Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына хәләл ризык җибәрү өчен 2,6 млн сум акча җыелды

Кичә Диния Нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районы имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән күрешкән. Очрашуда  Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен мөхтәсибәт һәм “Ярдәм” фонды җыйган акчаны тапшыру турында сөйләшкәннәр.

Илдар хәзрәт мөфтигә Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән акциянең беренче көненнән үк “Ярдәм” фонды һәм Киров-Мәскәү районы мөхтәсибәтенең әлеге изге эшкә кушылулары турында белдерде. Нәтиҗәдә, кыска вакыт эчендә “Ярдәм” фонды – 150 000 сум, мөхтәсибәт мәчетләреннән 75 000 сум күләмендә акча җыелган. Кичә әлеге суммаларны Илдар хәзрәт беренче взнос буларак Нәзарәтнең “Зәкят” фондына тапшырган. Моннан тыш, Илдар хәзрәт мөфтигә сөйләп узганча, “Ярдәм – Помощь” гомуммилләт хәйрия фонды “Батырлык-Мужество” дигән проект ачып җибәргән. Бу проект кысаларында, өлешчә мобилизацияга эләккән ир-атларның гаиләләренә “Ярдәм – Помощь” фондының ашамлыклар кибетеннән ике меңлек сертификат белән азык-төлек алу мөмкинлеге бирелә. Бүгенге көндә 108 гаилә шундый сертификатлар белән тәэмин ителгән. Булышырга теләгән кеше “Ярдәм – Помощь» фондына яки “Ярдәм” мәчетенә мөрәҗәгать итә ала.

Әйтергә кирәк, Нәзарәт игълан иткән акча җыюга Татарстанның күп мөхтәсибәтләре кушылган. Республика имам-мөхтәсибләренең, мәчет имамнарының һәм мәхәлләләрдәге активистларының тырышлыгы белән бүгенге көндә мөфтият реквизитларына 2 584 455 сум күләмендә акча килде.

Мисал өчен, соңгы 2 көндә Тәтеш мөхтәсибәте – 50 000 сум, Югары Ослан районы мөселманнары – 80 100 сум, Яр Чаллы – 200 000 сум, Спасс районы — 66 000 сум, Әгерҗе районы – алда җыелган акчаларга өстәп 13 000 сум күчергән. Моңа кадәр Әгерҗе районы Көчек авылы мәхәлләсе солдатларга дип 31 000 сум, Кама Тамагы районы – 59 000 сум, Кайбыч районы – 55 000 сум күчергән иде.

Акция барышында җыелган акчаларга Татарстаннан чакырылган солдатлар өчен махсус хәрби операция зоналарына хәләл азык-төлек җибәрү оештырылачак. Аларга тушенка, коры паеклар, шулай ук аптечкалар һәм термокием сатып алып озатылачак.

Акча җыю дәвам итә. Акциядә теләге булган һәркем татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.


Фикер өстәү