Татар халкы элек-электән балалар фольклорына, бишек җырларына бай иде бит. Ә бүген, цифрлы технологияләр һәм чиксез мөмкинлекләр заманында, заманча татар балалар җырлары табу кыен, ди укытучылар. Нәниләребез нигә татарча җырлар урынына русча «Синий трактор» яисә инглизчә «Baby Shark»ны ятлап үсә? Бишек җырлары, балалар җырлары эзенә төшеп булырмы?
«Тала-тала»ны куй!
XXI гасыр баласы бөтенләй башка дөньяда яши. Ул динамик мультфильмнар, югары сыйфатлы, заманча битлы музыка тыңларга күнеккән. Балалар җырлары да музыкаль трендлардан артта калмауны таләп итә. Мәсьәләнең тамыры тирәндә. Бала тугач, аңа бишек җыры җырлау традициясе бар, дисәк тә, бүгенге яшь әниләрнең барысы да милли көйләрне белеп бетерми. Әмма нәниләр барыбер моңга тартыла. Сарман районында яшәүче Миңнехуҗиннар гаиләсе – моңа ачык мисал. Аларның 5 яшьлек кызлары Амелия кечкенәдән җыр-моңга гашыйк. Ул музыка мәктәбенә йөри, вокал конкурсларында катнашып, җиңүләр яуларга да өлгергән. Аның репертуары да үзенчәлекле. «Амелия заманчалаштырылган халык җырларын ярата. «Акыллы» колонкадан гел «Тала-тала», «Зиләйлүк», «Ай былбылым»ны куярга сорый», – ди әнисе Айгөл Миңнехуҗина.
Нәни кызчыкның милли җырлар тыңлавы куанычлы, әлбәттә. Әмма бәйгеләргә яңа җырлар сайлаганда әти-әниләр һәм укытучылар авырлыклар белән очраша. «Җыр сайлаганда, балалар бакчасының музыка җитәкчесе ярдәмгә килә. Җырның эчтәлегенә, көенә һәм яшь категориясенә туры килүенә игътибар итәбез. Күбрәк берничә ел элек, хәтта дистә еллар элек чыккан композицияләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әлбәттә, яңалары чыкса, балалар яратып җырлар иде», – ди әни.
Бу сорау тәрбиячеләрне дә борчый. Чулпан Басыйрова Актаныш районының «Алтынчәч» балалар бакчасында 17 ел музыка җитәкчесе булып эшли. «Искиткеч матур яңа балалар җырлары чыга, ләкин аларның сыйфатлы «минусовка»лары ирекле кулланышта юк диярлек. Без бу мәсьәләне төрлечә хәл итәргә тырышабыз: җырны үзем фортепианода уйнап өйрәтәм, компьютер программаларына мөрәҗәгать итәм. Республика музыка җитәкчеләренең аерым чатлары бар, кем нәрсә таба, шунда җибәрә», – ди Чулпан Басыйрова.
Тәҗрибәле музыка җитәкчесе әйтүенчә, эстрада өчен язылган катлаулы җырлар бакча баласына туры килми, аларның тавыш аппараты әле формалашып җитмәгән. «Сүзләре бик катлаулы, яки, киресенчә, заманча дип сыйфатсыз текстлар алынган җырлар да бар. Сабыйларга гади, җиңел истә кала торган, ләкин заманча драйвлы һәм сыйфатлы аранжировкалы җырлар кирәк», – ди ул. Чулпан Басыйрова бу мәсьәләне чишү өчен Татарстан дәрәҗәсендә тәрбиячеләргә электрон ярдәмче портал булдырырга кирәк, дип саный. Шундый бердәм база булса, бакчаларда татар җырлары тынмас та.
Өмет бар
Эзләсәң, табарга була. Берничә юлын безгә дә өйрәттеләр. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә бу максаттан берничә мөһим проект булдырылды. Мәсәлән, «ШАЯН ТВ» телеканалында инде җиде ел «Балачак җыры» проекты эшләп килә. Телеканалның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова сүзләренә караганда, проект бик бәрәкәтле булган. Балалар өчен барлыгы 35 җыр, 35 клип иҗат ителгән. «Максатыбыз – татар телендә балалар өчен популяр җырлар булдыру, сәләтле шагыйрьләрне һәм композиторларны барлау. Ел саен 5 җыр сайлап алына, аларга аранжировка ясыйбыз. 30 җырны Татарстан китап нәшрияты белән берлектә аерым китап итеп бастырдык. Анда җырның ноталары, тексты һәм минус варианты урын алды. Аларны теләгән һәркем куллана ала», – диде ул.
Балаларны җәлеп итәр өчен отышлы темалар да кирәк. Исемнәре дә, җисемнәре дә баланың игътибарын җәлеп итәрлек булсын, кыскасы. «Салават күпере» журналының «СалаваТик» проекты да шул юклыктан башланган эш булган. 5 ел эчендә 99 җыр һәм видеоклип дөнья күргән. Проект җитәкчеләре сүзләренчә, җырның тәрбияви әһәмиятенә, танып белү өчен файдалы булуына да зур игътибар бирелә.
Болай булганда өмет бар әле. Заман үзгәрсә дә, милли үзенчәлекне саклау юллары җитәрлек, урынын гына белергә кирәк. Гаджетларны дошман күрмичә, аларны татарча сөйләтергә һәм җырлатырга өйрәтүне дәвам итсәк, «Алиса» урынына «Әминә»ләр чыгара башларга да күп калмас.
Фикер
Гөлнара Якупова, композитор:
– Балалар өчен җырларны 1988 елда яза башладым. Шул ук татарча балалар җырлары булмау китерде бу юлга, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Риф Гатауллин кебек мәшһүр композиторларның сүзләре дә этәргеч булды. Балалар өчен җырлар язу рәхәт. Әмма күпләр бу эшнең мәгънәсен аңлап бетерми. Татар җырына мәхәббәтне укытучылар уята, минемчә, бүген алар да аз. Әлбәттә, баланың үзендә дә кызыксыну булу мөһим. Аларга сүзләре гади, җиңел, көе дә ритмлы, истә кала торган җырлар кирәк. Ә бала татар моңын ишетеп үссен өчен, көй язганда пентатоника белән эшләү мөһим. Кызганыч, бүген моны барлык композиторлар да кулланмый. Бакчага йөрүче балалар ритмлы көйләрне тизрәк отып ала, бәйрәмнәрдә җырлый-җырлый бииләр. Ә инде укый башлагач, җырның текстын аңлый башлагач, салмак җырларны да яратып тыңлыйлар.
Зилә Фәйзуллина, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире:
– Татар теленә мохтаҗлык бар! «Туган телне белергә теләмиләр», − дигән сүзләргә һич ышана күрмәгез. Шартлар, мохит тудырылса, менә дигән итеп татарча сөйләшә балалар! Сөйләшә генә түгел, чын артистлар булып җырлап, шигырьләр сөйләп, биеп, сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Дөресен генә әйткәндә, ике төп проблема бар. Алар бик гади: ул акча һәм вакыт. Җырлар яздыру, профессионал укытучылар белән репетицияләр оештыру, костюмнар тегү, тиз арада клип төшерү, аңа рәсемнәр ясап, монтажлау – шактый чыгымлы эш. Балалар да текстларны һәм хәрәкәтләрне үзеннән-үзе өйрәнми. Алар белән эшләү, әти-әниләргә җайлашу – зур хезмәт.
Гөлназ Гафурова Казан шәһәр филармониясенең балалар бүлеге җитәкчесе:
– Балалар репертуары һәрвакыт бар, аны бары тик эзләп табарга гына кирәк. Бүген балалар өчен дә, җыр язучылар өчен дә бәйгеләр, төрле проектлар җитәрлек. Яңа җырларның күбесе интернетта, ачык кулланылышта бар. Кызганыч, моны күпләр белми. Җыр чыгаручыларга да җиңел түгел. Сер түгел, җыр сатып алу, аранжировка ясату, телевидение, радиога чыгу акча таләп итә. Ләкин моннан чыгу юлларын табарга мөмкин: тәҗрибәле музыка укытучысы ноталарны китапханәдән ала, аранжировканы заманча технологияләр ярдәмендә ясап була. 10–15 ел элек мондый проектлар, мөмкинлекләр юк иде диярлек. Шунысы сөендерә: татар җырларына багышланган проектларда башка милләт балалары да үзләре теләк белдереп катнашалар. Барысы да кызыксыну һәм теләктән тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез