Игелекле һәм мәрхәмәтле эш

Узган елда Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының «Прокат добра и милосердия» проекты Татарстан Икътисад министрлыгының социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерциясез оешмалар өчен грантын отты.

Республика ветераннары (пенсионерлары) советы, проект чараларын тормышка ашыру кысасында, техник реабилитация әйберләре сатып алды.

Техник реабилитация чараларының (ТСР) чирдән соң кешене тергезүдәге әһәмияте гаять зур. Проект сәламәтлеге какшап киткән, әмма шәхси реабилитация программасына ия булмаган өлкәннәргә, шулай ук җәрәхәтләнү-имгәнү, каты авыру сәбәпле, авыр хәлдә калучыларга бүлмәдә һәм урамда йөри торган коляскаларны, култык таяклары, телескопик таяклар, «Алмаг 001» магнит терапиясе аппараты, тәнне бозмый торган матраслар, шудырма җәймәләрне һ.б. прокатка бушлай алып тору мөмкинлеге бирә.

Республика советы бу юнәлештә зур эш тәҗрибәсенә ия. Әлеге проект 2012 һәм 2018 елларда Татарстан Министрлар Кабинеты грантын откан проектыбызның дәвамы булып тора. Бу грант акчасына 129 данә медицина җиһазы (инвалидлар өчен кресло-коляскалар, култык таяклары, глюкометрлар) сатып алынып, техник реабилитация чараларына мохтаҗ өлкәннәрне тәэмин итү өчен, республиканың 10 районына тапшырылды. 2018–2020 еллар чорында әлеге медицина җиһазларыннан 250гә якын кеше файдаланды.

Түләүле патронаж хезмәтләре күп кенә шәһәр-районнарда юк. Булса да, техник реабилитация чаралары прокатка түләүле нигездә генә бирелә. Ә өлкәннәрнең күбесе моңа акча таба алмаска да мөмкин.

Республика ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасына (өлкән яшьтәге 980 меңнән артыграк активистны берләштерә), тормышта авыр хәлдә калган өлкәннәрдән, инвалидлардан медицина җиһазларын сатып алуда яки алар белән вакытлыча тәэмин итүдә ярдәм сорап, һәр ел саен 150дән артыграк мөрәҗәгать алына.

Республика ветераннары советы техник тернәкләндерү чараларын, прокат һәм кабул итү-тапшыру акты килешүен төзү нигезендә, тапшырылган гариза буенча бушлай бирә. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 июньгә кадәр 30 кешегә медицина җиһазлары белән тәэмин итү рәвешендә ярдәм күрсәтелде инде.

Шул рәвешле өлкәннәр кыйммәтле җиһазларга акча исраф итүдән котыла. Соң, аны билгеле бер вакытка бушлай гына алып торырга мөмкин бит. Акчаны янга калдыру гына түгел, савыкканнан соң җиһазны сату-урнаштыру проблемасыннан да коткара әле бу.

Әйтергә кирәк, безнең проект техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын алыштырмый. Реабилитация һәм инвалидлык алу өчен кирәкле документлар рәсмиләштерү чорында әлеге хезмәтне өстәмә күрсәтү мөмкинлеге бирә ул.

Республика ветераннары (пенсионерлары) советы өлкәннәрне яки аларның туганнарын техник реабилитация чараларыннан файдаланырга өйрәтү буенча Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән килешеп эшли.

ТСР прокаты пункты  ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Проектның максаты – җәрәхәтләнү-имгәнү, каты авыру сәбәпле, тормышта авыр хәлләрдә калган өлкәннәргә, техник реабилитация чараларына вакытлыча мохтаҗ булучыларга ярдәм кулы сузу.

Моннан тыш узган елның сентябрендә Республика ветераннары (пенсионерлары) советы инвалидларга һәм сәламәтлеге какшаган өлкәннәргә ваннада, душта юыну өчен «Титан-450» дигән 17 урындыкны бушлай файдалануга тапшырды. Бу урындыклар «Россия Кызыл Хач» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлегеннән хәйрия рәвешендә алынган иде.

Кыскасы, «Прокат добра и милосердия» проекты инвалидлар һәм пенсионерларга ярдәм итү, өлкәннәрнең тормышын җиңеләйтүне иң зур максат итеп куя.

 

Татьяна Сабирҗанова,

Республика ветераннары (пенсионерлары) оешмасының Сугыш ветераннары белән эшләү һәм аларның истәлеген мәңгеләштерү буенча комиссиясе рәисе


Фикер өстәү