Аулаганчы саклыйсы бар. Татарстанның биологик ресурслары ни хәлдә?

Куян елының өченче аена килеп кердек. Баксаң, республикада 29 меңнән артык озынколак исәпләнә икән. Күбесе Азнакай, Әтнә, Мөслим районнары урман-кырларында яши. Кама Тамагы, Чирмешән, Чүпрәледә исә алар кимегән. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының еллык киңәйтелгән утырышында сөйләделәр.

Комитет рәисе Федор Батков сүзләренә караганда, бер үк шартларда эшләүче аучылык хуҗалыкларында төрле нәтиҗәләр күзәтелә. Кайдадыр җәнлекләр һәм кошлар артып тора, кайбер җирләрдә кими. Шуңа да ул хезмәттәшләренә табигать байлыкларына игътибарлы булырга, төзелгән килешүне үтәргә кушты.

– Татарстанда ауларга рөхсәт ителгән кыргый хайваннарның 81 төре бар, аларның икътисадый бәясе 2,5 млрд сумны тәшкил итә. Республикада иректә йөри торган марал һәм тимгелле боланнарның саны 600гә җитә. Кайбер җирләрдә аларны ауларга да мөмкин булачак, – дип сөйләде комитет рәисе.

Аулау дигәннән, республикада Африка чумасын булдырмый калу өчен узган ел 3 меңнән артык кабан дуңгызын юк иткәннәр. Инде ел башыннан 1 мең кабан атылган. Төлкеләр дә читтә калмаган. Котыру чире азмасын өчен төлкеләр күп йөргән җиргә 1 милионнан артык вакцина таратылган. Комитет рәисен, төлкеләр авылга килә, шәһәрдә күренә, дигән хәбәрләр дә борчый. Шуңа да ул калдыклар өчен җавап бирүче оешмаларга игътибарлы булырга киңәш бирде.

Федор Батков быел аучыларның эше җиңеләячәк дип тә белдерде. Озакламый аучылар өчен мобиль кушымта эшли башлаячак. Соңгы елларда республикада кайбер төр кыргый җәнлекләрнең саны ишәю ау квотасын арттырырга мөмкинлек биргән. 2022 елда республикада 43 меңнән артык рөхсәт бирелгән. Шул ягы да бар: рөхсәтләрне күбрәк бирә башлау сәбәпле, комитет һәм МФЦ хезмәткәрләренә эш арткан. «Шуңа күрә рөхсәт бирүне гадиләштерергә булдык. Быел май аенда аучыларга ярдәм йөзеннән «Охота в РТ» мобиль кушымтасы эшли башлаячак», – диде Федор Батков. Тагын бер яңалык – Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән берлектә, сынау рәвешендә, ауга электрон рөхсәт бирүгә күчү күздә тотыла. Тиздән аучылар өеннән чыкмыйча гына бер көн эчендә ауга рөхсәт ала башлаячак.

Аучылар дигәннән, аларга бәйле проблемалар да бар. Комитет рәисе белдергәнчә, республикада эшләүче 100 аучылык хуҗалыгының берсенең дә җире кадастр исәбенә куелмаган. Җитәкчеләргә бу эшләрне тиз арада башкарып чыгарга кушылды. Сүз уңаеннан, комитет рәисе хезмәткәрләрнең хезмәт хакы аз булудан да зарланды. Баксаң, алар 18 мең сум тирәсе акча ала икән. Шунлыктан узган ел 35 инспектор эштән киткән. Ул бу өлкәдә җитәкчеләрдән ярдәм итүләрен сорады.

Аулау гына түгел, сакларга да кирәк. Татарстанда соңгы 4 ел эчендә юлда кыргый хайваннарны бәрдерү очраклары 3 тапкыр арткан. Республикада 2018 елда – 51, 2019 елда – 102, 2020 елда – 129, 2021 елда 150 шундый очрак теркәлгән. Машина йөртүчеләр поши, кабан һәм кыр кәҗәләрен аеруча еш бәрдерә. Узган ел 158 авария теркәлгән, 175 хайван һәлак булган.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин комитет эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

– Биш ел элек республикадагы хайваннар дөньясын тулыландыру буенча куелган бурычлар акрынлап хәл ителә бара, – диде ул. – Комитетның цифрлы юнәлештәге тәҗрибәсе уңышлы. Кыргый җәнлекләрнең санын исәпкә алу буенча кышкы маршрут комплексы булдырылды, бу яңалык инде үзен эштә уңышлы күрсәтте. Быел кыйммәтле хайван төрләрен аулауга рөхсәт алу хокукына электрон жирәбә салу өлешендә, шулай ук күптән көтелгән мобиль кушымтада аучылык җәмгыятеннән уңай нәтиҗәләр көтәбез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: https://www.tatar-inform.ru/


Фикер өстәү