Любовь Авдонина: Татарстанда әлегә югары әзерлек режимы саклана

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның яңа 29 очрагы теркәлгән. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

— Узган тәүлек эчендә 29 очрак теркәлде. Гомуми — 5 мең 189 очрак. Шулай ук 5 мең 270 тест үткәрелде. Бу саннардан чыгып, шундый нәтиҗә ясый алабыз: 100 мең кешенең бары тик 138,9 генә авыру йоктыруы ихтимал, — диде Любовь Авдонина.

Моннан тыш, сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклану урыннарының эшен контрольдә тоту дәвам итә. Соңгы атнада 507 объект тикшерү узган, шуларның 40ында хокук бозулар ачыкланган. Иң еш кагыйдә бозу төре — битлек- перчаткалар һәм антисептиклар булмау. Шундый ук хокук бозуларны Роспотребнадзор җәмәгать транспортын, кунакханәләрне һәм балалар лагерьларын тикшерү барышында тапкан.

Белгеч искәрткәнчә, Татарстанда әлегә югары әзерлек режимы гамәлдә. Шуның аркасында ял, күңел ачу, тамаша кылу, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка шундый чаралар үткәрү рөхсәт ителми.

— Гомуми туклану объектлары ачылу сәбәпле, күпләр күңел ачу урыннары да ачыла дип уйлады. Бу алай түгел. Бүгенге көндә кинотеатрлар, төнге клублар, балалар күңел ачу үзәкләре, боулинглар эшләргә рөхсәт алмады, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары.

Любовь Авдонина кафе һәм рестораннарда кальян куллануга бәйле сорауга да аерым тукталып үтте:

— Кайбер кафе һәм рестораннарда кальян кулланалар. Без әлеге хокук бозулар турында беләбез. Аерым кисәтеп үтәсебез килә, кальян әлегә шулай ук рөхсәт ителми.

Авдонина сүзләренчә, киләсе атнадан сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать туклануы урыннарында җитди тикшерүләр башланачак. Алар оешманың күңел ачу эшчәнлеген бозмавына да кагылачак.


Фикер өстәү