Миңнеханов булачак космонавтлар белән Минзәләдә әзерлек шартлары турында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә парашют спорты нигезләренә өйрәтүче Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге курсантлары белән очрашты. Республика җитәкчесе очрашудан фотоны Instagram битендә бастырды.

«Минзәләдә. Булачак космонавтлар белән!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ачыклап узганча, 2010 елгы парашют спорты буенча дөнья чемпионатын уздырганнан соң Минзәлә шәһәрен бөтен дөнья белгән. Ярышларны югары сыйфатлы уздыру Россия ДОСААФ Татарстан Үзәк аэроклубының Минзәлә филиалына Роскосмосның структур бүлекчәсе – Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Хәзер үзәк белгечләр һәм космонавтларны парашюттан сикерүгә махсус әзерләү өчен җирле аэродромны куллана.

«Парашют әзерлеге — космонавтларны әзерләүнең 13 төреннән берсе, космоска очу алдыннан һәр космонавт парашют белән илледән дә ким булмаган сикерүне башкарырга тиеш, киңлектә үзенең тәне белән идарә итәргә тиеш. Психика күнегүләре, маневрлаштыру, штаттан тыш хәлләрне эшкәртү һ.б. эшләнә», – дип өстәде Лилия Галимова.

Парашют сикерүләре вакытында модельләштерелгән стресс системасы булдырыла, сикерүчеләргә куелган математик, логистик, психологик биремнәрне хәл итәргә туры килә.


Фикер өстәү