Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән советы утырышын үткәрде

Фән белән җитештерүне якынайту. Татарстан Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышында әнә шул хакта сөйләштеләр. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән советы утырышын үткәрде
ТР Рәисе матбугат үзәге

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2024 елда ил Президенты Владимир Путин тарафыннан мөһим илкүләм максат – технологик лидерлыкны тәэмин итү бурычы куелган иде һәм республика вузлары, фәнни учреждениеләре моңа ирешүгә ныклап кушылдылар.

– Республика тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру өчен, илебез икътисадының юнәлешләре булган җитештерү чаралары һәм автоматлаштыру, азык-төлек куркынычсызлыгы, яңа материаллар һәм химия, сәламәтлек саклау, күпиярченле төркемнәр буенча 3,2 миллиард сум җәлеп ителде, – диде Татарстан Рәисе. – Әйтик, «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проекты кысасында Казан федераль университеты Россия нефть-газ чыгару сәнәгате өчен импортны алмаштыра торган катализаторлар һәм реагентлар ясый. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) пилотсыз авиация системалары буенча фәнни җитештерү үзәгенең төп резиденты булды.

Безнең югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре технологик лидерлыкның барлык илкүләм проектларында да үз урыннарын арттырачак, дигән ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе әйтүенчә, республикада фәнни-технологик үсешнең стратегик нигезләрен формалаштыру, дәүләт һәм фәнни-техник эшчәнлекнең бербөтен төбәк системасын булдыру, шулай ук галимнәргә ярдәм итүнең республика чараларын камилләштерү буенча зур эш башкарылган.

Рөстәм Миңнеханов актив фәнни-техник сәясәт нәтиҗәсендә республикада фәнни тикшеренүчеләр санының рекордлы күрсәткечкә җитүен ассызыклады. Соңгы биш елда фәнни тикшеренүләргә бәйле эчке чыгымнар күләме өч тапкыр диярлек арткан. Моннан тыш, республикада инновацион белем бирү мохитен һәм алдынгы тикшеренү инфраструктурасын үстерү дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, федераль үзәк ярдәмендә республиканың фәнни-мәгариф комплексы даими рәвештә яңа объектлар белән тулылана. Ул шулай ук республикада фәнни-техник һәм мәгариф кооперациясенең уңышлы мисаллары барлыгын билгеләп үтте.

– Әмма бу уңышлы мисаллар гына җитәрлек түгел. Фәнни-җитештерү кооперациясенең бөтен җирдә киң таралган күренешкә әйләнүе мөһим. Стратегик мөһим бурычларны хәл итү өчен күрсәтелгән механизмнан мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре тарафыннан фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә озак вакытка исәпләнгән квалификацияле заказ булдыру аеруча мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре