Җитештерүчеләр, табыш артыннан куып, файдасына караганда күбрәк зыян сала торганнарын да эшләп чыгара чөнки. Шуңа күрә ризык кабында язылганга сукырларча ышанмаска, составын игътибар белән укып чыгарга кирәк. Белгечләр мәгълүматларына таянып, файдалыны зыянлыдан аеру серләрен ачабыз.
Майсыз сөт ризыклары. Беренче карашка, барысы да дөрес: өстен алган сөт ризыгы диетик ризыкка әйләнеп, зифалыкны саклап калуга ярдәм итә кебек. Ләкин нәкъ менә сөтнең каймагы ризыкка тәм бирә. Шуңа күрә өстен алгач та тәмле булып калсын өчен җитештерүчеләр шикәр комы, крахмал, куерткычлар, ясалма хуш исләр, кыскасы, «химия» өсти. Нәтиҗәдә нык шикәрле «буш» ризык килеп чыга. Ә ул ябыгуга ярдәм итәсе урынга, киресенчә, тазарта һәм матдәләр алмашы бозылуга китерергә мөмкин.
Шикәр алыштыргычлар. Иң киң таралганнары – аспартам, сахарин, эритрит, сукралоза. Җитештерүчеләрнең ризык кабындагы вәгъдәләренә караганда, алар тәм-томга калория өстәми. Әмма тикшеренүләрдән күренгәнчә, шикәр алыштыргычны даими куллану ашкайнату органнарына, йөрәккә, кан тамырларына зыян салырга һәм хәтта шикәр чире китереп чыгарырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, шикәр алыштыргыч гадәти шикәрдән 200 тапкыр татлырак. Аны бер ай даими кулланганнан соң җиләк-җимешнең тәме юк кебек тоела башлый.
Газлы диетик эчемлекләр. Зифа булып калырга теләүчеләр кибет киштәсеннән «Zero», «Light» яки «Diet» дип язылган газлы эчемлекләрне эзли. Ләкин аларда шикәр алыштыргыч бар. Ул гынамы әле: «шикәрсез» эчемлек тәм-томга тартылуны көчәйтә, артыгын ашауга китерә. Моннан тыш андагы фосфор кислотасы сөяк тукымасына һәм теш эмаленә зыян салырга мөмкин.
Каптагы сок. Әлеге эчемлекне файдалы дип санаучылар нык ялгыша. Эшкәрткәндә, витаминнары һәм клетчаткасының зур өлеше юкка чыгып, тоташ шикәргә әйләнеп кала ул чөнки. Шуңа күрә эчемлек кандагы глюкозаны бик тиз күтәрә. Ә бу шикәр чире китереп чыгарырга мөмкин.
Протеинлы коктейль. Спортчылар һәм күп хәрәкәтләнүчеләр өчен – менә дигән аксым чыганагы. Ләкин ул ашау-эчүне алыштыра алмый. Организмда клетчатка, витамин һәм минераллар җитмәүгә китереп, төрле чирләргә юл ачарга мөмкин. Моннан тыш шуны истә тотарга кирәк: аксымның чиктән тыш күп булуы канда креатинин һәм мочевина микъдарын арттыра. Ә аларны чыгару өчен бавыр һәм бөергә «тир чыгарып» эшләргә туры килә. Шул сәбәпле бөергә таш утыра, бавырга зыян килә.
Шикәрсез том-том. Мәсәлән, шикәрсез кәнфит яки печенье. Чынлыкта мондый тәм-томда шикәр бар, ул бары тик сироп, патока, мальтоза, декстроза атамалары артына «яшеренгән» генә. Җитештерүчеләр ризыкны тәмләндерү өчен май һәм төрле «химия» өсти. Нәтиҗәдә гадәтиеннән файдалырак буласы урынга зыянлырак килеп чыга.
Хлебцы. Кайбер төрләре, аеруча крахмал күп өстәлгәне бик калорияле була. Бигрәк тә составында мальтодекстрин бармы-юкмы икәнен карарга кирәк. Гликемик индексы (кандагы глюкозаның тизме яки акрынмы артуын билгели торган күрсәткеч, аның тиз артуы сәламәтлек өчен зыянлы) 95 тән 136 га кадәр тирбәлә торган углевод бу. Чагыштыру өчен: шикәрнең бу күрсәткече – 65. Мондый ризык тазарта һәм даими кулланган очракта шикәр чире куркынычын китереп чыгара.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез