Газетага язылу

Үз бәяңне беләсеңме?

– Мин үземдә язгы депрессия дип уйлаган идем. Психологка баргач, «Сезнең бит үзбәягез бик түбән, бөтен бәлагез дә шунда. Җыйналып килгән комплексларыгыз тышка «бәреп чыккан», – дип аптыратты.

Үз бәяңне беләсеңме?
Фото: ru.pinterest.com

Үзеңне ярату, холкыңны үзгәртү, үзеңә карата башкаларның фикерен, карашын үзгәртү, үзеңә дөрес бәя бирү һәм башкалар буенча сәгать ярым ниләр генә аңлатмады, нинди генә күнегү-күнекмәләр өйрәтмәде...

Ә бит безне тыйнак бул, чәчрәп чыкма, син генә түгел, сәләтеңне башкалар күреп бәяләсен, асылташ су төбендә дә асылташ, ялтыравың барыбер күренәчәк, дип өйрәттеләр. Шушы яшемә җитеп, беренче тапкыр психологка баруым иде, үзем турында әллә ниләр белеп кайттым. Тик үзгәреп булыр микән?

Инде тормышта күп нәрсәгә ирештем, дөрес яшәдем дип санаган, яше илледән авышкан кеше сөйли боларны. Беркайчан чәчрәп алга чыкмады, артка калмады, алтын урталыкны сайлап, эшендә дә урта кул булып йөрде, тормышта да тирә-юньдәгеләрне кайгыртып, үзен гел арткы планга куеп яшәде. Бу язда кәефе гел төшенке йөргәч, бер хезмәттәше, синдә язгы депрессия дип, «диагноз» куеп, үзенең таныш психологына барырга киңәш биргән икән.

Бу яшьтә ничек үзгәреп була икән? Күпләр гаепкә алса да, җырчы Салават әйтмешли, олыны – олы, кечене кече итә белгән соңгы буын без. Әле мондый тәрбия янына, үзен әллә кемгә куйганнарны өнәмичә, сөйләмебездә булган кирәкле кишер яфрагы, сәнәктән көрәк булган, иске биш тиен, сукыр бер тиен, хәерче баеса, чабатасын түргә элә, арбаның бишенче тәгәрмәче ише сүзләр дә күңелгә сеңгән, сеңдерелгән.

Балалар башлангычта укыганда шундый бер бик тә мәгънәле скетч куйганнар иде. Үзен дөнья кендеге, дөнья тәгәрмәче, тоткасы дип санаучы бай һәм аны сүз саен «кендек син, кендек!» дип шапырындырып торучы ялчылары турындагы әлеге нәни генә тамаша бүген дә бик актуаль. Еллар, чорлар алышынса да, үзләрен «дөнья кендеге» дип санаучылар бар һәм, мөгаен, булачактыр да. «Кендек» булган кешеләрне тормышта шактый очратырга туры килде.

Тик тормыш шулкадәр көтелмәгән борылышлар белән бара, заман дигәнең шулкадәр тиз үзгәрә. «Кендек»тән күзгә күренмәс «шөреп»кә әйләнүеңне дә сизми каласың. Урта буын яхшы хәтерлидер, сатучыларның бик тә кәттә чаклары бар иде! Әле кайчан гына, кибеткә кергән саен, монысы тагын нәрсә сорый инде дип, сине күрүгә, бер карышка үсеп, кукраеп басып торучы сатучылар базар чорында тормыш арбасыннан төшеп калды. Кайчандыр алар кулында дефицит товар булса, бүген авылларда сатучылар үзләре – дефицит! Керәм, дип атлыгып торучы күренми дә... Һәр һөнәр иясе, һәр дәрәҗәле кәнәфи биләүче белән дә шушы хәл булырга мөмкин.

Әлбәттә, арада сәләт, акыл, тәрбия бербөтен булып, үзен дә, башкаларны да хөрмәт итә белүчеләр дә күп. Андыйлар ихластан сокландыра. Шул ук вакытта, язмам башында искә алган героем кебек, үз бәясен белмәгәннәрне дә хуплап булмый. Үзебез үзгәрә алмасак та, балаларны, оныкларны кешеләрне яратуны үзләреннән башларга, үз сәләтләрен гадел бәяләргә өйрәтә алсак иде.

Хәер, бәлки бүгенге яшьләргә инде безнең бу фикерләр, киңәшләр кирәк тә түгелдер. Алар бу тормышта үзләренә ни кирәген болай да әйбәт белә, дияргә яратабыз бит. Миңа калса, белүләре начар да түгел, димәк, үз-үзләренә ышаналар, тырышалар, булдыралар. Чама хисен генә югалтмасыннар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре