Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек булдырылган

Биредә кешеләр палаткаларга, җылыткыч, юрган, кышкы кием-салым, йокы капчыклары, термос һәм портатив зарядкаларга мохтаҗ.

Казанда яшәүчеләр Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашырга мөмкин. Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы соравы буенча шәһәрдә гуманитар ярдәм кабул итү пункты ачылган. Ул ял көннәре – 11-12 февральне кертеп, һәр көн саен 9.00-18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Төркиядә Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган указы буенча игълан ителгән матәм 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Генераль консуллыкта билгеләп үтелгәнчә, зыян күрүчеләр хәзерге вакытта палаткаларга, җылыткыч, юрган, кышкы кием-салым, йокы капчыклары, термос һәм портатив зарядкаларга мохтаҗ.

Шулай ук, Төркиядәге традиция буенча, 8 февраль 10.00 сәгатьтән 10 февраль 18.00 сәгатькәчә Генераль консуллыкта Кайгы уртаклашу китабы ачылачак. Анда җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә теләктәшлек сүзләре язарга һәм, шәхсән ярдәм итү теләге булганда, телефон номерыңны язып калдырырга мөмкин.


Фикер өстәү