Любовь Авдонина Татарстанның кайчан өченче этапка күчәчәген аңлатты

Татарстан әлегә өченче этапка күчәргә әзер түгел. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

— Без әлегә икенче этапта, шуңа күрә күпләр биргән сорауга җавап бирәсе килә: кинотеатрлар әле эшли башламаячак. Татарстанда өченче этапка күчү коронавирус таралу коэффициенты күрсәткече 0,5% ка җиткәч кенә булачак. Бүгенге көндә ул 0,8-0,9% тәшкил итә, — диде Любовь Авдонина.

Шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары республикада узган тикшерүләргә нәтиҗә ясады. Барлыгы 875 оешма тикшерү узган һәм 35 предприятиедә санитар-эпидемиологик режимны бозулар ачыкланган.

— Без бүгенге көндә ачылган һәм эшли торган объектларны тикшерүне дәвам итәбез. Тикшерелгән объектлар санының 4% ын тәшкил итә торган 35 объектта тәртип бозулар ачыкладык, — дип ассызыклады Авдонина.

Татарстанның өч кунакханәсендә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә санитар нормаларның үтәлмәвен ачыклаганнар. Болар — Казан, Лаеш һәм Алабуга кунакханәләре. Белгеч аңлатканча, хокук бозулар — типик: социаль дистанция өчен тамгалар юк һәм дезинфекция чаралары үтәлми.

Аннан тыш, кунакханәләрдә урнашкан җәмәгать туклануы пунктлары да тикшерү узганнар. Бер атна эчендә 13 ресторан тикшерелгән, һәм Казанның ике рестораныда антисептик булмавы ачыкланган, шулай ук җыештыру графигы тиешенчә төзелмәгән.

Исегезгә төшерәбез, 15 июльдән Татарстанда сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы объектлары яңадан эшли башлады.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 32 яңа очрагы расланды. 

 


Фикер өстәү