Апас районында кыргый ерткыч җәнлекләрдә котыру чиренә каршы вакцинацияләү бара

Шушы көннәрдә Апас районы дәүләт ветеринария берләшмәсе табиблары районның аучылык җәмгыяте хезмәткәрләре белән берлектә кыргый ерткыч җәнлекләрдә котыру чиренә каршы вакцинацияләүнең икенче этабына кереште.

Чараны Чурибораш авылы җирлеге һәм Табар Черкене авыл җирлегенә караган урман-кыр территориясеннән башладылар.

Вакцина барыннан да элек төлкеләр һәм янутсыман этләр өчен каралган.

Республикада вакциналау эше 2021 елның 28 сентябреннән башланды. Әлеге эш һава шартлары коры һәм 4-10 градус тирәсе булганда башкарыла.

Апас районының баш ветеринария табибы Алмаз Гыйбадуллин сүзләренчә, соңгы ике елда Апас районында хайваннарда котыру авыруы чыкканы юк, шулай да брикетлы вакцинаны урман-кырларда елына ике тапкыр язын-көзен тараталар.

Республикада әлеге төр вакциналау елына ике тапкыр яз һәм көз айларында 900 мең доза күләмендә үткәрелә.

Котыру авыруына каршы ораль вакциналарны тарату кыргый җәнлекләрнең яшәү тирәлекләрендә урман-аланнарда, җәнлекләрнең өннәре урнашкан урыннарны күзаллап эшләнә.

Тышкы ягыннан вакцина 30 граммга кадәр булган параллепипед формасындагы көрән төстәге брикет-җим. Брикет составына ит фаршы керә, аның эчендә вакцина бар. Вакцина лактация һәм йөклелек чорында булган хайваннар өчен зарарсыз санала.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе искәртүенчә, вакцина таратучы күчмә бригадаларның эше республиканың барлык муниципаль районнарында оештырыла һәм вакытында төгәл башкарыла.


Фикер өстәү