“Безнең заман» фестиваленең иң яхшы чыгышларын 30 августта Казанда күреп булачак

Бәйрәм концерты Камал театры каршындагы мәйданда 13:00 сәгатьтән алып 16:00 сәгатькә кадәр узачак.

30 августта Казанда «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗаты фестиваленең җиңүчеләре һәм лауреатлары 45 номер тәкъдим итәчәк.

Концерт Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан Казан халкына һәм башкала кунакларына республиканың иң талантлы эшләүче яшьләренең иҗади бүләге булачак.

Концертны ачу тантанасында Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, Президент каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Республиканың Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстанның Һөнәри берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева һәм башкалар катнашыр дип көтелә.
Концерт фестиваль гимны һәм барлык катнашучылар парады белән башланачак. Бу көнне «КАМАЗ» (Чаллы), «Аммоний» (Менделеевск), «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Казан дәүләт казна дары заводы, «Татнефть» (Әлмәт), «Татэнерго» (Зәй), С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Таттелеком», «Түбән Кама Нефтехим» (Түбән Кама) һәм республиканың башка әйдәп баручы предприятиеләр иҗат коллективлары чыгыш ясар. Алар узган еллардагы иң яхшы номерларын, шулай ук өр-яңа җырларын һәм биюләрен тәкъдим итәчәк. Концерт барлык катнашучыларның «Мин яратам сине, Татарстан» җырына уртак чыгышы белән тәмамланачак. Концертның онлайн-трансляциясен «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең рәсми YouTube-каналында карарга була.

Фестивальнең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов фикеренчә, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ача торган «Наше время – Безнең заман» кебек проектлар башка юк. «Президентының һәм хакимиятенең ярдәмен тоючы яшьләр генә үз республикасының алга китешенә өлеш кертә ала. Проект шуны раслый», — дип саный ул.

Генераль продюсер сүзләренә караганда, 30 августтагы традицион концерт гомумреспублика бәйрәменең бизәге генә түгел, ә эшче һөнәрләрне пропагандалау мәйданчыгы да булып тора. «Биредә эшләүче яшьләр үзләренең иҗади потенциалын ачып кына калмый, ә үсеп килүче буынга алар белән эшләү мөмикнлеген күрсәтә», — дип саный Дмитрий Туманов.


Фикер өстәү