ҺАВА СУЛАР ӨЧЕН РӨХСӘТ КИРӘКМИ: ТАТАРСТАН ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР БУЕНЧА ЯШИ БАШЛАДЫ

Битлек, пирчәткә кию һәм дистан­ция саклаумәҗбүри. Смсрөхсәтләр кирәк түгел. Татарстан үзизоляция режимыннан чыга башлады. Әмма корона­вирус беркая да китмәде, без аның белән яшәргә
өйрәнергә тиеш.

Яңадан кертерлек булмасын

Революцион чарага тиң, әмма икътисад эшчәнлеге өчен мөһим. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
11 май көнне коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә республиканың яңача яшәү шартларына күчүен шулай бәяләде. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 6 майдагы киңәшмә барышында Россия Президенты Владимир Путин төбәкләр алдына чикләүләр режимыннан әкренләп чыгу һәм икътисадны тергезеп җибәрү бурычын куйды. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Хөкүмәте яңа үзгәрешләрне кертте дә. Кайбер чикләүләр юкка чыкса да, республикада югары әзерлек режимы тәмамланмый әле.

− Күпчелек санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә җитди карый: кулларны ешрак юа, шәхси саклану чараларын куллана, дистанция саклый. Алга таба да вазгыятьне җентекләп күзәтербез. Тагын да катгыйрак чикләү чараларын кертүне теләмәс идем. Барлык төбәкләр дә чикләүләрне киметергә әзер түгел: кайсылары тагын да катгыйлата, − диде Президент.

Татарстан предприятиеләренең 90 проценты эшли башлады инде. Рөстәм Миңнеханов, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп: «Ышанып сезнең кулга тапшырылган территориядә, иминлекне саклап, барлык предприятиеләрнең дә эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк», − диде.

Смска алмашка – битлекле-пирчәткәле режим

Эш урыныннан белешмә, смс-рөхсәт алу да үткәндә калды. Хәзер өйдән чыгуның төп шарты – битлек-пирчәткә кию, дистанция саклау. Әмма сәбәпсез йөрүләргә ирек бирелде дигән сүз түгел әле бу. Мөмкин булса, өйдә калу мең кат хәерле.

Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева махсус оештырылган брифингта әйтүенчә, Россия Президенты күрсәтмәләре һәм Роспотребнадзорның киңәшләре нигезендә, Татарстанда чикләү чараларын киметү буенча чаралар күрелде. Нәрсә үзгәрде? 12 майдан өйдән чыгу өчен смс-рөхсәт һәм эш урыныннан белешмә алу системасы гамәлдән чыгарылды. Әмма өйдән чыкканда – битлек, җәмәгать урыннарында, транспортта, кибеттә пирчәткә кию – мәҗбүри. Мәйданы 400 кв метрдан артмаган,  көнкүреш товарлары исемлегенә кермәгән товарлар белән сату итүче кибетләр эшли башлады. Барлык санитар таләпләрне үтәгән очракта, кием һәм аяк киеме кибетләре, көнкүреш техникасы, шулай ук автосалоннар һәм авто-остаханәләр, матурлык салоннары, спа-салоннар, химчистка, ремонт остаханәләре һәм башка хезмәт күрсәтү оешмаларына эшләргә рөхсәт. Районнар арасында пассажирлар һәм йөк ташу тыела. 10 кешелек кенә тантана ясап, никах теркәү рөхсәт ителә. Күпләп җыелмыйча, паркларда һава сулауга да рөхсәт бар.

Татарстанга башка төбәкләрдән кайтучылар өчен
14 көнлек мәҗбүри үзизоляция кагыйдәсе сакланачак. Күңел ачу, мәдәни, спорт һәм башка төр чаралар да әлегә тыела. Спорт, күңел ачу, зур сәүдә, балалар үзәкләре, бассейн, мунча, сауна, кинотеатр, төнге клуб, балалар лагерьлары әлегә ачылмый. Барлык медицина оешмалары эшчәнлеге дә торгызыла. Вазгыятьтән чыгып, киләсе атнада шәхси стоматология клиникаларына да эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Җәмәгать туклануы оешмалары эшчәнлеге исә элеккечә кала: кулланучыга ризыкны алып чыгып яисә өенә китереп бирәләр.

65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә үзизоляцияне сакларга, сәбәпсез өйдән чыкмаска киңәш итәләр.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, моңа кадәр күрелгән чаралар вирусның республикада күпләп таралуын чикләде. Баш санитар врач хәзерге вазгыятьне тотрыклы дип бәяли.

− Коронавирус беркая да юкка чык­маячак, ул кешеләр арасында яшәячәк. Безгә исә аның белән яшәргә өйрәнергә кирәк булачак. Битлек һәм пирчәткә безне биткә, борынга кагылудан саклый. Урамнан кергәч, кул юарга онытсагыз да, перчатканы салачаксыз. Кешеләр белән аралашканда, җәмәгать урыннарында аларны кияргә кирәк. Аннан, битлек кимичә йөрүчеләргә кисәтү ясарга да оялмыйк, − диде ул.

Җәмәгать урыннары – кибетләр, салоннар ачылу – бер хәл, әмма алар җа­вап­лылыкны тоярга тиеш: кешеләрне битлексез һәм пирчәткәсез керткән өчен җәзага тартырга мөмкиннәр. Яңа кагыйдәләргә буйсынмыйча, үзен герой итеп санаучыларга киңәш бер – өйдә генә утыру. Җәмәгать урыннарында мас­ка-пирчәткәсез йөрүчеләр шулай ук җәзага тартылачак.

Эшкә йөрүчеләр өчен кагыйдәләр шул ук: температураны үлчәп тору, дистанция саклау, дезинфекция чараларын үтәү. «Кагыйдәләр үтәлмәсә, штрафлар каралган. Вазифаи затлар өчен –             50 меңнән башлап 150 меңгә кадәр, шәхси эшмәкәрләр өчен – 50 меңнән           150 меңгә кадәр һәм 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору, юридик затлар өчен штраф – 200 мең сумга кадәр», – диде Марина Патяшина.

Түләүле ял көннәре тәмам

Россия Президенты Владимир Путин        11 майда алты атнага сузылган илкүләм эшләми торган көннәрнең тәмамлануы һәм әкренләп үзизоляция режимыннан чыгу турында халыкка мөрәҗәгате белән чыкты. Чыгу дигәннәре тиз булмаячак. Моны Президент кат-кат искәртте.          «12 майдан база тармакларның – элемтә, энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм төзелеш эшчәнлеген торгызырга кирәк. Соңгы сүзне белгечләр һәм табибларга калдырабыз. Эшләми торган көннәр атнасы тәмамланса да, эпидемия әле бетмәде», – диде Президент.

Ил башлыгы халыкка күрсәтеләчәк матди ярдәм чаралары турында да хәбәр итте. Бу бигрәк тә күпбалалы гаиләләргә, зыян күргән бизнес вәкилләренә, оешмаларга кагыла. «Чын ярдәм тиешле кешесенә барып җиткәч кенә –  гаилә булсынмы ул, оешмамы, аерым кешеме – күрсәтмәләрне тиешенчә үтәлгән дип әйтергә мөмкин», – дип искәртте Путин. Сүз уңаеннан, медицина хезмәткәрләре өчен бүлеп бирелгән түләүләрне әлегә 56 төбәк кенә гамәлгә ашырган. Владимир Путин 15 майга кадәр тиешле акча һәркемгә барып җитәргә тиешлеген искә төшерде. Бу сорауны ул үз контроленә алуын искәртте.

Төбәк башлыклары үзләрендәге вазгыятьне яхшырак белә, шуңа да чараларны катгыйландыру яки йомшарту алар карамагында калачак. Владимир Путин өлкән буынны сабыр булырга өндәде: өйдән чыгып йөрмәү кагыйдәсе алар өчен әле дә гамәлдә.

Татарстан Президенты Рөстәм МИҢНЕХАНОВ:

– Президент Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм субъектлары башлыклары алдына яңа бурычлар куйды. Беренчедән, эш көне булмаган көннәр режимы тәмамланды. Без яңа юл картасына керәбез. Шул ук вакытта Владимир Путин билгеләп үткән югары әзерлек һәм илебез гражданнары иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенең мөһим булуы белән тулысынча килешәбез. Россия Президентының бүгенге мөрәҗәгате бик мөһим. Безнең өчен дәүләт башлыгы субъектларга билгеләгән барлык вәкаләтләрнең сакланып калуы әһәмиятле. Без куелган бурычларны үтәү өчен ил җитәкчелеге алдында тулысынча җаваплы.

САН

Россиядә көн саен коронавируска каршы 170 меңгә якын тест ясала. Май уртасына бу күрсәткечне 300 меңгә җиткерәчәкләр.

Чирнең авыр формасын кичерүчеләр өчен махсуслашкан койка-урынның саны 29 меңнән 130 меңгә кадәр артты.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү