Газетага язылу

Янгында вафат булган Зәлиянең соңгы сүзләре: «Апа, нишлим, каян чыгыйм?»

Балтач районының Иске Салавыч авылында гомер итүче Кәлимуллиннар гаиләсе бу көннәрдә кызлары Зәлиянең җидесен үткәрә. 14 яшьлек кыз бер атна элек янгында һәлак булды. Зәлияне соңгы юлга озатуда «ВТ» журналисты да катнашты. Саубуллашырга килүчеләр урамга сыймады... Ул көнне авыл гына түгел, бөтен район елады, әлеге фаҗига республиканы тетрәндерде.

Янгында вафат булган Зәлиянең соңгы сүзләре: «Апа, нишлим, каян чыгыйм?»

Ул кичне уннарда йокларга яткан гаилә. Күз ачканда фаҗига белән очрашырбыз, дип уйлап та карамыйлар, билгеле...

– Кызларыбызның бүлмәләре аерым иде. Хатыным Гөлназ ниндидер тавыш ишетеп, уянып киткән. Янабыз, дип безгә эндәште. Тизрәк кызларыбызга кычкырдык. Олы кызымның бүлмәсендәге тәрәзә ачыла, кечесенекендә форточка юк иде. «Апа, нишлим, каян чыгыйм?» – дип сораган. Хатыным да, мин дә балабыз янына бармакчы булабыз, төтен шулкадәр көчле иде, барып булмады. Җитмәсә, бар пластик эреп, өскә төшә башлады. Суларлык түгел иде. Кызыбыз чыга алгандыр дип уйладык. Әгәр бу хәл төнлә булса беребез дә исән калмый идек, – ди гаилә башлыгы Раушан. – Күрәчәгебез булгандыр инде. Янгын сүндерүчеләрдән баламны үзем алдым. Бик каты пешкән иде. Исән калмасын аңладым. Бик авыр хәсрәт бу. Өйне дә салып була, бала гына кире кайтмый торган җиргә китте. Зәлиям бигрәкләр дә әти кызы иде. Кечкенәдән гел янымда бөтерелде. Шундый матур көннәрдә балаңны җир куенына сал инде. Берәүгә дә мондый хәсрәт килмәсен.  

Раушан «Татарстан» колхозында эшли. Хатыны Гөлназ – тәрбияче. Олы кызлары Талия 11 нче сыйныфта укый, Зәлия 8 нчедә белем алган. Спорт белән шөгыльләнергә яраткан, гел ярышларга йөргән, бию белән мавыккан. Алдагы көнне генә Балтачка җырчы Ришат Төхвәтуллин концертына барып кайтканнар.  

– Бу гаилә өчен йөрәк өзгәләнә. Йорт-җир янып бетеп, бернәрсәсез калу – бер хәл, газиз балаңны югалту ачысын берничек тә басарлык түгел. Ничек чыдарлар?! Әлегә шок хәлендә йөриләр. Раушан да, Гөлназ да бик кешелекле, ярдәмчел. Төп йортта яшәгәннән соң башка чыккан иделәр. Язмышларга шулай язылгандыр инде. Зәлияне Раушанның әтисе Рәйхан янына җирләделәр. Сеңлебезнең урыны оҗмахта булсын, якыннарына сабырлык телибез, – ди Раушанның туганнан туганы Әлфия апа.

Кәлимуллиннар өсләрендәге бер кат кием белән урамда калган. Йортларының эче бөтенләй янып беткән. Аны сүтеп ташлап, яңадан йорт салырга туры киләчәк.

Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Гөлназның телефон номеры: 8 (917) 935 40 66. Акчаны Сбербанк һәм Россельхозбанк карталарына җибәрергә мөмкин. Акча җибәргәндә, «Помощь» дияргә онытмасагыз иде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре