Хәл тотрыклы. Әлегә

Битлексез булмас. Әгәр республикада коронавирус очраклары артып китсә, яңадан битлекләребезне алып киячәкбез. Белгечләр кисәтә: көз айларында болай да тын юлы авырулары, салкын тиюләр арта, шуңа өстәп коронавирус та таралырга мөмкин. Шөкер, әлегә Татарстанда коронавирусның «кентавр» төре теркәлмәгән. Ә менә «омикрон»ның төрле формалары белән авыручылар бар икән. Татарстанда узган тәүлектә 47 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган, 7,5 мең тест үткәрелгән. Чир чыкканнан бирле 153754 кеше авырган. «Омикрон»ның  исә барлыгы 1309 очрагы теркәлгән. 34 кеше авыруны – чит илдә, 1275е республикада йоктырган.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, республикада әлегә хәлләр тотрыклы, диде.

– Без ялдан кайтучыларны аэропортта тикшерәбез. Шушы көннәрдә 46 очкыч тикшерелде. Шуның 12се чит илдән кайтучылар иде. Алар арасында тән температурасы күтәрелгән яки авырган кешеләр ачыкланмады, – ди ул.

Любовь Авдонина, чит илгә барып ял итеп кайтучылар барлык тиешле таләпләрне үтәми, дип тә зарлана. Кайткач бирергә тиешле анализлар турында оныталар. Баксаң, күп очракта таләпләрне үтәмәүчеләрне штрафка тартырга туры килә икән. Күзәтү дигәннән, җәйге балалар лагерьлары да белгечләр контролендә. Республикада 111 лагерь эшли. Анда 18560 бала ял итә икән. 15 палаткалы лагерьда ял итүче 2 мең сабый да бар.

– Балаларның сәламәтлеге һәрдаим күзәтү астында. Ротовирус очраклары да теркәлеп тора. Гөмбә ашап, нитратлы яшелчә, җиләк-җимеш белән агуланучылар да бар, – ди Любовь Авдонина.

Ә менә өлкәннәр үзләрен-үзләре контрольдә тотарга тиеш. Вакытында ясатылган прививка авырудан саклый, ди Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов.

–  Бүген республикада 18 йогышлы авырулар госпитале эшли. Аларда 450 кешелек урын бар. Әлегә ятакларның 8 проценты буш. Коронавирустан 48 бала хастаханәдә дәвалана, 227 бала исә өй шартларында сәламәтлеген ныгыта. Авырган балаларның барысы да вакцинасыз. Прививка ясатам дигән кешегә республикада «Спутник» вакцинасы җитәрлек. Шуңа күрә әгәр сезнең яңадан прививка ясатыр вакытыгыз җиткән икән яки авырганнан соң 6 ай узса, әлбәттә, алдан хәстәрен күреп куярга кирәк. Авыргач инде соң була, – ди табиб.

Очрашуда битлек кию-кимәү турында да сорадылар. Дмитрий Лопушов сүзләренчә, медицина оешмаларына барганда һәркем битлек кияргә тиеш. Ул анда төрле вируслар йөргәнен, табибка килүчеләрнең 80 проценты авыру икәнен искәртте.

– Хастаханәләрдә битлек кию дигән таләп юк. Әмма мин аны кияргә киңәш итәр идем. Табиблар аны салып та тормады диярлек. Авыруның нинди чир белән килгәнен анализлар әзер булмыйча берәү дә белми бит, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү