Көнче егет 16 яшьлек сөйгәнен үтергән

Новосибирскида Таҗикстаннан килгән егет 16 яшьлек кызны үтергән.

Фаҗига төнлә килеп чыга, видеорегистратор кадрларында кызның егеттән качарга теләгәне күренә. Тик егет аны куып җитә һәм пычак берничә тапкыр чәнчеп һәм качып китә.

Шикләнелүче 27 яшьлек Хушнуд Хәмроев көнләшү сәбәпле әлеге адымга барган. Аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Хилок базары янында тоткарлаган.

Мәрхүмәнең танышлары сүзләренчә,  үтерүче кызның элек йөргән егете булган. Алар ел ярымга якын очрашып йөргән. Тик егет кул күтәрергә яратканлыктан, кыз араларын өзәргә булган. Кыз егеттән килгән янаулар турында дусларына сөйләгән булган.


Фикер өстәү