Татарстанда 11 яшьлек кызын даимим кыйнап торган гаиләне прокуратура тикшерә

Прокуратура Алексеевск районында 11 яшьлек кызын мыскыллаган һәм кыйнап торган гаиләне тикшерә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

Марттан башлап сентябрьгә кадәр Левашово авылында яшәүче хатын-кыз даими рәвештә үз кызын мыскыллап һәм кыйнап торган. Хатын-кыз бер җирдә дә эшләми һәм имин булмаган ата-аналар исемлегенә исәптә тора.

Кызны гаиләдән алып киткәннәр — ул хәзер «Забота» социаль приютында яши.

Прокуратура ни сәбәпле гаиләдә баланың хокуклары бозылуны тикшерә. Опека органнары һәм профилактика системасы да ведомство игътибарына эләккән.

Агентлыкка билгеле булганча, «Җәберләү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Прокуратура аны үз контроленә алган.


Фикер өстәү