Вакыт отарга тырышу файдага түгел

Россия – Украина делегацияләренең икенче очрашуы чәршәмбе көнне планлаштырылган булса да, украин ягының таләпләрне даими үзгәртеп торуы сәбәпле, пәнҗешәмбе кичендә генә оешты. СССРның таркалу урыны булган мәшһүр Беловежеская пущага Киев сәясәтчеләре башта килергә теләмәделәр. Берникадәр сузып булса да, сөйләшүләр башланды ләкин.

Пәнҗешәмбе көн тарихка бик тыгыз мәгълүмат ташкыны белән язылды. Башта Путин – Макрон телефон элемтәсе булды. Сөйләшү барышында Путин француз коллегасының утны туктату турындагы тәкъдимен кире какты: «…сөйләшүләрне сузып вакыт отарга тырышу Россиянең сөйләшүләр позициясендә Киевка карата өстәмә таләпләре пәйда булуына гына китерәчәк», – диде. Элемтәдән соң Макрон: «…иң начары алда икән әле», – дип әйткән дигән хәбәрләр күренгәләде.

Владимир Путин шулай ук Куркынычсызлык Советы әгъзалары белән видеоконференция режимында оператив киңәшмә үткәрде, киңәшмә алдыннан ватанпәрвәрлек белән сугарылган нотык тотты, дагстанлы Гаджимөхәммәдовның Украинадагы батырлыгын искә алып: «… мин лаклы, мин дагстанлы, мин чечен, ингуш, рус, татар, яһүд, мордвалы, осетин», – диде, руслар белән украиннарның да бер үк халык булуларын әйтеп, халыкларны тигез күрүен ассызыклады.

Көннең төп вакыйгасы, әлбәттә, ике ил делегациясенең очрашуы булырга тиеш иде. Батырлык батырлык белән, әмма каһарманнарның үлеме (батырлык күрсәткән дагстанлы һәлак булган инде) сөендерә алмый. Хәрбиләр дә кемнәрнеңдер баласы, әтисе, ире бит. Россиянең тышкы эшләр министры Лавров бу уңайдан шулай ук 3 март көнне һәрбер кеше тормышының бәһасез, һәрбер хәрби хәрәкәтнең, кызганычка, хәрбиләр арасында гына түгел, тыныч халык арасында да корбаннарга китерүен билгеләп үтте. Шуңа күрә икенче очрашуны без түземсезләнеп көттек. Газета хәбәрчесе мәгълүмат кырыннан күзен алмады. Бары тик кичке сәгать алты туларга 9 минут калганда гына делегацияләрнең үзара кул кысышуын күрергә насыйп булды. Россиянең Беларусьтагы илчесе Борис Грызлов белән украин сәяси эшлеклесе Давид Арахамия хәтта бер-берсенә җылы итеп елмайдылар да. Әмма якларның позицияләре бер-берсенә алай ук якын түгел иде шул. Россия ягы махсус хәрби операцияне ахырына кадәр алып баруны куәтләсә, Украина ягы брифингларда үзенең җиңүләре хакында хәбәр итә, Горловканы, Донбассны азат итү планнары белән яна, чит илләрдән үзләренә килгән ярдәм хакында сүз алып бара. Ике як та үзләрен җиңүгә якын дип саный, кыскасы. Андый шартларда зур килешүләргә ирешү кыен. Шуңа карамастан кечкенә генә булса да кара-каршы адымнар ясалды. Тынычлык турында дәүләтара килешүләр үк булыр дип берәү дә көтмәде инде, әмма кыска вакытка гына булса да утны туктату кирәк һәм әһәмиятле. Сөйләшүләр өстәле янында шуннан соң иркенләп утырып, елмаешып булыр иде.

Россия делегациясен җитәкләгән Мединский: «…тыныч халыкка чыгу өчен коридорлар форматы һәм коридордан халык чыккан урыннарда хәрби хәрәкәтләрне вакытлыча туктатып тору турында килештек. Моны зур алга китеш дип саныйм», – диде.  Моңа өстәп Дәүләт Думасының комтитет рәисе Слуцкий әфәнде хәрби ведомстволарга әле коридор оештыру механизмын билгеләргә кирәк булачагын да әйтте. Киев вәкиле Михаил Подоляк гуманитар мәсьәләләрнең тикшерелүен таныды, әмма «исәп тоткан нәтиҗәләргә килә алмаулары»на үкенеч белдерде.

Сөйләшүләрнең яңа раунды киләсе атна башында дүшәмбе көнне булыр дип ниятләнә. Өч-дүрт көн вакыт эчендә яклар икесе дә үзләре файдасына зур үзгәрешләр булыр дип өметләнә, аяк терәп сөйләшү өчен яңа җиңүләр тели.

Көн саен корбаннар арту гына түгел, икътисади хәл дә начарая. Россияле миллиардер Дерипаска кризиска: «…1998 елгы кризисны алабыз да өчкә тапкырлыйбыз», – дип бәя бирде. Аның сүзләрен «Собеседник» атналыгы китерә. Газета хәбәрчесе өенә капчыклап он китертә алмады, даими рәвештә азык-төлек белән безне тәэмин итеп торучы эшмәкәр «онны капчыклап алып кайтып булмый», – дип зарланды, дүшәмбе көнне базага барып карарга вәгъдә бирде. Кичә Арча кибетләрендә йөрдем, паника юк, кием-салымны арзанга гына алып була, вәләкин компьютер техникасы сатыла торган кибеттә: «Әлегә берни дә сатмыйбыз», – диделәр. Киштәдә ноутбуклар моңаеп утыра, бәяләре куелмаган.

Кризис безнең генә түгел, европалыларның да кирәген бирә. Анда газга һәм электрга бәяләр кушаяклап үргә чаба. Макрон: «Бензинга, газга һәм иң кирәкле товарларга бәяләр үсү безнең сатып алу мөмкинлегенә тәэсир ясый», – дип белдерде милләткә мөрәҗәгатендә. Газета хәбәрчесе Бөекбританиядән бер таксистның: «Соңгы атнада бар нәрсәгә дә бәяләр күккә кадәр ашты. Электр энергиясенә түләүләр котны алырлык», – дигән хәбәрен алды. Шуңа карамастан Европа илләре җитәкчеләре Россия газы һәм нефтеннән баш тарту сәясәтен алып баралар. Сөйләшүләрнең өченче раундын түземсезләнеп көтәбез, чөнки бөтен дөньяда хәл начарая. Кытай – Америка мөнәсәбәтләрендә дә киеренкелек арта. Боларның барысының да нәтиҗәләре безнең тормышка коронавируска караганда да зуррак тизлек белән ургылып керәләр. Вашингтоннан: «Россия гаскәрләрен алса, санкцияләрне туктатыр идек», –  дигән тавышлар да ишетелә. Бездә шактый сайтлары эшләми, Россиянең кайбер мәгълүмат чаралары да бикләнде. Без зарланмыйбыз, вакыт шундый, тормыш шундый, ләкин кичәге көннәрнең иркенлегенә булса да кире кайтуны тели күңел. Ике ил делегациясенең сөйләшүләренә бик күп нәрсә бәйле. Шуңа күрә ике якка да компромисслар телибез. Дуслык җиңсен иде, без бит дошманнар түгел.

                                     Рәшит Фәтхрахманов 

 

 


Фикер өстәү