Татарстан үзизоляция шартларыннан чыгуның планын булдырачак

Безнең урамда да бәйрәм булыр әле. Әмма аңа кадәр илгә төшкән бәладән котылырга кирәк. Татарстан чикләүләрдән үзе белгән юл буенча чыгачак. Журналистлар белән онлайн-брифингта сүз тагын нәрсә турында барды?

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн очрашуны коронавируска бәйле мәгълүмат белән таныштырудан башлады.
Республикада бу тәүлеккә авыруның 71 яңа очрагы теркәлгән. Шуларның 28ен хастаханәгә озатканнар, калганнарында коронавирус симптомсыз гына уза. Бу очракларның бары тик 5се генә читтән кергән, калганнары – контакт аша таралу алган.
Лилия Галимова Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәткә 5 майга кадәр үзизоляция режимыннан чыгу ысулын тәкъдим итәргә боеруын искә төшерде. Бу Татарстанга да кагыла. Лилия Галимова әйтүенчә, безнең үз юлыбыз булачак. “Ягъни, республика федераль план өчен дә үз тәкъдимнәрен кертәчәк, 12 майдан башлап үзизоляция шартларыннан чыгу өчен үз планын да булдырачак. Барлык төбәкләр өчен дә бер рецепт юк. Һәр җирдә санитар-эпидемиологик вазгыять үзгә”, — дип аңлатты ул. Лилия Галимова искәрткәнчә, 12 майдан үзизоляция режимыннан чыга башлавыбызны таләпләрнең йомшаруы дип кабул итәргә кирәкми. Моның белән генә вируска каршы көрәш, аның таралуын булдырмау эше тәмамланмый, ә, бәлки, киресе дә күзәтелергә мөмкин.
Май бәйрәмнәренә килгәндә, монда да кайбер кагыйдәләр турында искә төшерү урынлы булыр. Лилия Галимова һәркемне сакланырга чакыра. Бакчага баручыларга такси яисә үз автомобилен куланырга киңәш ителә. Дачада торган очракта да, дус-туганнар, күршеләр җыелышып утырырга тиеш түгел. Исерткеч эчемлекләрне дә кулланмау хәерле. Монысын Роспотребнадзор да киңәш итә.
— Шашлык пешерү, балык тотулар 11 майга кадәр рөхсәт ителми! Полиция патруле май бәйрәмнәрендә дә булачак, — диде Лилия Галимова.
9 май бәйрәменә килгәндә, ул да быелгы шартларга үзгә булачак. Брифингта билгеле булганча, телевидение зур программа әзерли. Президент чыгышы да көтелә. Бәйрәм төсмере югалмаячак.
Бизнес көткән ярдәмне алачак. Пандемия шартларында эшмәкәрлеккә булышу өчен 25 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. Сумманың күпчелеге – федераль бюджеттан.
Татарстанда 28 мең тирәсе эшсез исәпләнә. Шуларның 21 меңе бу статусны мартта гына алган әле. Эшсезләр өчен хезмәт биржасында вакансияләр бар. Лилия Галимова шуларны искә төшерде.
– Республик эшсезләр өчен 15 мең 181 вакансия бар. Бу нигездә җыештыручылар, монтажчылар, сакчылар, полиция хезмәткәрләре, сатучылар, хәрбиләр. 9 апрельдән 29 апрельгә кадәр аралыкта Татарстанда хезмәт биржасына учеткабасу өчен 35 мең 834 гариза кабул ителгән. Эшсезлек буенча 13 меңнән артык пособие түләнгән, – диде Лилия Галимова.
Сүз уңаеннан, Татарстанда хезмәт хокукларын бозу буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны 9 мәртәбә арткан. Ике ай эчендә генә дә Президентка 120 мөрәҗәгать килгән.
Урамга чыгам дисәң, битлегең булсын. Әмма әлегә аны үз акчаңа сатып аласы. Галимова сүзләренчә, бушлай медицина битлекләре белән эшен туктатмаган предприятие хезмәткәрләре һәм медицина вәкилләрен генә тәэмин итәләр. Соңгы арада хокук саклау органнары кибетләргә рейдлар белән чыгып, битлексез йөрүчеләрне “эләктереп” йөрде. Кичә генә дә шуңа бәйле 50 шартнамә төзелгән. 18 шартнамә җәмәгать транспортында саклану чарасыннан башка йөргән өчен язылган.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү