Бу мирасны башкалабызга очучы-космонавт, Россия космонавтика музейлары ассоциациясе президенты Олег Артемьев белән Россиянең баш космик баллистигы Рафаил Мортазин алып кайттылар.
Гагаринга – хат
Кунаклар Татарстанга Мәскәү өлкәсендәге Королев шәһәреннән кайттылар. Истәлекле экспонатны Татарстанның Милли музеена бүләк итеп, директоры Айрат Фәйзрахманов кулына тапшырдылар. Әлеге телеграмма ул көннәрдә Гагарин кабул иткән меңнәрчә котлауларның берсе була. Беренче космонавт аны укый алганмы-юкмы, монысы, әлбәттә инде, билгесез. Әмма шунысы хак: экспонат халыкара космик станциядә булып кайта.
– 2018 елда галәмгә очканда, кулыма Гагарин исеменә килгән 150 телеграмма тоттырдылар. Алар Җир шарының төрле почмакларыннан килгән иде. Һәрберсен укып чыктым. Галәмдә чагында барысына да халыкара космик станция мөһерен куйдым. Бу инде экспонатның чыннан да космоста булганлыгын раслый, – дип сөйләде Олег Артемьев.
Телеграмманың эчтәлеге түбәндәгечә: «Иптәш Гагарин, без, Казанның 16 нчы мәктәп укучылары, бүген радиодан сезнең үлемсез батырлыгыгыз турында ишеттек. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең кебек булырга телибез».
Милли музей фонды тагын да бүләкләргә тиенде: космонавтлардан автографлар, галәмне яулаучыларның портретлары белән наклейка
коллекцияләре, халыкара космик станция бортыннан төшерелгән фотолар да үз урынын алды.
Очрашулар
Олег Артемьев белән Рафаил Мортазин Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, «Җиһангирлар» инициатив төркеме һәм «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге» җәмгыяте чакыруы буенча кайттылар. Очрашуларны «Байтик» лагеренда космик инженерлар сменасында катнашучылар, мәктәп укучылары һәм А. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты студентлары һәм укытучыларыннан башладылар. «Байтик»та истәлеккә ике эрбет агачы утырттылар. 183 нче гимназиядә яшь гагаринчылар форумы үтте.
Татарстан Фәннәр академиясендә аларны президент Рифкать Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев һәм яшь галимнәр бик җылы каршы алды. Олег Артемьев анда «Ничек космонавт булырга?» дигән лекция белән чыгыш ясады. Кунаклар шулай ук Арчадагы гагаринчылар аллеясында, Кенәр авылындагы Җиһангирлар паркында, башкалада әле моннан бер ай элек кенә ачылган Ту-144 интерактив музеенда булдылар.
– Бу музей алдынгы технологияләр белән эшләнгән, минемчә, хәтта ил күләмендә иң яхшыларның берсе. Монда экспонатларны күзәтеп кенә калмыйсың, ә бәлки очучылар кабинасында төймәләргә басып карый аласың, үзеңне чын инженер итеп сизәргә дә мөмкинлек бар. Мине студентларның да, укучыларның да космос белән кызыксынуы бик шатландырды. Казан авиация һәм космонавтика тарихы белән бик тыгыз бәйләнгән. Бүгенге очрашуны хезмәттәшлеккә беренче адымнар дип санарга мөмкин, алда безне зур эшләр көтә, – диде Олег Артемьев.
Космонавт әйтүенчә, Казан музейларында космик тематика шактый киңәергә мөмкин. Мәсәлән, нәкъ шушы көннәрдә Татарстанда туган космонавт Сергей Рыжиков галәмнән җиргә утырып төшкән капсуланы кайтару идеясе дә барлыкка килде.
– Ул Ту-144 музее янында үзенең лаеклы урынын алыр иде. Аны республика районнары, Россия төбәкләре буйлап күчмә музей рәвешендә йөртергә мөмкин булыр иде, – диде Олег Артемьев. – Россия космонавтика музейлары ассоциациясендә дә шуңа охшаш мобиль экспозиция бар. Зур автобуска сыйган музейда космос өлкәсенә багышланган вакыйгалар, анда хезмәт куйган кешеләр белән танышудан тыш, галәмнән Җирне, космонавтның ничек эшләгәнен, төрле тикшеренү эшләренең ничек үткәрелүен күрергә була.
Белешмә
Ел саен октябрь аенда үткәрелә торган Бөтендөнья космос атналыгының вакыты очраклы гына сайланмаган. Совет галимнәре эшләгән һәм галәмгә юллаган беренче ясалма Җир иярчене орбитага 1957 елның 4 октябрендә чыга. Бу вакыйга космик дәвергә юл ача, кешелек тарихында зур борылыш ясый. «Иярчен» дигән сүз тел әйләнешенә керә. 1967 елның 19 октябрендә Космоста дәүләтләр эшчәнлегенең принциплары турында килешү үз көченә керә. 1999 елның 6 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы тарафыннан Бөтендөнья космос атналыгы гамәлгә куелганда әнә шул даталар искә алына.
Олег Артемьев өч тапкыр галәмдә була. Беренчесе – 2014 елда, икенчесе – 2018 елда, өченчесе – корабль командиры сыйфатында 2022 елда. Очышларының гомуми вакыты – 560 тәүлек 18 сәгать 06 минут. Сигез тапкыр ачык космоста булган вакыты 53 сәгатьтән артык.
Рафаил Мортазин – Сергей Королев исемендәге «Энергия» ракета-космик корпорациясенең баллистика бүлеге начальнигы, техник фәннәр докторы, Мәскәү дәүләт техник университеты профессоры. Нәкъ менә Рафаил Фәрвазович командасы космик корабльләргә маршрутлар әзерли. Ул – Россия транспорт корабльләрен Халыкара космик станция белән тиз арада тоташтыру схемасын гамәлгә куйган кешеләрнең берсе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез