Террорчылык акты әзерләнү турында ялган хәбәр өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе террорчылык акты әзерләнү турында белә торып ялган хәбәр тараткан өчен җинаять җаваплылыгы күздә тотылуын искә төшерә.

Соңгы вакытларда республикада зур сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, аэропортлар, мәктәпләр, суд органнары биналарында террорчылык актлары әзерләнү турында телефон аша шалтыратулар һәм электрон почтага хәбәрләр җибәрү ешайган.

Россия Федераль Иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тагын бер кат искә төшерә: террорчылык акты әзерләнү турында белә торып ялган хәбәр тараткан өчен закон нигезендә җинаять җаваплылыгы күздә тотылган. Ялган хәбәр таратучыларга 200 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр штраф, шулай ук, килеп туган хәлгә һәм китерелгән зыянга бәйле рәвештә, 3 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү