Вирус читлегендә: Коронавирус авыл капкаларына йозак сала

Авыллары белән авырыйлар. Соңгы арада Татарстанның төрле якларыннан шундый хәбәрләр килеп тора. Йортлары, урамнары белән авыручылар күп. Коронавирус  «шәһәр чире» генә булудан күптән узды инде. Соңгы арада исә авыручылар саны да, аны авыр кичерүчеләр, үлүчеләр саны да арта бара. Хастаханәләрдә буш урыннар юк. Чир яшьләрне аяктан йога. Авырлы хатыннар, балаларны аямый. Авылларда исә вазгыять рухи авырлык та өсти: күршеләреңнең гомер буе ачык торган капкасы ябылсын әле! Аның каравы зират капкасы ешрак ачыла башлады…

 

«Ышанмаучылар юк хәзер»

Коронавирус белән ике еллап «дус» булсак та, әлеге көтелмәгән кунак турында бар кеше дә ачылып китеп сөйләргә яратмый. Башкалар ни әйтер дип курка, чирләгәнен белдертәсе килми, авыру барлыгына ышанмый – сәбәпләре төрле. Тик кайчагында курку аяныч нәтиҗәләргә дә китерә. Шул ук прививкадан куркуны гына алыйк. Чир йоктырып бакыйлыкка күчү, аны авыр кичерүдән бигрәк вакцина ясатудан ешрак шүрли бугай халык.

Интернеттагы мәгълүматның да йогынтысы юк түгел. Буа районыннан К. ханым прививкадан куркучылар шул сәбәпле күп дип саный. Табиб-белгеч сүзенә ышанганчы, имеш-мимешкә ышану күпкә җайлырак бит. Тик бу гына кешене үз сәламәтлеге өчен җаваплылыктан азат итми. Әңгәмәдәшебез яшәгән берничә йөз кешелек авылда исә коронавирус чирен йоктыручылар да, аннан үлүчеләр дә аз түгел.

  • Июнь аенда да бер артып алган иде ул авыручылар. Нәкъ тә шушы чирдән үлүчеләр дә булды. Гаиләләп авырдылар. Җәен ирле-хатынлы гаилә хастаханәдә парлап ятып чыкты. Күпләрне балалары Казанга алып китте, шәһәрдә дәваландылар, терелеп кайтучылар да булды. Тик барыбер авыру эзсез генә үтми бит ул. Шул ук июнь аенда хастаханәдә терелә алмыйча үлүчеләр булды. Өч көн элек кенә ике кешене күмделәр. Алар берсе дә прививка ясаткан кешеләр түгел, − дип сөйләде ул. – Былтыр да күпләп авырдылар. Кайсылары аяк өсте генә уздырып җибәрде инде. Хроник чирләре булган кешеләр хастаханәдә ятты. Кешеләрнең йөзен күрәсең бит: чирлеләрнең йөзләре каралып китә иде. Авырганыңны белгертәсе килми, ә кыяфәтенә карауга ук беленә иде… Безнең авылда халык бердәм. Кабер казышырга да, күмәргә дә кеше күпләп йөри. Тик шушы авыру тарала башлагач, зиратта кеше кимеде… Коронавирустан курыкмыйлар дип әйтеп булмый инде, куркалар. Ышанмаучылар юк хәзер. Күз алдында үлеп торалар бит. Гаиләгә керсә, барысын да егып сала. Коронавирустан үлгәннәрне туры зиратка алып кайтып күмәләр.

Вакцина димәктән, бу авылга аны махсус килеп тә ясыйлар икән. Теләк белдерүчеләр генә берән-сәрән. «Безне берәү дә мәҗбүриләмәде, әмма ирем дә, мин дә коронавируска каршы прививка кадаттык. Алай авырлык сизмәдек», − ди әңгәмәдәшебез. Узган елның июнь аенда ук тормыш иптәше белән чирләп тә алганнар икән. Өйдә генә дәваланып, җиңел генә уздырып җибәргәннәр. «Температура берничә көн 37 тирәсендә торды. Тәм-ис сизмәдек. Балалар кайткан чак иде. Аларга да иярде инде. Тик оныкларыбыз чирләмәде. Балалар эшкә йөрмәде, «больничный» алып, өйдә килеш кенә уздырды. Балалар да прививка ясатты. Табиблар да ясата бит. Бар кеше дә ясатса, бәлки, бу авыру тизрәк үтәр иде кебек. Кемдер авыр кичерә, ди инде. Гади генә уколдан да аллергия булырга мөмкин ул. Былтыр чир кешедә җиңелрәк уза иде кебек. Моннан соң да Ходай сакласын инде. Грипптан да прививка ясатабыз, ел да файдасын күрәбез», − ди К. ханым.

Сакланганны саклый

Азнакай районындагы Карамалы авылында 440 кеше яши. Шушы арада коронавирус зәхмәте биредәге халыкны иң кирәкле саналган кешесеннән мәхрүм иткән – фельдшерсыз калдырган. Башкаларга дәва өләшүче шәфкать иясе шушы авырудан үлгән.
– Узган атнада вафат булды. Якшәмбе җирләдек. Аның урынына яңа кеше билгеләнде. Авыл кешесен фельдшерсыз калдыру мөмкин хәл түгел! Салада өлкәннәр күп. Көн саен кайсы укол кадатырга, кайсы система алырга йә башка йомышы белән килә. Үзәк хастаханә бу сорауны тиз арада хәл итте. Яңа медицина хезмәткәре көн дә Азнакай шәһәреннән килеп йөри, – диде авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов. Элеккеге фельдшер шушы авылга 30 еллап хезмәт күрсәткән. Авылдагылар аны яхшы сүз белән генә искә ала.

Халык вирус белән яшәргә өйрәнгән һәм ияләшкән инде.

  • Сакланалар, юкка-барга җыелмыйбыз, бәйрәмнәр, концертлар оештырмыйбыз. Авыл советына киләсе булса да, кеше саклану чараларын онытмый. Өйрәнделәр инде, сакланганны саклый бит. Өлкәннәр көне уңаеннан да, гадәттә, чәй табыны әзерли идек. Быел коллектив белән җыелып сөйләштек тә, кибеттән азык-төлек сатып алып, күчтәнәчләр әзерләргә булдык. Битлек-пирчәткә киеп, таләпләрне үтәп, өлкәннәребезнең өйләренә барып таратачакбыз. Ветераннар советы белән дә киңәшләштек, хупладылар, – ди Артур Ногманов.

Вакцина ясату мәсьәләсенә килгәндә, биредә яшәүчеләрнең 90 процентка якыны прививка кадаткан икән инде. «Карамалы авылында әлеге чирдән авыручылар күп димәс идем. Әмма юк дип әйтеп булмый инде. Нигездә, өлкәннәр. Хроник чирләре булган кешеләр тиз бирешә. Коронавирус бит зәгыйфьрәк урыннарыбызны эзли. Аңлату эшләрен алып барабыз. Хәзер авылларның Ватсапта төркемнәре дә бар. Кисәтүләрне шунда да җибәреп торабыз. Халык үзе дә, берүк сакланыйк, дип кенә тора», – ди авыл җирлеге башлыгы.

Сүз уңаеннан, Карамалы авылы янәшәсендәге салаларда вазгыять бик үк уңай түгел. Берничә чакрым ераклыкта урнашкан Таллы Бүләк авылында атна-ун эчендә чирләп дүрт кеше үлгән. «Кеше арасына чыгып йөрмәскә тырышам. Безнең авылда вазгыять ул чаклы киеренке димәс идем. Хастаханәдә ятып кайтучылар да, өйдә генә чирләүчеләр дә бар. Алты кешелек бер гаиләдә барысы да чирләп ята», – дип сөйләде Беренче Май авылында яшәүче әңгәмәдәшебез.

Биектау районы Алан-Бәксәр авылы җирлеге биш авылны берләштерә. Җирлек башлыгы Зөһрә Гарифуллина әйтүенчә, салада барлыгы 607 кеше яши. Халыкның күпчелеге коронавируска каршы вакцинаның әһәмиятен аңлап, прививкага уңай карый.

  • Вакцинаны Дөбьяз участок хастаханәсенә барып ясаталар. Еракта, урман эчендәрәк урнашкан Гәр дигән авылыбызга район үзәк хастаханәсеннән килеп ясыйлар. Прививканы нигездә өлкән яшьтәге кешеләр кадатты, − дип сөйләде Зөһрә Гарифуллина. – Кешеләрдә, вирус әле безнең илгә килеп кергән генә чорда, курку бик көчле иде. 2020 елның яз-җәй айларында гаиләсе белән карантинда утыручылар күп булды. Авылда гомер бик күрмәгән капкалар бикләнеп, күрше күршегә кермәс булган иде. Аннан барысы да үз уңаена кайтты.

Дөрес, салада яшәүчеләр битлек киеп йөрүне онытмый. Оныттырмыйлар да: полиция вәкилләре еш кына килеп, тикшерүләр оештыра. Район җитәкчелеге дә вакцина ясату барышын контрольдә тота. Оешмаларда моның әһәмияте турында сөйләп, аңлатып торалар.

  • Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле биш авылга өч кеше шушы чирдән вафат булды. Авырып, хастаханәдә ятып кайтучылар булып тора. Бер гаиләдән берьюлы ике-өч кеше чирләүчеләр дә бар, − диде Зөһрә Гарифуллина.

«Яшисе килмәде!»

Балтач районындагы Арбор авылыннан Мадефия Габделхакова коронавирус белән чирләгән көннәрен хәзер куркыныч төш кебек искә ала. Сырхауны үзе генә түгел, туганнары белән бергә кичерергә туры килә. Барысы да хастаханәдә ятып чыга. Чирне кичерү – бер нәрсә, әле аннан соң да тулысынча тернәкләнеп бетеп булмый, ди әңгәмәдәшебез.

– Узган елның ноябрендә чирләдек. Коры ютәл, хәлсезлектән башланды. Тәм дә, ис тә тоймадым. Бер атналап өйдә яттым әле. Аннан Чепья хастаханәсенә төштем, анализлар алдылар. Киләсе атнага килерсең, дигәннәр иде, аңа кадәр көтеп булмады инде, – дип сөйләде ул. – «Ашыгыч ярдәм» белән Арча хастаханәсенә компьютер томографиясе төшерергә алып киттеләр. Үпкәләрнең 40 проценты зарарланган булып чыкты. Дөресен әйтим, минем инде яшисем дә килмәде. Йөри алмаслык хәлгә җиткән идем. Шуннан туп-туры Балтачка, әле яңа ачылган коронавируслы сырхаулар өчен госпитальгә илттеләр. 15 көн ашамадым, су эчеп кенә яшәдем. Шикәр диабеты, аритмия кебек чирләрем дә бар. Бу зәхмәт барлык «йомшак» җирләремә бәрде! Табиб та: «Синең йөрәгеңне дә ишетеп булмый», – диде әле.

Туганнары да чирләде димәктән, Мадефия Габделханованың ире коронавирусны аяк өсте генә кичерә. Өйдә, үзизоляция шартларында дәвалана. Хастаханәгә исә әңгәмәдәшебез сеңлесе һәм аның ире белән бер көндә керә.

–  Сеңлем белән мин 10 көннән соң дәваланып чыктык. Иптәше әле аннан соң да бер атна ятты. Аңа кислород тоташтырганнар иде, – диде ул. – Мондый хәлдә ятканда яшисе килми икән! Ходайдан, җиңел үлемнәр бир, дип тә сорадым. Чирнең ничек узуы турында кешегә әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел! Үзеңне кая куярга белмисең – менә шундый начар халәт. 70 яшемә җитеп беренче мәртәбә шулай авырдым. Салкын тиеп тә бу кадәр чирләгәнем юк иде. Бу чир барлыгына ышанырга кирәк. Бик тиз иярә.

Әңгәмәдәшебез дә, ире дә вакцина ясаткан. Балалары киңәш иткән икән.

Тормыш сөйгән кешеләр тизрәк терелә. Чир белән күзгә-күз очрашкан кешеләр моны хәзер яхшы аңлый. Башкаларга да сабак булсын, ди. Балык Бистәсе районындагы Тәберде Чаллысы авылыннан Әхмәтхан ага Вафин да, 91 яшенә җитеп, шушы зәхмәт белән очрашырмын дип һич тә уйламагандыр. Үпкәләренең 25 проценты зарарланган була аның. Хастаханәдә дәвалана. Хәзер инде сәламәтләнеп, өенә кайткан. Вакытында ярдәм күрсәткән медицина вәкилләрен рәхмәтеннән калдырмый Әхмәтхан ага.

– Коронавируска каршы прививканы март аенда – авылымда беренчеләрдән булып ясаттым, – ди ул. Башкаларга да аның әһәмиятен аңлата. – Кешеләрнең нәрсәдән курыкканын әлегәчә аңламыйм. XXI гасырда яшибез, барын да телевизор, радиодан ишетеп торабыз бит инде. Үзебез бу очракта заманча медицинага ышанмыйбыз… Ярый әле вакцина ясатканмын, дим. Хастаханәдә мине караган һәркайсына рәхмәт әйтәм. Кайчагында сүз дә дәвалый бит.

Сүз уңаеннан, Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш, Биектау, Таулар җирлекләрендә вакцина ясатучылар саны күп түгел икән. Райондагы 30 кешелек бүлектә дә бер генә дә буш урын юк. Хәер, бу хәл бер Балык Бистәсендә генә түгел…

Барысы да – җавапсызлык бәһасе. Шунысы гына шомландыра: әле дәваларлык табиблар бар. Тик алар да тимер түгел. Кыл өстендә торган гомерләрне дә шул ук кыл өстендә торган табиблар коткара югыйсә…

 

«Авырмассың», димиләр, «яшәрсең», диләр

Сер түгел, вакцина ясаткан кешеләр дә чирләргә мөмкин. Берәү дә прививканы сырхаудан чын панацея дип атамый. Вакцина ясаткан кеше, чирләсә дә, аны җиңел кичерә, хастаханә бусагасын таптамый. Прививкасыз кешедән өстенлеге дә әнә шул инде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева вакцина һәм чир йоктыруга бәйле төп сорауларга җавап бирде.

  1. Коронавируска каршы тору өчен, организмдагы антитәнчекләр күләме күпме булырга тиеш?

Бу сорауга гомум кабул ителгән җавап юк. Мин, антитәнчекләр дәрәҗәсенә карамастан, ярты ел саен ревакцинация үтәргә (яңадан вакцина ясатырга. – Ред.) киңәш итәм.  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да шушы фикердә тора.

  1. Прививкадан соң да кеше авырырга мөмкин. Бу ни өчен шулай?

Моны кеше организмында чиргә каршы иммунитет формалашып өлгермәгәнлек белән аңлатырга була. Гадәттә, иммунитет вакцина дозалары арасындагы вакыт аралыгында яисә икенче доза алганнан соң барлыкка килә. Икенче дозадан соң тулы 21 көн узарга тиеш. Прививканың беренчесен алганнан соң организм зәгыйфь була. Шуңа да кеше күп булган урыннарда йөрмәскә, битлек кияргә кирәк. Вакцина курсы тәмамлангач та, берничә көн узгач чирләү очраклары була. Россия вакциналарының нәтиҗәлелеге югары булуга карамастан, кайберәүләрдә антитәнчекләр бөтенләй барлыкка килми. Андыйларга башка препарат белән прививка ясарга тәкъдим ителә. Прививкалы кеше, авырса да, аны гадәти салкын тию кебек кенә кичерә.

  1. Нинди чирләрдән вакцина юк?

Хәзергә кадәр кешелекне С гепатиты һәм ВИЧ-инфекциядән сакларлык вакциналар уйлап табылмаган. Шул ук вакытта башка авырулардан прививка ясату бик мөһим. Вакциналардан баш тарту кешелек дөньясын куркыныч астына куяр иде. Кыска вакыт эчендә коронавируска каршы вакцина уйлап табу – галимнәребезнең зур алгарышы. Без инфекцияләрнең гомер озынлыгын кыскартуы турында, яшьли балалар үлеме турында оныттык. Кешелек бу хакта вакциналар булганга гына оныта алды. Бу шулай дәвам итәчәк дип, кешеләргә тынычланырга мөмкинлек бирелде. Әмма без яши торган мохит яңадан-яңа сюрпризлар китереп чыгара.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү