Казан марафонын уздыру сәбәпле, җәмәгать транспорты маршрутлары схемасы үзгәрә

Татарстан башкаласында Казан марафонын әзерләү һәм уздыру сәбәпле, вакытлыча 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 43, 54, 74, 89 номерлы автобус маршрутларының, шулай ук 2нче һәм 7нче троллейбус маршрутларының йөрү схемалары үзгәрәчәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итте.

10нчы октябрь 6.00 сәгатьтән 12нче октябрь 6.00 сәгатькә кадәр Ташаяк урамы ябылу сәбәпле ике юнәлештә дә турыга 6, 35, 37, 74 номерлы автобуслар Мәскәү урамы — Чернышевский урамы — Сәетгалиев урамы — Киров дамбасы — Несмелов урамы — Краснококшайск урамы — Зур Крыловка урамы — Ленин урамы буйлап, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр.

35а һәм 47нче номерлы автобуслар Декабристлар урамы — М.Вахитов урамы — Зур Крыловка урамы — Краснокошайск урамы — Несмелов урамы — Киров дамбасы — Сәетгалиев урамы — Чернышевский урамы — Мәскәү урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча.

Кире юнәлештә 6, 37 һәм 74нче номерлы автобуслар Декабристлар урамы — М.Вахитов урамы — Зур Крыловка урамы — Несмелов урамы — Киров дамбасы — Сәетгалиев урамы — Чернышевский урамы — Мәскәү урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча барачак;

47нче номерлы автобус Мәскәү урамы — Чернышевский урамы — Сәетгалиев урамы — Киров дамбасы — Несмелов урамы — Краснококшайск урамы — Зур Крыловка урамы — Лена урамы — Декабристлар урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча барачак.

Моннан тыш, 7нче номерлы троллейбус маршруты (Халитов урамы – Тимер юл вокзалы) К.Маркс урамындагы «Ирек мәйданы» тукталышына кадәр генә хәрәкәт итәчәк.

11-нче октябрь көнне 6.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр Кремль дамбасын ике юнәлештә һәм Миллениум күперен Н.Ершов урамы юнәлешендә ябу сәбәпле, 15нче номерлы автобуслар Мәскәү урамы — Чернышевский урамы — Сәетгалиев урамы — Киров дамбасы — Несмелов урамы — Краснококшайск урамы — Зур Крыловка урамы — Лена урамы — Декабристлар урамы буйлап туры юнәлештә барачак;

29нчы автобус — Татарстан урамы — Мәскәү урамы — Чернышевский урамы — Сәетгалиев урамы — Киров дамбасы — Несмелов урамы — Краснококшайск урамы — Зур Крыловка урамы — Лена урамы — Декабристлар урамы буйлап;

22нче һәм 28а номерлы автобуслар — Декабристлар урамы — М.Вахитов урамы — Зур Крыловка урамы — Краснокошайск урамы — Несмелов урамы — Киров дамбасы — Сәетгалиев урамы — Чернышевский урамы — Мәскәү урамы — Мәскәү урамы — Пушкин урамы — М.Горький урамы — К.Маркс урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча;

28нче номерлы автобуслар — Х.Ямашев проспекты — Себер тракты — Н.Ершов урамы — К.Маркс урамы — Пушкин урамы — Татарстан урамы — Мәскәү урамы — Чернышевский урамы — Сәетгалиев урамы — Киров дамбасы — Несмелов урамы — Зур Крыловка урамы — Лена урамы — Декабристлар урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча;

43нче номерлы автобуслар — Ф.Әмирхан проспекты — Чистай урамы — М.Вахитов урамы — Зур Крыловка урамы — Краснокошайск урамы — Несмелов урамы — Киров дамбасы — Сәетгалиев урамы — Чернышевский урамы — Мәскәү урамы — Г.Тукай урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча;

89нчы автобус — К.Маркс урамы — Пушкин урамы — Татарстан урамы — Мәскәү урамы — Чернышевский урамы — Сәетгалиев урамы — Киров дамбасы — Несмелов урамы — Краснококшайск урамы — Зур Крыловка урамы — Лена урамы — Декабристлар урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча.

22нче номерлы автобуслар кире юнәлештә К.Маркс урамы — Пушкин урамы — Татарстан урамы — Мәскәү урамы — Чернышевский урамы — Сәетгалиев урамы — Киров дамбасы — Несмелов урамы — Краснококшайск урамы — Зур Крыловка урамы — Декабристлар урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк;

54нче автобус — Ф.Әмирхан проспекты — Чистай урамы — М.Вахитов урамы — Зур Крыловка урамы — Краснокошайск урамы — Несмелов урамы — Киров дамбасы — Сәетгалиев урамы — Чернышевский урамы — Мәскәү урамы — Мәскәү урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча;

89нчы номерлы автобуслар Декабристлар урамы — М.Вахитов урамы — Зур Крыловка урамы — Краснокошайск урамы — Несмелов урамы — Киров дамбасы — Сәетгалиев урамы — Чернышевский урамы — Мәскәү урамы — Татарстан урамы — Пушкин урамы — М.Горький урамы — К.Маркс урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча.

«Габдулла Тукай мәйданы» метро станциясе – Академик Арбузов урамы» буйлап хәрәкәт итүче 2нче номерлы троллейбус маршруты ябылачак, дип хәбәр итте Казан транспорт комитеты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында йөгерү сезоны 11нче октябрьдә Казан марафоны белән тәмамланачак. Катнашучылар, үзләре сайлап, 3 чакрымга, 10 чакрымга, ярыммарафон һәм марафон дистанциясен йөгереп уза алачак. Профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр маршрут буенча шәһәрнең төп истәлекле урыннары – Кабан күле, Меңьеллык паркы һәм Казан Кремле – буйлап йөгерәчәк. Ярышлар Үзәк стадионда 7.00 сәгатьтә башлана. Казан марафонын үткәрү вакытында Татарстан башкаласында кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк.


Фикер өстәү