Иртәгә, 3 мартта, Татарстан территориясендә аязучан болытлы булачак. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Җил уртача тизлектә көньяк-көнбатыштан булуы фаразлана, юлларда бозлавык.
Төнлә һава температурасы -9 градустан -14 градуска кадәр, урыны белән термометр баганалары -17гә кадәр төшәчәк. Көндез һава 1-6 градус булачак.