Газетага язылу
  • Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга эш сәфәре тәмамланды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга эш сәфәре тәмамланды. Ташкентта ул Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёв белән дә очрашты.

Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга эш сәфәре тәмамланды

Билгеле булганча, бу көннәрдә Үзбәкстанда «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. Республика башлыгы әлеге чарада катнашудан тыш, рәсми очрашулар да үткәрде.

– Татарстан белән Үзбәкстанның сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге үсеш юлында. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 13,5 процентка үсеп, 427 миллион доллардан артып китте, – диде Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиеёв белән очрашуда.

 Татарстан Рәисе Үзбәкстан Президентына ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүгә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу – ике як предприятиеләре арасында җайга салынган хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Әлеге компанияләрнең кайберләре «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә дә катнаша. «Бу күргәзмәне Үзәк Азия илләре, беренче чиратта, безгә якын Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим мәйданчык итеп карыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шәүкәт Мирзиеёв Чирчикта, Җизакта, Нәвоида һәм Бохарада тормышка ашырыла торган заманча уртак проектларга югары бәя бирде һәм Рөстәм Миңнехановның бу эшкә керткән өлешен билгеләп үтте.

Нәвоида Рөстәм Миңнеханов өлкә хәкиме Нормат Турсунов белән очрашты. Яклар сәнәгатьне үстерү комплексын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Биредә үк Рөстәм Миңнеханов «Нәвои» махсус икътисадый зона территориясендәге индустриаль парк мәйданчыкларын барып күрде. Биредә махсус хокукый режим гамәлдә. Ул салым, валюта һәм таможня режимнарын, анда керү, тору һәм чыгып китүнең, шулай ук хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт алуның гадиләштерелгән тәртибен үз эченә ала. Рөстәм Миңнеханов «Арнест Юнигрупп Навои» җитештерүен карады. Ул алдагы көне «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысасында эшләтеп җибәрелгән иде. Компания косметика һәм көнкүреш химиясе җитештерәчәк.

Үзбәкстанга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан ярдәме белән тормышка ашырыла торган Бохара сәнәгатен үстерү комплексында булды. Сәнәгать паркы территориясендәге барлык корпуслар төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Биредә гидроизоляция материалын җитештерщ торган оешма эшли. Рөстәм Миңнехановка җитештерүне киңәйтү турында сөйләделәр, парк территориясендә урнашачак башка компанияләрне дә тәкъдим иттеләр. Бохара өлкәсе хәкиме Ботир Зарипов белән очрашу барышында яклар төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек, шулай ук сәнәгать паркын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре