Ракета һөҗүменә Көнбатыш ничек җавап бирде?

Кырым күперендәге теракттан соң күпсанлы ракеталар белән берьюлы Украинаның инфраструктурасына һөҗүм итү төрле илләрдә зур яңгыраш тапты.

Һөҗүмнең берничә максаты бар иде: Украинаны куркытып һәм хәлсезләндереп сөйләшүләр өстәле янына утырту һәм Россия куйган шартларда килешү төзергә мәҗбүр итү, Көнбатышны Украинадан сатып ала торган электр энергиясеннән мәхрүм итү һәм андагы энергетик кризисны кискенләштерү. Соңгысы шулай ук Европа башкалаларының Киевка басымын көчәйтергә тиеш дип уйланды. Украинага ярдәм күрсәтүдән Көнбатышта алҗырлар һәм тәртәләрне кире борырга теләрләр дигән өмет тә юк түгел. Чынлап та, Европада да, океан артында да зур гына сәясәтчеләрнең Украинага каршы тавышлары ишетелми түгел, ишетелә. Америка конгрессмены Пол Госар, мәсәлән: «Без катнашырга тиеш булмаган сугышны финанслау өчен бүтән бернинди чит ил ярдәме дә булмасын. Байден һәм аның криминаль гаиләсе, бәлки, Зеленскийга бурычлыдыр, әмма Американың аңа бирәчәге юк», – дип белдерде.

Әмма андый тавышлар берән-сәрән генә. Көнбатыш сәясәтчеләре күпчелектә Киевка финанс һәм хәрби ярдәмне арттыруны куәтлиләр. Дүшәмбе һөҗүменнән соң Украинаны яңа төр технологик кораллар белән тәэмин итү көчәйде. «Российская газета»ның сайты БМОдагы Россия вәкиле Небензяның бу уңайдан ясаган чыгышыннан өзек китерә: «Натоның максаты… Россияне җиңү яисә һич югында көчсезләндерү», – ди ул. Россиянең АКШтагы илчесе Антонов та: «АКШ хакимиятләренең Киев режимына хәрби максатлардагы өстәмә продукция белән ярдәм күрсәтү турындагы белдерүләре – Вашингтонның конфликтта катнашучы статусын раслаучы факт», – диде. Байден администрациясе конфликт мәйданына һава һөҗүменә каршы торучы заманча системалар китерәчәген игълан итте инде. Польшаның Жешув аэродромына бер тәүлек эчендә биштән ким булмаган хәрби транспорт самолеты төшеп утырды дигән мәгълүмат алынды.

Очкычларның һәркайсы 120 тоннага кадәр йөк төягән, диләр. Германия дә һава һөҗүменә каршы торучы вәгъдә ителгән дүрт системаның берсен кичекмәстән китереп җиткерәчәген әйтте. Франция Президенты Макронның позициясе кызыклы. Моңарчы ул Путин белән телефон аша булса да элемтәгә кереп сөйләшү-килешү яклы иде. Әмма хәзер Париж лидеры Россия белән төрекләр тәкъдим иткән форматтагы сөйләшүне кире какты. Моңарчы Украинага хәрби ярдәмне кысып кына биргән французлар аны кискен арттырырга җыеналар.

Көнбатышлылар хәрби-техник ярдәмнән тыш Россиягә санкцияләр басымын көчәйтүне дә күз алдында тоталар. Санкцияләрнең тугызынчы пакеты әзерләнә. Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен яңа пакетның Россиягә санкцияләрдән качу мөмкинлеге калдырмаслык чараларны күз алдында тотуын хәбәр итә. Россия белән дус илләрне аңа арт белән борылырга мәҗбүр итәргә телиләр. Тугызынчы пакеттан башка да кайбер дус илләр тәртәләрне кирегә борып маташалар.  Times of India – Һиндстанның иң өлкән инглиз телле газетасы: «Һиндстан Россия белән сумнарда да, рупияләрдә дә сәүдә итмәячәк. Үзара хисаплашу өчен дөньякүләм валюталар – доллар һәм евро гына кулланылачак», – дип язып чыкты. Бу рәсми хөкүмәт белдерүе түгел түгелен, әмма газета абруйлы.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү