Трампны нигә утырталар?

Чәршәмбегә каршы төндә Америкадан Трампка бәйле хәбәрләр ишелеп килде. Трамп үзенең социаль челтәре Truth Socialда: «Түбән Манхэттенга юл тоттым. Бөтенләй сюрреалистик булып тоела: алар мине кулга алырга телиләр. Моның Америкада баруына ышанасы килми», – дип язып куйган, диделәр. Чынлап та, Америка тарихында элекке Президентның кулга алынуы – күрелмәгән хәл. Ләкин җинаять эшләгән икән, нигә дип кулга алмаска ди әле? Көньяк Кореяда, әйтик, 1980 елдан соң идарә иткән сигез Президентның дүртесен утырттылар, берсе үзенә кул салды.

Трамп үзен гаделлек тарафдары дип саный. Социаль челтәренең исемен татарчага тәрҗемә итсәк тә, «социаль гаделлек» дигән сүзтезмә килеп чыга. Тагын бер нәрсәне искәртик: Россиянең рәсми хакимиятләре 2016 елдан 2020 елга кадәр дөньяның иң зур державасы белән идарә иткән дуамал бу кешегә җылы, теләктәш мөнәсәбәттә. Ул үзе әле дә Путинны «шәп егет» дип атый. Хәер, Төньяк Корея лидеры да, Талибан* җитәкчеләре дә Трамп квалификациясе буенча – «шәп егетләр». Үзен курку белмәс харизматик итеп танытуга карамастан, президентлык срогында бер тапкыр да Путин белән махсус визит ясап, зур сөйләшү уздыра алмады. Ике ил арасында бер килешү дә төзелмәде. Америкада аны «Кремль агенты», «Президентлыкка Путин булышлыгы белән килде» дип саныйлар иде. Лидерларның үзара делегацияләр җыеп очрашуы шул сәбәпле була алмады. Курыкты Трамп. Сүздә генә каһарман булып калды.

Ә бит Америка – Россия хезмәттәшлеге бик зур нәтиҗәләргә китерә ала иде. Шуңа күрә Трампның «Украина – Россия конфликтын бер тәүлек эчендә туктата алам», «Мин президент булсам, Путин Украинага керергә куркачак иде» дигән сүзләрен колак янынан гына үткәрәбез, популизм дип саныйбыз.

Америка олигархы, хакимият дилбегәсен кулга алганда, MAGA – Make America Great Again дигән девизны байрак иткән иде. Безнеңчәгә әйләндерсәк, «Америкага үткәндәге бөеклеген кире кайтарыйк» килеп чыга. Бу язманың төп фикере, укучыга авторның әйтәсе килгән сүзе «үткәндәге бөеклек» дигән гыйбарәдә ята. Әйе, дөньяның иң куәтле державасы – дөнья океанына гаҗәп зур сандагы очкыч йөртүче кораблар төркеме чыгара ала торган, иң югары технологияле кораллар белән коралланган, глобаль икътисадны үз кубызына биеткән, үз сәясәтенә каршы килүчеләрне кискен җәзага тартырга яраткан дәүләт – бүген йогынтысын югалтып бара. Трамп сайлау алды платформасы итеп кулланган девиз американнарның үзләренең дә бөеклекнең үткәндә калуын танулары турында сөйли. Ә бит СССР таркалганнан соң, үзләрен дөнья кендеге, бердәнбер полюс итеп тоя башлаганнар иде. Тәкәбберлек файдага булмады: сәясәтчеләре вагайды, лидерлыкка күтәрү өчен эштие суынган картлардан башка шәхесләр таба алмадылар. Тышкы сәясәт стратегиясе гадәттән тыш начар, оттырышлы итеп эшләнде, уңга-сулга санкцияләр өләшү Вашингтонның үзен изоляция хәленә куя язды. Илнең эчке тормышында үзәктән качу процесслары кузгалды, гражданнар сугышы исе килә башлады. Мондый вазгыятьтә илнең потенциалын куллана белгән, белеме һәм эрудициясе ташып торган эшлекле яшь лидер мәйданга чыгарга тиеш бит инде. Карт бүреләр акрын гына үз урыннарына барып басарга, көчле юлбашчыга юл куярга тиеш. Байден – әлбәттә, сәясәттә зур тәҗрибәгә ия кеше. Моннан егерме-егерме биш еллар элек үз сүзен кискен итеп әйтә һәм тормышка ашыра да алган булыр иде. Хәзер юк, вакыты үтте, картайды абзый. Әмма вакыйгалар агышына карасак, 2024 елгы сайлау кампаниясендә һаман да шул ике көпшәкләнгән, комы коелган лидерлар бил тартышыр кебек.

Трампның Нью-Йорк судына чакырып китерелеп, пүчтәк кенә вакытка кулга алынуы – АКШта сайлау алды кампаниясенең башлауы гына ул. Аңа 34 пункттан торган гаепләү белдерделәр һәм шуның берсе генә – 2016 елгы сайлау алдыннан порноактриса Сторми Дэниэлска Трамп белән бозык мөнәсәбәтләре турында телен тешләтү өчен түләнгән 130 мең доллар акча документы турындагысы гына мәгълүмат кырына чыгарылды. Бер-ике көн элек Америка телевиденисе дә башка гаепләүләрнең ниндән гыйбарәт икәнлеген белми иде. Игътибар итегез: элекке лидерны фахишә белән бозык мөнәсәбәтләре өчен түгел, шуңа бәйле рәвештә ялган документ куллануы өчен гаеплиләр. Барлык җинаятьләрен дә бергә кушып хөкем итсәләр, Трампка 136 еллык төрмә җәзасы тиеш булачак икән. Fox News телеканалы шулай дип хәбәр итә. Трампның элекке киңәшчесе Джон Болтон Лаврентий Бериянең: «Кешесе булса, статьясы табылыр», – дигән сүзләрен китерде, ягъни шеф «сөттән ак», аны гаепсезгә гаеплиләр. Трамп үзе дә шулай дип саный. Судның яңа утырышы 4 декабрьгә билгеләнде. Кайбер күзәтүчеләр, сайлау алды кампаниясе кызганда, Трамп суд мәшәкатьләреннән бушамасын өчен шулай эшләделәр, дигән фикер уздыра.

Америка картлары хакимлек өчен көрәшкәндә, державаның эчке тормышында да, тышкы геосәясәт мәйданында да токмачалар куера. JPMorgan – дөньяның иң эре банкларының берсе: «АКШтагы Silicon Valley Bankның җимерелүеннән башланган банк кризисы дәвам итә һәм аның нәтиҗәләре күп еллар буена үзен сиздерәчәк», – дигән белдерү ясады. Австралия разведкасы башлыгы Эндрю Ширер: «АКШның технологик өстенлеге зәгыйфьләнә, Һинд океаны – Тын океан көчләр балансы АКШтан һәм аның аркадашларыннан читкә күчә», – дип сөйләп ташлады. Каршы якның көчәюен тотып торып булмаячак, дип әйтәсе килә. Малайзиянең Премьер-министры долларга бәйлелекне дәвам иттерергә сәбәпләр юклыгын бер дә курыкмыйча әйтә. Ил Һиндстан белән милли валюталарда сәүдә итешү турында килешү төзеп өлгерде инде. Хәтта францзулар Кытай белән юаньда сату-алу килешүе төзеделәр.

Кытай арадашлыгы белән стратегик дошманнар – Согуд Гарәбстаны һәм Иран – үзара мөнәсәбәтләрен яхшыртты һәм хезмәттәшлек башларга җыеналар. Кытай йогынтысы Якын Көнчыгышта АКШныкын узып китте. Гарәп – Кытай сәүдәсе рекордлы саннар күрсәтә һәм юаньга күчеп бетеп бара. Гарәпләр Байденның «кара алтын» чыгаруны арттыру турында үтенечен колакка да элмәделәр, нефть чыгаруны киметеп, үз мәнфәгатьләрен алга сөрүне яхшырак дип таптылар. Бүген Әр-Рияд акча яңгырында коена һәм аны кая куярга белми. «Әль-Хиләл» футбол клубы Мессины бер елга 400 миллион долларлык хезмәт хакы вәгъдә итеп үзенә чакырды.

Юк, һич тә Америка йогынтысы бетте, алар берни дә эшли алмыйлар дип әйтергә теләмим. Дәүләтләр буйсынып ук бетмәсәләр дә, АКШ санкцияләрен таныйлар әле. Кичә генә Һиндстанның дәүләт банкы Россия нефтенә 60 доллардан артык бәя куйган сәүдә килешүләрен үткәрүдән баш тартты. Моңарчы Һиндстанның нефть эшкәртү заводлары Россия нефте өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дирһәмнәре белән түлиләр иде. Бу аларга санкцияләрнең бозылуын яшерү мөмкинлеге бирде. Әмма хәзер Bank of Baroda бу ысулны хәвефле дип тапты, икенчел санкцияләрдән куркып, Көнбатыш таләбенә буйсынырга булды.

АКШ гегемонлыгы йомшарды, ләкин барыбер дәвам итә. Дәүләтләр, милли валюталарда сәүдә иткәндә дә, эталон итеп долларны ала, валюталарның кыйммәте долларга карата курслары белән бәяләнә. Барлык илләрнең дә резервларында доллар төп урын алып тора. Хакимияткә Трамп килсә дә, Байден калса да, Америка мәнфәгатьләрен алга сөрәчәк. Ләкин америкалылар «Трампны утырту» циркын башлап җибәреп, сайлау алды көрәшендә креатив идеяләргә кытлык барлыгын күрсәтә. Иң мөһиме: мәйданга чыгарлык яңа лидерлар күренми. Озак сроклы перспективада бу хәлләр Американы «утыртырга» мөмкин.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү