Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 7500гә якынлашты

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау күзәтчелеге (Роспотребнадзор) хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Любовь Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавирус авыруына 6 меңгә якын ПЦР-текст уздырылган. Covid-19 инфекциясе белән авыру шиге булган яисә авыручылар белән контактта торган 785 кешене табиблар күзәтүе астында.

Тәүлек эчендә Татарстанда 19 кеше коронавирус авыруыннан терелгән.


Фикер өстәү