Владимир Путин Брянск өлкәсендә булган хәлне, террорчылык акты, дип бәяләгән

Россия Президенты Владимир Путин диверсантларның Брянск өлкәсенә һөҗүмен террорчылык акты дип бәяләгән. Президент бу хакта “Школа наставника” мәгариф пилот программасында катнашучыларга мөрәҗәгать иткәндә белдергән, дип яза “Российская газета”.

“Чик буе территориясенә үтеп, тыныч кешеләрне утка тотканнар. “Тыныч кешеләрнең машиналары икәнен, аларда тыныч кешеләр һәм балаларның утыруын күргәннәр. Гап-гади “Нива”. Шуны утка тотканнар”, – дигән Президент.

Ул нәкъ менә шундыйларның үзләре алдына Россия халкын тарихи хәтереннән, тарихы, традицияләре һәм теленнән мәхрүм итү бурычын куюларын билгеләп үткән.


Фикер өстәү