Үзебездән торган киләчәк. «Өченче этап»та ничек яшисе?

Алты ай буе коронавирус белән яшибез. Әлеге вирус кагылмаган гаиләләр сирәктер. Бу вакыт эчендә тормышны үзгәртергә һәм үзебезгә дә үзгәрергә туры килде. Сабыр итә торгач, Татарстанда коронавируска бәйле чикләү чараларын киметүнең өченче этабына да җиттек. Бүгеннән тормыш ничек үзгәрә?

Көн тәртибеннән төшми

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «шимбә киңәшмәсе»ндә республиканың коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларының тагын бер өлеше бетерелүе хакында билгеле булды.

– Без чикләүләрне киметүнең өченче этабына күчәбез. Бу – Роспотребназдор, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының системалы, бердәм эше һәм район җирлекләренең зур ярдәме нәтиҗәсе. Коронавирус темасы көн тәртибеннән төшми, без шулай әкренләп чикләүләрне киметәчәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай итеп, 17 августтан, санитар таләпләрне катгый үтәү шарты белән театр, кинотеатр, цирк, аквапарк, концерт залларының эшчәнлеге рөхсәт ителә. Шунысы да бар: тамашачылар саны урыннар санының 50 процентыннан артмаска тиеш.

Ачык мәйданчыкларда катнашучылар саны 100 кешедән артмаган төрле чаралар уздыру да мөмкин. Спорт чараларында тамашачыларның саны 25 проценттан артмаска тиеш. Җәмәгать туклануы урыннарында кешеләр санын 50дән арттырмыйча банкетлар уздыру рөхсәт ителә. 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен исә 23 августка кадәр үзизоляция режимы озайтылды. Кальян тарту, балалар уен бүлмәләрен ачу әлегә рөхсәт ителми.

Тагын бер яңалык: Татарстанда пирчәткәне мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла. Аны халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында һәм транспортта кимәскә дә мөмкин. Тик бу шушы өлкәдә хезмәт итүчеләргә кагылмый. Әмма битлек турында берәүгә дә онытасы түгел. Хәер, пирчәткәсен, мәҗбүри булмаса да, кию комачау итмәс иде әле. Саклану иң элек үзебез өчен кирәк ләбаса. Сәламәтлегебезгә никадәр игътибарлырак булсак, шулкадәр тизрәк тулаем чикләүләрсез тормышка кайтырбыз. Аның кагыйдәләре гади бит: кулларны юып тору, тиешле аралыкны саклау, кеше күпләп җыелган урыннарда йөрмәү, иммунитетны ныгыту. Бүтәннәр алай эшләми дип, үзеңә карата игътибарсыз булуны туктатасы иде. Әле алда грипп, ОРВИ кебек көзге-кышкы «күчтәнәчләр» көткәнен дә исәпкә алсак…

Элеккечә эшләячәкләр

Битарафлык аяныч нәтиҗәгә китерә. Татарстанда үлүчеләр саны, башка төбәкләр белән чагыштырып карасак, ул кадәр зур түгел. Әмма мизгел эчендә үзгәрергә мөмкин вазгыять бу. Сүз уңаеннан, Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы әлеге чирдән үлүчеләр турында берникадәр мәгълүматны яшерергә дигән карар кабул итте. Хәзер вафат булучының үлгән датасын хәбәр итмәячәкләр. Моны этика кагыйдәләре белән аңлаталар. Үлүчеләрнең туганнары да шәхси мәгълүматны таратмау яклы. Хәзер вафат булган кешенең туган елы, торган җире генә күрсәтеләчәк. Аның хроник авырулары турында да язмаячаклар.

Сүз уңаеннан, республиканың хастаханәләре дә элеккеге эш режимына кайтырга әзерләнә. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, стационарларны планлы медицина ярдәме күрсәтү режимына күчерү эше эзлекле рәвештә дәвам итә, бүлекләр ачыла.

– Яңа ачылган йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар өчен койка-урын да бар. Әлегә күпме икәнен әйтә алмыйм. Коронавирус чорында вакытлыча балалар өчен госпиталь булып торган 1 нче шәһәр балалар хастаханәсенә килгәндә, чирнең беркая да китмәвен исәпкә алып, әлегә аны шул статуста калдырабыз. Хастаханә провизор үзәге буларак та, госпиталь буларак та эшли, – диде ул.

Уяу булу сорала

Пандемиядән файдаланып, үз кесәләрен кайгыртучылар да юк түгел. Хәтерләсәгез, үзизоляция вакытында битлек-пирчәткә, антисептикларга бәйле мошенниклык очраклары шактый булып алды. Бу юлы алдаулар шалтыратулар белән бәйле икән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, соңгы арада идарәгә эшмәкәрләрдән зарланулар килә башлаган. Аларга билгесез номерлардан шалтыратып, үзләрен Роспотребнадзор хезмәткәрләре дип таныштырып, буклет, әдәбият сатып алырга, тикшерүләргә бәйле мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим итәләр икән.

– Без бернинди дә басма продукция чыгармыйбыз, моның белән шөгыльләнмибез, – дип аңлатты Любовь Авдонина. – Бу шалтыратулар – мошенниклардан. Эшмәкәрләр алданмасын иде.  Барлык тикшерүләр таныклык булганда гына уздырыла. Әлегә бу шалтыратулар аркасында зыян күрүчеләр юк.

САН 

Татарстан авыру күрсәткечләре буенча илкүләм рейтингта 82 урында. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында исә республика 14 урынны били.

Казан башкарма комитеты мәгълүматы буенча, пандемия аркасында шәһәрнең сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр саны 20 процентка кимегән. Компьютер, электрон һәм оптик эшләнмәләр җитештерү – 30, транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү 37 процентка кимегән.

Пандемия вакытында Татарстанда монополиягә каршы законны бозу буенча 52 административ эш кузгатылган. Штрафларның гомуми суммасы 41,7 миллион сум тәшкил итә. Әлегә 11 миллион 385 мең сум түләттерелгән.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү