт абый сайланды (ә эше минем өстә калды).
1997 елда мине тагын Ветераннар Советы рәисе итеп сайладылар. Һәм 2017 елга кадәр, 84 яшем тулганчы тагын 20 ел дәвамында Ветераннар Советы Рәисе булдым. Бу чорда инде барлык пенсионерларны да кертеп Советта 205 член бар иде. Әнә шулай итеп 36 ел ветераннар Советы рәисе булдым.
Шул 36 ел чорда Ветераннар Советы рәисе буларак күп кенә мөһим эшләр эшләнде. 50 елга якын республика күләмендә патриотик тәрбия эшен әйдәп баручыларның берсе булдым. Ә хәзер, соңгы 15 елда укучыларым – Әфган сугышы ветераннары патриотик тәрбия эшен республика күләмендә әйдәп баралар. Әфган сугышында катнашкан 10 укучыбыз да исән-сау кайттылар. 2009 елда Якупов Айбулат җитәкчелегендә “Гиндикуш” хәрби-дан музее ачтылар. Ул музей республиканың барлык әфганчыларын берләштерде.

Аннан, район буенча әфган сугышында һәлак булучылар бар. Тик, бер җитәкче дә һәйкәл төзүгә алынмый. Тагын, Якупов Айбулат җитәкчелегендә авылыбыз әфганчылары үз инициативалары һәм көчләре белән авылыбызда һәйкәл төзеделәр.
Соңгы 20 елда Ветераннар Советы рәисе булып эшләү чорында иң зур хезмәтләремнең берсе: колхозыбызны (“Алга” колхозы) агроферма составына кушып, тарата башлагач, Ветераннар Советы рәисе буларак, 205 пенсионер-ветеран исеменнән район прокуроры ишек тупсаларын таптап, кушуның нигезсезлеген дәлилләп судка биреп, колхозыбызны банкрот итмичә агрофермадан аерым чыгарып, аны саклап калдым.

Җир пайларын рәсмиләштергәндә дә: “ышанычлы зат” дигән төшенчә юк чорда ук, Ветераннар Советы исеменнән җир пайларын рәсмиләштерү артыннан йөри башладым һәм инвесторларга җиребезгә хуҗа булырга ирек куймыйча (закон чыккач мине “ышанычлы зат” итеп сайладылар), республикада – беренче унлыкта, ә районда беренче булып җир пайларын рәсмиләштердем. Бүгенге көндә барлык җир пайларыбыз да үзебезнең колхозда. Колхозыбыз ныклы. Көн саен 20 тонна (әйе, егерме тонна!) югары сыйфатлы сөт сата, сортлы семеналар сата. Халыкта эш бар. Ингенчелектә дә, терлекчелектә дә – югары технология. Өлкәннәргә дә ярдәм зур, инде 19 ел дәвамында сугыш чоры ятимнәренә бүләк бирелә. 17 ел дәвамында 80 яше тулучыларның бәйрәмен үткәрәбез, анда да колхоз һәрберсенә бүләк итеп 5әр центнер икмәк бирә. Быелга кадәр пай җирләренә иң күп түләү республика күләмендә безнең “Сәйдәш” колхозында булды (быел – 3 урында). 2017-2021 елларда Ветераннар Советы рәисе булып Хөсәенова Клара эшләде, әйбәт эшләде. Ә бүгенге көндә Вахитова Лена эшли, әйбәт эшли. Син башлаган эшне дәвам итүчеләр әйбәт эшлиләр икән, бу сиңа да шатлык. Димәк, традиция дәвам итә.
Авылыбыз төзек. Авылыбызда 4 һәйкәл, 2 музей бар. Һәйкәлләрнең икесен мин төзеттем, музейның берсен мин ачтым. Авылыбыз тарихы турында 4 китап яздым. Безнең авыл, әнә шулай колхозлы да, тарихлы да, музейлы да, һәйкәлле дә авыл.

Авылыбызда бик күп коллектив чаралар үтә, һәм ул чәй өстәле артында дәвам итә. Шунда еш кына, колхоз җитәкчеләренә рәхмәт әйткәндә: “Сугышлар гына чыкмасын да, колхоз гына таралмасын”, – диләр. Колхоз таралуны сугыш чыгу белән тиңлиләр икән, димәк, колхозның нәрсә икәнлеге аңлашыла.
Тагын шунысы мөһим: барлык җитәкчеләребез дә – үзебезнең укучыларыбыз, үзебезнең авылдашларыбыз.
Әнә шундый колхозыбызны Ветераннар Советы ярдәмендә саклап калганбыз икән, илебез күләмендә беренче төзелгән Ветераннар Советы белән горурланасы гына кала!

Зөфәр Дәүләтшин,
Тукай районы, Иске Абдул авылы


Фикер өстәү