Борылыш булачак: күрәзәчеләр һәм астрологлар Украинада махсус хәрби операциянең ничек тәмамланачагын әйткәннәр

Узган елда, Украинада махсус хәрби операция башлангач, матбугатта күрәзәчеләр һәм астрологларның илебез язмышы турындагы күп кенә фаразлары пәйда булды. Ванга, Нострадамусның, “Битва экстрасенсов” җиңүчеләренең безгә ниләр гөманлавын тагын бер кат барлап чыгыйк. Аларга колак салуның һич зыяны юк.

Ванга фаразлары

Болгариянең бөтен дөньяга атаклы күрәзәчесе 2023 елда Россияне сынаулар һәм конфликтлар көтүен әйтеп калдырган. Боларның барысы да илдә һәм дөньяда көтелгән үзгәрешләргә китерәчәк, дигән ул.
“Олы туган, чит җиргә килеп, үзенә тиешлесен алачак. Көнбатыштан кузгалган дошманнар да йөзләрчә еллар буе үзләренеке булып килгәнне алачак”, – дип аңлаткан ул.
Ванга шулай ук 2023 елда яман шешне җиңү юнәлешендә мөһим адымнар ясалачагын гөманлаган. Ул ракның җиңеләчәген, аннан дәвалый торган даруны теләсә кемнең куллана алачагын төгәл генә аңлата алмаган, әмма даруның пәйда булачагын кистереп әйткән.
Украинага килгәндә, атаклы күрәзәче фикеренчә, аны бары тик хатын-кыз гына коткарып кала алачак. Шул көчле идарәче җитәкчелегендә ил конфликттан бераз җиңелрәк чыга алачак. Әмма бу хатын-кыз әле 2027 елда гына үзен күрсәтергә, шул ук вакытта ул Украинаның бер өлешен генә контрольгә алырга мөмкин.

Франция күрәзәчесе Каеде Убер фаразлары
Узган елда тагын бер күрәзәче – Франциядән 19 яшьлек кыз Каеде Убер турында белдек. Аны Ванганың варисы дип атыйлар. Кыз Украинада махсус хәрби операциянең ничек төгәлләнәчәге турында сөйләгән. Күрәзәче әйтүенчә, Россия озакка сузылган конфликтта җиңәчәк. Көнбатыш илләренә аның шартларын кабул итеп алырга, юл куярга туры киләчәк. Убер шулай ук 2023 елда артта калган илләрдә җитди конфликтлар башланачагын әйткән.

Нострадамусның яңа фаразлары
Узган елда интернет челтәрендә тагын бер атаклы күрәзәче – Мишель Нострадамусның яңа фаразлары пәйда булды. Ул үзенең дүртьюллыкларында 2023 елда “Бөек Сугыш” булачагын әйтеп калдырган. “Бөек Сугыш җиде ай барачак, халыклар бик күп явызлыклардан үләчәк. Король Эврё, Руан шәһәрләрен ала алмаячак”, – дип язган бөек күрәзәче.
Биредә сүз Евразия континентындагы зур сугыш турында барырга мөмкин. Эврё һәм Руан – Нормандиянең борынгы шәһәрләре. Ягъни Нострадамус Франция һәм Бөекбритания турында сөйләгән. Бәлки, ул Европа берлеген һәм аның көнбатыштагы төп көчләрен – Германия белән Францияне күз уңында тоткандыр, дигән фикер бар.
2022 ел Корольнең – Карл IIIнең тәхеткә килүе белән дә истә калды. Аның рәсми төстә тәхеткә утыру тантанасы 2023 елның маенда булачак. Хәер, Нострадамус Король дигәндә бик көчле шәхесне генә күздә тотуы бар. Моннан тыш ул 2023 елда кешелекне аерым бер илләр эчендә күп кенә корбаннарга китерердәй чуалышлардан сак булырга кирәклеген кисәткән.
“Бодай шуның кадәр кыйммәт торачак: якыннарын ачлыктан коткарып калу өчен, кешеләр бер-берсенә каршы барачак”, – диелгән аның 2023 елга фаразланган дүртьюллыгында. Биредә күрәзәченең бик җитди азык-төлек кризисын күздә тоткан булуы бар.

Әфганстаннан математик-күрәзәче Сидик Афган фаразлары
Бу күрәзәчене “XXI гасыр Нострадамусы” дип йөртәләр. Ул 2025 елдан соң Өченче бөтендөнья сугышы башланачагын, ә Россиянең киләсе Президентының 1972 елда туган кеше булачагын фаразлаган.
Аның сүзләренә ышансаң, 2023-2027 елларда Европа берлеге таркала башлаячак. Яшәү өчен кирәкле ресурслары – уты, газы, ягулыгы җитмәү сәбәпле, Европа Россиянең “аягына егылачак”. Күп кенә илләре янә үз илләре валютасына кире кайтачак. Моннан тыш 2023-2026 елларда кешелек яңа пандемия белән күзгә-күз очрашачак.

Владимир Жириновский фаразлары
Узган елда гүр иясе булган ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның фаразларын да истән чыгарырга ярамый. Аның үлеменнән соң күп кенә сүзләре чынга ашты дип әйтергә мөмкин. Әйтик, ул махсус хәрби операциянең башлану көнен ике көнгә генә ялгышып әйткән (2022 елның 22 феврале, дигән).
Жириновский фикеренчә, барысы да 19 сентябрьдә төгәлләнәчәк, 2024 елның мартына кадәр бөтен дөнья тынып калачак. Аның сүзләренә караганда, 2023 елда, давыл алдыннан тынычлык урнашкан кебек, тынычлык хөкем сөрәчәк. “Шеш” 2024 елда тишелеп, конфликт яңа көч белән дәвам итәчәк.

Павел Глоба фаразлары
Россиянең иң атаклы астрологларыннан берсе Павел Глоба аңлатып үткәнчә, 2023 елдан соңгы чор бөтен дөнья өчен чын мәгънәсендә сынауга әйләнәчәк. Өченче бөтендөнья сугышы аның төп вакыйгаларыннан берсенә әйләнәчәк.
“ 2023 елда героик үткәннәребез, кабат яңартылып, бүгенге лидерларның үз-үзен тотышы өчен үрнәккә әйләнәчәк. Дөнья язмышы һәм хәрби конфликтлар барышының көчле, талантлы җитәкчеләргә бәйле булачагын аңлата бу. Алар уңышка китерәчәк, ә сугыш кырында әле тагын җиңү дә алып киләчәк”, – дип аңлаткан ул.

Астролог Татьяна Калинина фаразлары
Аның әйтүенчә, 2023 елның икенче яртыеллыгында АКШ Президенты Джо Байденны җитди сынаулар көтә. Ә Украинада махсус хәрби операция быел февраль аенда тагын да көчлерәк стадиясенә керә.
“Безгә әле тиз генә тынычлык һәм солых көтүнең файдасы юк. 2023 елның көзеннән дөньяда күп нәрсә үзгәрәчәк. Октябрь аенда Ай тотылу сәяси һәм социаль хәлләргә йогынты ясаячак”, – дигән астролог.
Аның сүзләренә караганда, 2025 елның 1 декабреннән соң Россия белән Украина арасында тынычлык килешүе төзеләчәк, ә 2024 елның кышы борылыш чорына әйләнәчәк.


Фикер өстәү