Татарстандагы социаль юнәлештәге коммерциясез оешмаларга бәя: «Кешеләр сезгә ныграк ышана»

«Кешеләр сезгә ныграк ышана». Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстандагы социаль юнәлештәге коммерциясез оешмалар эшчәнлегенә әнә шундый бәя бирде. Ярдәм итеп кенә калмыйлар, алар дәүләт белән халык арасына күпер сала. Бу хакта әлеге оешмаларның Казанда узган V республика форумының пленар утырышында сөйләделәр.

– Без һәрвакыт социаль юнәлештәге коммерциясез оешмалар белән элемтәдә торабыз. Очрашуның яңа форматларын уйлап табабыз. Әле яз башында гына җыелган идек. Менә тагын күрешергә насыйп булды. Шунысын әйтә алам: эшегездән бик канәгатьбез. Уйланган эшләрне актив кешеләр белән бергәләп тормышка ашырабыз, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Утырышка килер алдыннан, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән күрештек. Ул да, без – дөрес юлда, дигән фикердә. Социаль юнәлештәге коммерциясез оешмалар һәрвакыт халык ихтыяҗларын кайгырта. Сез – халык белән дәүләтне тоташтыручы җеп. Үзегез күреп торасыз: илдә төрле хәлләр булгалый. Без һәр очракта да дөрес карар кабул итәргә тиеш.

Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешмаларның республикада милләтләр һәм диннәр арасындагы дуслыкны ныгытудагы өлешен дә искә алды. «Бары бездә генә татар бәйрәмендә чуаш халкы җырлап бии, русныкында татар күңел ача, – ди ул. – Бу оешмалар нинди генә эш алып бармый. Алар ватанпәрвәрлекне дә кайгырта, авыру балаларга да ярдәм итә. Берәү бер җыр җырлап, икенчесе башканы сузса, начар булыр иде. Без һәрвакыт сездән тәкъдим көтәбез. Шуны онытмагыз: сезгә кешеләр ныграк ышана».

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы юнәлешендә дә күбрәк эшләргә киңәш итте.  Сер түгел, авылларда калучылар көннән-көн кими. Дәүләт Советы Рәисе, мал асраучыларга ярдәм хакында кат-кат сөйләргә кирәк, дигән фикердә. Авыл җирендә яшәүче гаиләләр өчен федераль һәм республика программалары хакында да аңлатырга кушты.

– Авылда гына тел дә, бәйрәмнәр дә, гореф-гадәтләр дә саклана. Кеше шәһәргә китә икән, бар да югала. Шуңа күрә авылларда да яхшы яшәр өчен мөмкинлекләр барын аңлатырга кирәк, – диде ул.

Россия иҗтимагый палатасының социаль юнәлештәге коммерциясез оешмалар үсеше комиссиясе рәисе Елена Тополева-Солдунова әйтүенчә,  әлеге оешмалар эшчәнлеге буенча Татарстан өченче урында тора. Бу – яхшы күрсәткеч, диде ул һәм, форсаттан файдаланып, утырышта катнашучыларны «Сообщество» форумына чакырды.

Татарстанның Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Зилә Вәлиева V республика форумының инде 5 июльдән бирле эшләгәнен әйтте.

– Тынгысыз кешеләрнең күптән бергә җыелганы юк иде инде. Без форумны төрле җирлектә уздырдык. Очрашулар Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләрендә, Актаныш, Спас районнарында узды. Бүген шуларга нәтиҗә ясыйбыз. Очрашуларда 130дан артык тәкъдим җыелды. Барысы да резолюциягә кермәскә дә мөмкин. Әмма без бер генә сорауны да читтә калдырмаячакбыз, ул юнәлешләр буенча эшләячәкбез, – ди Зилә Вәлиева. – Республикада 6 меңнән артык социаль юнәлештәге коммерциясез оешма теркәлгән. Аларның һәркайсының үз юнәлеше бар. Мин Россия буенча өченче урында булуыбыз белән килешеп бетмим әле. Моны төзәтергә кирәк.

Зилә Вәлиева бездә иң яхшы эшләгән оешмаларга Татарстан Президенты премиясе бирелүе хакында да сөйләде. Мондый ярдәм булганда, һәркемнең күңеле үсә, ди ул:

– Быел социаль юнәлештәге коммерциясез оешмалар өчен уздырылучы бәйгеләр берләштерелде. Әле анда катнашырга теләүчеләрнең 28 августка кадәр гариза бирергә вакыты бар. Грантларның гомуми суммасы 106 миллионны тәшкил итә.

Очрашуда әлеге оешмаларның проблемалары – салым түләү, бина табу, аренда чыгымнарын каплау кебек мәсьәләләрне хәл итү кирәклеге турында сөйләштеләр. Зилә Вәлиева исә һәр сорауны искә алачакларын, алга таба да бергә җыелып сөйләшәчәкләрен әйтте.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү