Газетага язылу

Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эшлекле сәфәргә килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга сәфәрдә. Бу көннәрдә анда «Иннопром Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. Республика башлыгы әлеге чарада катнашудан тыш, рәсми очрашулар уздырды. Анда сүз ике арадагы хезмәттәшлекне ныгыту турында барды.

«Күргәзмәне Үзәк Азия илләре, беренче чиратта, тугандаш Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим мәйданчык итеп карыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов  Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашуда. Аның сүзләренә караганда, Татарстан җитәкчелеге Үзбәкстан Хөкүмәте әгъзалары белән даими элемтәдә тора. Татарстан Рәисе Татарстан предприятиеләренең Үзбәкстан базарында тоткан урыны киңәюен әйтте. Ул Үзбәкстан делегациясен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына да чакырды.

Абдулла Арипов, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка халыкара күргәзмәдә катнашырга Татарстаннан зур делегация белән килгәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең хезмәттәшлеккә сезнең игътибарыгызны югары бәялибез. Үзегез белән яшь эшкуарларны алып киләсез һәм алар өчен Үзбәкстанның мөмкинлекләрен ачасыз, бу хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итә һәм ике ил икътисады өчен отышлы була. Сез – бик тәҗрибәле кеше, һәрвакыт файдалы тәкъдимнәр әйтәсез», – диде ул. Уртак эш нәтиҗәсендә Җизак һәм Чирчиктә эре проектлар гамәлгә ашырыла. Чирчиктәге сәнәгать зонасында инде 28 предприятие эшли.

Тагын бер зур уртак проект Кашкадәрья өлкәсендә тормышка ашырыла. Өлкә хәкиме Муротҗон Азимов белән очрашуда Үзәк Азиядә иң зур курорт комплексы – «Гелон» төзелеше турында сөйләштеләр. Ул Татарстан бизнесы катнашында өч этапта төзелә. Республика Рәисе Татарстанның Россия белән Үзбәкстан арасындагы элемтәләрне ныгытуга үзеннән зур өлеш кертүе турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсенең төп пленар сессиясендә дә катнашты. Форум барышында анда 35 илдән 11 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Төп илләр арасында: Үзбәкстан, Россия, Беларусь, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗан. Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Россия–Үзбәкстан хезмәттәшлеге кысасында 4 трлн сумлык 150 инвестпроект гамәлгә ашырылган. Ул сәнәгать паркларын гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәсенә аерым тукталды, «Чирчик» һәм «Җизак» мәйданчыкларын телгә алды.

Татарстан Рәисе сәнәгать күргәзмәсен дә карап чыкты. Республика мәйданчыгында 18 компания тәкъдим ителә. Форумда республиканың эшлекле даирәләреннән 120 дән артык кеше катнаша. Күргәзмәдә «Арнест Юнигрупп Навои» предприятиесен дә эшләтеп җибәрделәр. Көнкүреш химиясе һәм косметика җитештерә торган компания үз проектын Татарстан ярдәме белән гамәлгә ашыра.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре