Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итү сәбәпле Казанда транспорт хәрәкәте чикләнә

Казанда Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итү чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында кайбер урамнар буенча транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә 

27-нче август 23:00 сәгатьтән 28-нче август 5:00 сәгатькә кадәр, 28-нче август 23:00 сәгатьтән 29-нчы август 5:00 сәгатькә кадәр, 29-нчы август 21:00 сәгатьтән 31-нче август 5:00 сәгатькә кадәр, юл Меңьеллык мәйданы буенча, Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта (шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш) ябылачак;

28-нче август 20:00 сәгатьтән 31-нче август 11:00 сәгатькә кадәр хәрәкәт Ш.Мәрҗани урамы буенча (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр), К.Насыйри урамында (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр), З.Солтан урамында (Г.Тукай урамыннан К.Насыйри урамына кадәр) туктатылачак;

29-нчы август 9:00 сәгатьтән 31-нче август 6:00 сәгатькә кадәр, кирәк булган очракта, Беренче Май мәйданы буенча, Кремль урамы (Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр), шул исәптән Иваново авышлыгы буенча Профсоюз урамына кадәр юл ябылачак;

29-нчы август 15:00 сәгатьтән 30-нчы август 00:00 сәгатькә кадәр, кирәк булган очракта, С.Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр) һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасы территориясе ябык булачак;

29-нчы август 21:00 сәгатьтән 31-нче август 5:00 сәгатькә кадәр автотранспорт хәрәкәте, шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш, Сул як Болак урамы буенча (Чернышевский урамыннан алып Меңьеллык мәйданына кадәр), Уң Болак урамында (Чернышевский урамыннан алып Меңьеллык мәйданына кадәр), Ташаяк урамында (Мәскәү урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәр), Профсоюз урамында (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр), Бауман урамында (Профсоюз урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр), Беренче Май мәйданыннан Бауман урамына кадәр ябык булачак;

30-нчы август 7:00 сәгатьтән 31-нче август 18:00 сәгатькә кадәр, шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш, автотранспорт хәрәкәте Батурин урамы буенча ике юнәлештә дә ябык булачак(Большая Красная урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр);

31-нче август 23:00 сәгатьтән 1-нче сентябрь 5:00 сәгатькә кадәр юл Меңьеллык мәйданы буйлап, Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр участокта ябылачак;

Шулай ук 2-нче сентябрь 23:00 сәгатькә кадәр Бауман урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр, Кол Шәриф мәчете янында, Казанның Үзәк стадионы парковкасы (Көнчыгыш трибуна ягыннан) ябык.


Фикер өстәү