Хәзер исә, закон буенча, әлеге мәсьәләне мәктәп үзе хәл итә. Балалар хезмәт тәрбиясеннән читләшеп бетмәгәнме? Егетләре – чүкеч, кызлары энә тота беләме? Әлеге сорауларга җавапны Кайбыч районының Чүти мәктәбенә барып эзләдек.
Көрәк тотып кулларга
Чүти мәктәбендә 70 бала укый. Монда да укучылар саны елдан-ел кими бара. Без килгәндә, 11 нче сыйныф укучылары, мотоблок белән җир эшкәртеп, түтәлләр ясап маташа иде. Кулларында – көрәк, тырма. Бер ишләре чиләккә вак ташлар тутыра, чүп җыя. Көзнең бер көне елны туйдыра, диләр. Шуңа күрә кояшлы матур көннәрдә бакчаны язга әзерләп калдырырга тырышулары.
– Эштән курыкмыйбыз без. Авыл егетләре бит. Әти-әниләр дә каршы түгел. Үзебезгә дә җирдә казыну ошый. Тир түккәч, ризыкның кадерен дә яхшырак аңлыйсың, – диеште укучылар.
Бакчада чисталык. Алмагачлар яфракларын коеп бетергән инде. Картайганнары тирәсенә яшь куаклар утыртканнар. Бу урында мәктәп директоры Рәис Хөснетдинов: «Мәктәпне тәмамлаган укучыбыз – агроном Хасип Хәйретдинов – алмагачларның төрле сортларын үстерә. Балаларны куакларны ялгау, агач үстерү серләренә өйрәтә», – диде. Бу – яшь мичуринчылар да үсә дигән сүз.
Сөйләшә-сөйләшә, албакчадан арткысына уздык. Ә анда өч сутый җирдә рәт-рәт тезелеп, кәбестә үсә.
Уңышы матур күренә. Бакча кишәрлеге өчен җаваплы химия-биология укытучысы Татьяна Тимергалиева белән уңышын җыялар. Бер өлешен исә күчәне ныгысын өчен, суыклар җиткәч кенә алмакчылар. Читтәрәк зур гына теплица корганнар. Аның эченә дә кереп карадык. Күптән түгел генә соңгы кыярларны җыеп алганнар. Ә менә помидор әле ноябрь ахырына кадәр уңыш бирер, дип өметләнәләр. Азык-төлек саклана торган урыннарын да күрдек. Кыш корсагы озын. Монда ел буе тукланырга яшелчә, җиләк-җимеш җитәрлек. Без, чыннан да, тир түгеп ашый торган мәктәпкә килеп эләккәнбез.
Шулпа да куерак була
Мәктәпнең ике гектар җире бар икән. 50 сутый җирдән 7 тонна бәрәңге җыеп алганнар. Башка яшелчә, җиләк-җимешне дә мулдан үстерәләр.
– Укучыларга ел буена ашарга җитә. Үзебез үстергәч, бәрәңгене күбрәк ашатырга мөмкинлек бар. Шулпасы да куерак була. Кишер, кәбестә, помидор, кыяр, суган, сарымсак та үзебезнеке. Тозланган әйберләр бирмибез. Салатларны яратып ашыйлар. Узган ел бакчада үстергән яшелчә хисабына укучыларны ике ай тирәсе бушлай ашаттык. Әти-әниләр кесәсеннән бер тиен дә акча чыгармады, – диде директор.
Менә бу урында инде сораулар да туа. Авыл мәктәпләренә баргач, безгә үз бакчабызда үстергәнне ашатырга ярамый, дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә артыгын мәшәкатьләнергә тырышмыйлар да. Чәчәген генә үстерәләр, йә булмаса, уңышын сатып, акча эшлиләр. Ә болар ничек җаен таба икән?
– Башта уңышның сыйфатын тикшерергә җибәрәбез. Мәктәпне продукция белән тәэмин итүчеләр аны үзләре алып китә. Ашарга яраклылыгын раслый. Шуннан соң гына табынга куярга рөхсәт ителә, – дип аңлатты Рәис Хөснетдинов.
Акча көрәү
Билгеле, бу эшләр әле генә оештырылмаган Чүти мәктәбендә. Кайбер әти-әниләр, балаларына эш кушкан өчен, судка бирәм, дип каршы чыккан заманда да дилбегәне нык тотканнар. Алар белән уртак тел тапканнар. Директорның хезмәт укытучысы булуы да үзенекен иткән.
– Автоном мәктәп булып яшәдек бит без. Моннан ун ел элек икмәген дә үзебез пешердек. Җиребездә яшелчә, җиләк-җимешне дә мулдан үстердек. Фермабызга кадәр бар иде. Сыер асрап, сөтен, итен саттык. Укучылар яңа туган бозауларны карарга, азык әзерләргә булышты. Дөрес, ул вакытта СанПиН кагыйдәләре катгый түгел иде, хәзер алай эшләү рөхсәт ителми. Хайван асрарга ярамый. Эшләгәннең ашы да бар. Башка мәктәпләрдә укучылар – көнгә бер, ә безнекеләр ике тапкыр бушлай тукланды, – ди мәктәптә 26 ел эшләүче Рәис Хөснетдинов.
Җитәр, бакчада күп йөрдек, мәктәпкә керергә вакыт. Бу урында директорга: «Хезмәт дәресләрен дә карарбыз, дәресләрдә балаларның такта сөрткәнен-сөртмәгәнен дә белербез», – дип әйтеп куйдым. Керүгә үк, күзгә күргәзмә ташланды. Моны күптән түгел узган ярминкәдә тәкъдим иткәннәр икән. Күпме уңыш алганнарын да, табыш күләмен дә, агросыйныфлар эшләвен дә белдек. Быел тонна ярым кишер, тоннадан артык кәбестә, 800 кило кызыл чөгендер, 300 кило кабак, 700 кило суган сатканнар. Кишер, бәрәңгедән генә 20–30 мең сумлык табыш кергән. Былтыр җиләк сатып, 4 капчык шикәр комы алганнар. Акчаны кирәк-яракка, бәйрәмнәр үткәрер өчен дә тоталар.
Хезмәт дәресендә
Хезмәт дәресләре язын һәм көзен бакчада үтсә, калган вакытта мәктәптә шөгыльләнәләр. Кызлар, егетләр аерым укый. Сүз уңаеннан, моңа кадәр ул технология дәресе дип йөртелсә, былтыр хезмәт дип үзгәртелде.
– Кызларны – энә, малайларны чүкеч тота белми, дип әйтәләр. Авыл баласы андый түгел. Барысын да эшли беләләр. Кызларны тормышка мәктәптән үк әзерләргә тырышам. Бәйлибез, чигәбез, кисәбез, тегәбез. 5 нче сыйныфтан ук алъяпкыч тегә башлыйлар. Тукыманы өйдән алып киләләр. Итәк, күлмәкләр дә тегәбез. Эшләгән әйберләрен әниләренә бүләк итәләр, – ди хезмәт укытучысы Гөлүсә Шәрәфетдинова.
Кызлар тегү машинасында тегеп, урындык җәймәсе бәйләп күрсәтте. Сүзгә 7 нче сыйныф укучысы Рузинә Гыйбадиева кушылып:
– Осталыгымны күреп, әни тегү машинасы бүләк итте. Киләчәктә дизайнер яки тегүче буласым килә, – диде.
Егетләр исә хезмәт дәресләрендә уклау ясый иде. 8 нче сыйныф укучысы Зиннур станокта эшләп күрсәтте. Кулыннан эш килә икән.
– Мәгариф министрлыгы аша җиһазлар күп кайтты. Чүкече, шөреп боргычы, электр җиһазлары дисеңме, төрле станоклармы – барысы да җитә, – ди хезмәт укытучысы. – Авыл җирендә яшәгәч, малайлар өендә әтисе янында кайнашып үсә. Чүкеч, ышкы, пычкы белән дә эшли беләләр. Дәрестә исә шул осталыкларны тагын да ныгытабыз. Үзем дә мәктәптә укыганда күп нәрсәгә өйрәндем. Эшкә өйрәтүнең бер зыяны да юк. Белгәнең үзең өчен бит. Хезмәт белән рәсем дәресләре бергә үрелеп бара. Бездә кисәләр, ясыйлар, рәсем дәресендә буйыйлар.
Станоклар гүләвен тыңлап, пычкы чүпләре очуын карап, коридорга чыктык. Мәктәпнең бер почмагында кызлар гөлләргә су сибә, тузан сөртә иде. Сыйныф җитәкчесе Рамина Җиһаншина әйтүенчә, мәктәптә кизү тору гадәте бетмәгән. Әмма балалардан идән юдырту юк. Монысы – җыештыручының эше.
Математика кабинетында Любовь Серебрякованың аңлатмаларның җавабын исәпләргә өйрәткән чагы иде. Укытучының кулында – акбур. Балалар такта янына чыгып, мисалын да чиште, тактасын да сөртте. Дәрес үз агымына дәвам итте. Баксаң, бернинди проблема да юк икән бит. Такта сөрткәннән берәүнең дә кулы өзелеп төшми. Моңа кадәр әти-әниләр нигә шулай, мәктәп ул – белем бирү урыны, эшкә өйрәтү түгел, дип пыр тузынды икән? Үз артыннан җыештырырга өйрәнү начармыни? Шул көйсезләнүнең сәбәбен барыбер аңламадым. Ә менә Чүти мәктәбендә тормыш дәресләрен үткән балалар киләчәккә дә юлны җиңел ярыр. Монда әлеге чылбыр өзелмәгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез