Рөстәм Миңнеханов Төркия Президентының улы Билал Эрдоган белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия лидерының улы, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты. Кунак Татарстан башкаласына I Казан глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен килде. Бу турыда Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан Глобаль яшьләр саммиты – безнең республика өчен зур вакыйга. Чараның программасы бик бай – төрле сессияләр, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Сезнең Казанга килүегез һәм саммитта катнашуыгыз чарада катнашучыларда һәм кунакларда зур кызыксыну уята», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты төрле халыклар, шул исәптән төрки телле дәүләтләр арасында мәдәни һәм спорт элемтәләрен үстерүгә зур өлеш кертә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга Татарстан – Төркия хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Аның шәхси катнашуы безнең мөнәсәбәтләрне ныграк итә», – диде ул. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов икътисади элемтәләрне үстерүдә Төркиянең Казандагы консуллыгы да мөһим роль уйнавын искәртте.

Билал Эрдоган Рөстәм Миңнехановка әтисе исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде һәм чакыру өчен рәхмәт белдерде.

«Казанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр башкаласы дип игълан ителүе безнең өчен бик шатлыклы булды. Без татарлар белән тугандаш халыклар, һәм сезгә һәрвакыт теләктәшлек күрсәтәчәкбез дип ышандыра алам», –  диде кунак.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президентын «Халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесен алуы белән котлады. 25 августта бүләкне Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров тапшырган иде.

«Сез Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеген ныгыту өчен бик күп эшлисез», – диде Эрдоган.

/Татар-информ


Фикер өстәү