Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә зур югалту

Татарстанның халык артисты, җырчы-композитор Зөфәр Хәйретдиновның абыйсы вафат булган. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрендә язган.

«Иң яраткан абыем Афзал бүген китеп барды. Балачактан бирле миңа үрнәк булды. Аңа карап баянда уйнарга,җырларга өйрәндем. Шулкадәр интеллегентный,коммуникабельный,эрудированный Кеше иде. Зур укытучы,мәктәп директоры, Африканың Мозамбик дәүләт университетында ике ел укытты.
Урының җәннәттә булсын , абыем! Син аңа лаек! Хуш!!» дип язган ул.

Зөфәр Хәйретдиновның һәм аның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Фикер өстәү