Дәүләт Думасына мобилизациядән качучыларны иректән мәхрүм итү турында закон проекты кертелә

Көзге сессиядә Дәүләт Думасына мобилизация буенча хәрби хезмәттән баш тарткан өчен җинаять җаваплылыгы турында закон проекты кертәчәкләр. Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов “Парламентская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Депутат закон кабул итү зарурилыгын “срочный” хезмәттән баш тарткан өчен дә җинаять җәзасы күздә тотылганлыгы белән аңлаткан. Аның әйтүенчә, закон проекты – бик актуаль, аны кабул итүне сузудан бернинди дә мәгънә юк.

Закон проектында Җинаять кодексының 328 статьясына мобилизациядән баш тарткан өчен җәза чарасы күздә тотылган өченче өлешне кертү карала. Документ җәза чарасы сыйфатында 500 мең сумга кадәр штраф яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Хөкүмәт бу тәкъдимне хуплаган.


Фикер өстәү