Бакчачы-журналист Роза Нургалиева: «Розалар тәрбиягә таләпчән, әмма көйсез түгел»

Һәр хатын-кыз яраткан патшалар чәчәген һәркем үстерә аламы? Сатып алганда, тәрбияләгәндә нәрсәләрне истә тотарга? Розалар яратучы, «Ирек мәйданы» газетасында  «Бакчачы почмагы» сәхифәсен алып баручы бакчачы-журналист Роза Нургалиева әлеге үзенчәлекле чәчәкне үстерү серләрен ачты.

Озын гомерле чәчәк

Розаларны үзем Роза булган өчен генә түгел, ә җәй буе чәчәктә утырганнары өчен яратам. Күпьеллык чәчәкләр күп мәшәкать тудырмый, һәр яз берьеллык чәчәкләр үстерү өчен ныграк тырышлык кирәк. Әмма һәр бакчачы күпьеллык чәчәкләрнең дәвамлы чәчәк атмавын белә. Мәсәлән, пион, лилия, флоксларның чәчәк атуын түземсезлек белән көтәсең, ә алар ике атнадан коелып бетәләр. Ә розалар кабат-кабат, кара көзгә кадәр чәчәк ата.  Алар бер урында 25–30 ел рәхәтләнеп үсә ала, монысы да – зур өстенлек.

Төрен, исемен белү кирәк

Розалар тәрбиягә таләпчән, әмма көйсез түгел. Хәзер кышка чыдам сортлар, төрләре бар. Бары дөрес итеп утыртырга, тиешенчә тукландырырга гына кирәк. Безнең климатка яраклашкан үсентеләр утыртыгыз, соңгы вакытта җылы яктан алып кайткан үсентеләр дә күп сатыла. Мин үзем питомниклардан, махсус кибетләрдән алырга тырышам. Чиләбе өлкәсеннән кайтарылган розаларым бар. Урал климатына чыныккан розалар бездә яхшы үсә. Шул ук вакытта җирле роза үстерүчеләрдән алганнары да бар. Алары арзанрак, әмма аларның төрен, исемен белмисең. Ә утыртырга урын сайлаганда, моны белү бик мөһим. Җирле роза үстерүчеләр гөлҗимешкә ялганган үсентеләр тәкъдим итә. Дөрес утыртмаганда, кышын салкынга бирешкәндә, мондый розаларның кыргыйлану куркынычы бар. Базардан алмагыз, димим, үземнең бер яраткан розам да базардан алынган. Ул ел саен туган көнемә 13–15 чәчәкле букет әзерли. 7–8 ел бер урында үсә, кыргыйланмады. Монда бәхетеңә ниндие эләгә, дияргә генә була. Ә розаларның кыргыйлануы бик еш күзәтелә.  Утыртканда исемен, төрен булса да белергә, чөнки кыска сабаклы спрей, җирне каплап үсүче почвопокровный, чәй-гибрид төрләренә күп урын кирәкми. Ә куаклы, флорибунда, үрмәләп үсүче (плетистая) төрләре җәелеп үсәчәк, аларны алдан ук ничек формалаштыру, үрмәләтү  турында уйларга кирәк. Соңгы вакытта Канада розаларын үрчетә башладым. Бу төр чәчәкләр Себердә дә үсә ала, капламаган килеш 35 градуслы салкыннарга да бирешмиләр. Чынлыкта, розаларны бездәге суык кышлар түгел, ә ноябрьдәге карсыз салкыннар, эретеп-суытып торучы кышлар һәм язгы көйсез һава торышы харап итә. Көзен тамырлары өшү, язын пешегү куркынычы бар.

Шиңгәнен кисеп тор

Августка керәбез, розаларның беренче чәчәк ату дулкыны тәмамланып килә, икенче дулкын да ким булмасын дисәгез, шиңгән чәчәкләрен вакытында кисеп торыгыз. Игътибар итсәгез, чәчәк астында 1–2–3 таҗлы яфраклар үсә. Чынлыкта, розаның яфрагы биш таҗлы.  Тулы булмаган яфрак өстеннән чәчәк атмаучы ботаклар үсә. Русча аны «слепые ветки» дип әйтәләр, ягъни «сукыр» ботаклар. Безгә тулы биш таҗлы яфракка кадәр төшеп, аннан 1,5 см гына өстәнрәк кыйгачлап кисәргә кирәк. Болай эшләгәндә бик тиздән яшь ботак үсеп чыга һәм чәчәк бөреләре формалаша.

Кышка алдан әзерлән

Розалар суыкларны яхшы чыксын өчен, кышка әзерләргә кирәк. Мин җәйнең икенче яртысыннан азот бирмим, сентябрь азагында барлык чәчәк бөреләрен кисәм. Аңлыйм, бакчаны мөмкин кадәр озаграк чәчәктә тотасы килә, кара көздә матурлыкның кадере тагын да арта. Әмма чәчәк атып хәлсезләнмәсеннәр, ботакларын кышка әзерләсеннәр өчен, бөреләрен кызганмаска кирәк. Көзен бакчаны сентябринка, хризантема, кашкарыйлар, очиток бизи һәм шул җитә дә, ә розалар ялга әзерләнергә тиеш.

Көзен  розаларны нык кисмим, азрак кыскарту, авыру, карт  ботакларын кисү дә җитә. Төпләренә туфрак салып җылытам, бу карсыз ноябрь суыкларында тамырларын саклау өчен кирәк. Розаның ботаклары өшеп, язга каралып чыкса да, казып ташларга ашыкмагыз. Тамырлары нык икән, ул үсеп чыга һәм шул җәйне үк чәчәк тә атачак. Гадәттә, розаларны ак спанбонд белән төрәм. Әмма моны кар оча башлаганда гына эшләргә кирәк, алар беренче суыкларда табигый чыныгу узарга тиеш. Ә язын кар эри башлау белән үк ике яктан һава керерлек итеп ачарга ашыгыгыз.

Куаклы розамны гына капламыйм, кыскартып кисәм генә. Язын каралган ботакларын кисәм, ул яңарып китә. Үрмәләп үсүче фламментанц розам ике елда бакча бизәгенә әверелде. Суыкка бик чыдам, башкалардан аермалы буларак, ул бер тапкыр гына – июнь азагыннан август башына кадәр чәчәк ата. Аннан кышка әзерләнә башлый. Аның ботаклары нечкә, сыгылмалы, астына такта салып, җиргә яткырам һәм спанбонд ябам. Ул шулай кар астында юрган белән кышлый.

Язын салкыннар куркынычы бетү белән бөтенләй ачарга, төбенә өйгән туфрагын алырга һәм 1 процентлы бордо сыекчасы яки ХОМ сибеп йогышсызландырырга кирәк. Язгы санитар кисүне көннәр җылынган, бөреләр бүрткән вакытка калдырыгыз. Чөнки иртә язда ботакның исәнме икәнлеген чамалап булмый.

Тукландыру

Розаларны мин өч тапкыр тукландырам.

  1. Азот язын һәм җәй башында гына кирәк. Азотлы ашламалар – мочевина (карбамид) һәм аммиак селитрасы. 1 чиләк суга 1 аш кашыгы мочевина яки аммиак селитрасы кушып сибәргә кирәк. Бу эш, гадәттә, май башында башкарыла. Шулай ук кычыткан, үләннәр әчеткесе (10 л суга 1 л әчетке) сибәргә була.
  1. Май азагы – июнь башында чәчәк бөреләре барлыкка килгәндә, розаларның азот кына түгел, фосфор, калийга ихтыяҗы арта. Үзем бу вакытка розалар өчен чыгарылган махсус комплекслы ашламалар алып куям. «Агрикола», «Здравень», «Идеал», «Кемира», «Фертика»ның розалар өчен махсус ашламалары бар. Хәзер ОМУ ашламалар (ягъни органик-минераль ашлама) да чыгарыла. Ул торфтан ясала, гуминлы матдәләргә бай. Аны бүлмә розалары өчен дә кулланырга була. Бәяләре тешләми, чөнки розаларны гектарлап үстермисең бит.
  2. Августта чәчәкләргә азот кирәкми, фосфор, калийга ихтыяҗ зур. 1 чиләк суга 1әр аш кашыгы суперфосфат, калий сульфаты, 1 стакан көл кушарга була. Суперфосфат салкын суда эреми, азрак кайнар суда эретеп, кирәк кадәр су кушыгыз.

Өйдәгеләрне – бакчага

Миндә сары һәм алсу төстәге бүлмә розалары да бар. Язын аларны бакчага чыгарам. Сәбәбе гади: бүлмә розалары коры һаваны яратмый, бик еш пәрәвез талпанына бирешә. Өйдә аңа ешрак су бөркергә кирәк. Бакчадан алар көч җыеп, бик матурланып керәләр.

Үрчетү

Розаларны чыбыкчадан үрчетергә була, тик куаклы, үрмәләп үсә торган, ягъни ялганмаган розаларны гына болай үрчетә аласыз.  Көзен кискән ботакларын дымлы ком тутырылган чиләккә утыртып, базга төшерергә, мартта уянган ботакларны «Корневин» кебек стимулятор кушылган сулы савытка куеп тамырландырып, чүлмәккә утыртырга була.

Гөлнара Зиннәтуллина

Фотолар Роза Нургалиеваның шәхси архивыннан алынды


Фикер өстәү