Дәүләт Думасы Россия армиясе турында ялган хәбәр таратучыларны төрмәгә утырту турында закон кабул итте

Ялган хәбәр таратучылар 15 елга кадәр төрмә җәзасына дучар ителергә мөмкин. Дума Россия армиясенең дәрәҗәсен төшерүче фейклар һәм илебезгә каршы санкцияләр кертүгә өндәүләр өчен җинаять җәзасын яки зур күләмдә штрафларны күздә тоткан закон проектын соңгы укылышта кабул иткән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, ялган хәбәр тараткан өчен 15 елга кадәр төрмә җәзасы билгеләнергә мөмкин. Фейк авыр нәтиҗәләргә китергән очракта әнә шундый иң кырыс җәза чарасы кулланылачак.

Фейк өчен штрафлар да зур булачак. Россия Кораллы көчләре турында белә торып ялган мәгълүмат тараткан өчен 700 мең сумнан 1,5 миллион сумга кадәр яки хөкем ителүченең соңгы 18 ай эчендәге хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф; бер елга кадәр төзәтү эшләре; өч елга кадәр мәҗбүри эшләр; өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Хезмәт урыныннан файдаланып, теге яки бу зат (бер төркем кешеләр), үзара килешенеп, ясалма гаепләү дәлилләре булдырып, үзеңә файда алу, сәяси, идеологик, раса, милли яки дини нәфрәт, берәр нинди социаль төркемгә нәфрәт белдерү яки дошман күрү сәбәпле җинаять кылган очракта, матди җәза 3–5 млн сумны тәшкил итәчәк. Шулай ук хөкүм ителүченең 3–5 еллык чордагы хезмәт хакы (йә башка кереме) күләмендә штраф салу, билгеле бер вазыйфаны биләү хокукыннан мәхрүм итеп (йә биш елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне рөхсәт итмәү), биш елга кадәр мәҗбүри эшләргә тарту яисә 5–10 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла.

Закон проектында Россиягә каршы санкцияләр кертүгә өндәү өчен җәза чаралары да каралган. Моның өчен 500 мең сум яки хөкем ителүченең өч елга кадәрге чордагы хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф; өч елга кадәр иректән мәхрүм итү; өч елга кадәр мәҗбүри эшләргә тарту; алты айга кадәр кулга алу; 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү, ике йөз мең сумга кадәр  яки хөкем ителүченең бер елга кадәрге хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф билгеләнергә мөмкин.

Россия армиясенең дәрәҗәсен төшерүгә өндәүләр өчен иң зур җәза чарасы – 5 елга иректән мәхрүм итү.

 

 


Фикер өстәү