Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны буенча янә рекорд куелды

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 135 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«22 октябрьгә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 135 яңа очрагы теркәлде», — дип хәбәр итте спикер.

Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 29 239га җитте.

Коронавирус белән авыручы яки аны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 7,4 мең кеше табиблар күзәтүендә кала. Бер тәүлек эчендә коронавируска 9 мең тест үткәрелгән.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев республикада узган тәүлектә коронавирустан 80 кешенең терелүен әйтте.


Фикер өстәү